«Андрей Лихачев» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
12 байт добавлено ,  1 год назад
к
clean up using AWB
к (→‎Икенче чор: clean up using AWB)
к (clean up using AWB)
| туу җире = [[Казан губернасы]], {{туу җире|Спас өязе|Спас районында}}, [[Пәләнкә]]
| гражданлык = {{байраклаштыру|Русия империясе}}
| милләт = поляк-русурыс
| үлем датасы = 11.08.1890
| үлем җире = [[Казан губернасы]], {{үлем җире|Спас өязе|Спас районында}}, Березовка
}}
<small>{{мәгънәләр|Лихачев}}</small>
'''Андрей Лихачев''', Андрей Федор улы Лихачев, {{lang-ru|Лихачев Андрей Федорович}} (''[[1832 ел]]ның [[4 июль|4 июле]], [[Казан губернасы]], [[Спас өязе]], [[Пәләнкә]] — [[1890 ел]]ның [[11 август]]ы,'' ''шунда ук'') — тарихчы, нумизмат, археолог, коллекционер, төбәкне өйрәнүче. Император РусУрыс археология җәмгыяте әгъзасы (''1865-1890''). Казан шәһәр музее ([[ТР милли музее]]) [[1894 ел]]да аның 40 мең саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасы нигезендә оештырыла.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Kremlyovskaya street in Kazan by Vasilij Turin .jpg|thumb|right|250px|«[[Кунак йорты (Казан)|Кунак йорты]]» бинасы. 1820 еллар.]]
[[Файл:Национальный музей Республики Татарстан.JPG|200px|thumb|right|[[ТР милли музее]]]]
[[1832 ел]]ның {{comment|16|иске стиль}} [[4 июль|(4) июлендә]] [[Казан губернасы]] [[Спас өязе]] (''хәзерге'' [[Спас районы]]) [[Пәләнкә]] авылында атасының нәсел утарында туган. [[XVIII гасыр]]ның икенче яртысында [[Казан губернасы]]нда урнашкан Лихачевлар нәселенең кече тармагы вәкиле. Әтисе — Федор Семен улы Лихачев (''1796-1835''), [[Казан]] җир биләүчесе һәм коллекционеры, бик иртә, улына 4 яшь булганда вафат була. Әнисе, Глафира Иван кызы Панаева, шагыйрьләр И.И. һәм В.А. Панаевларның туганы, үз вакыты өчен киң белемле һәм акыллы хатын була. Яшь килеш иреннән тол калып, 6 баланы үстерү һәм иреннән калган зур гына утар белән, опекун буларак, идарә итү кебек катлаулы вазифаларны намус белән башкарып чыга. Андрей Лихачевка балачагында әнисенең шифалы йогынтысы зур була. Әтисенең борынгы нәфис әйберләр җыюга һәвәслеге һәм аннан калган шәхси тупланмалар (''аеруча кораллар'') киләчәктә Андрей Лихачевка археологик музей булдыруга юл ача. Кечкенәдән шулай ук рәсем ясауга оста була, бу һөнәрен олыгайгач та ташламый. Үсмер вакытта шигырьләр язу белән дә мавыга: моның өчен күп кенә русурыс шагыйрьләренең иҗатын өйрәнә, [[француз]] һәм [[алман]] шагыйрьләрен тәрҗемә итә. Сынлы сәнгать һәм шигъриятнең кайсын сайларга дип уйлана.
 
[[1848 ел]]да [[Казан дәүләт университеты|Казан император университетына]], физика-математика факультетының табигать фәннәре разрядына укырга керә (''[[1852 ел]]да тәмамлый''). Үзе сайлаган белгечлекне яратып өйрәнә. [[Геология]], [[физика]], [[химия]] фәннәреннән лекцияләрне җентекләп язып бара. Әлеге лекцияләр язылган дәфтәрләрен үзлегеннән ясаган рәсемнәре һәм җентекләп эшләгән сызымнары белән баета. Бөҗәкләр (''бигрәк тә [[таракан]]нар'') җыю белән дә мавыгып китә. Бу мәсьәләдә [[зоология]] профессоры белән ярыша. Бигрәк тә кечкенә бөҗәкләрне, ябыштырган җилеме күренмәслек итеп, кәгазьгә урнаштыру кебек вак эшләрне ярата.
Өч мәртәбә чит илгә барып кайта: [[Алмания]], [[Франса|Франция]] һәм, күбрәк, [[Италия]]гә. Шәхси коллекциясендәге әһәмияткә ия картиналар, бронза һәм фарфордан эшләнгән статуялар, тимер акчалар шул сәяхәтләре вакытында сатып алынган.
 
Император русурыс археология җәмгыятенә кабул ителә: {{comment|әгъза-хезмәткәр|член-сотрудник}} (''1865 елның 11 октябреннән 1878 елның 14 гыйнварына кадәр''), {{comment|хакыйкый әгъза|действительный член}} (''1878 елның 14 гыйнварыннан 1890 елның 10 августына кадәр''). [[1878 ел]]да [[Казан]]да Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте дә оештыра. Фәнни әдәбиятта хезмәтләре (''рефератлар, мәкаләләр'') күренә башлый. Бигрәк тә [[Болгар]]ның һәм [[Биләр]]нең борынгы табылдыкларын җентекләп өйрәнә. Археология күзлегеннән Казан тирәләрен дә өйрәнә. Аның коллекциясендә шулай ук [[тарих|грек-рим тарихы]]на һәм һинд-фарсы [[көнчыгыш]]ына караган эшләнмәләр дә күп була (сасанидлар савыт-сабасы, акчалар, медальләр һ.б.)
 
[[Казан]] халкы арасында «''үзен кызыксындырган борынгы әйберләр өчен акчасын кызганмаучы коллекционер''» дигән даны чыга. Шәһәр иске-москы сатучы татарлары һәм өязләрдән ишетеп килүчеләр үзләре актарып я казып тапкан һәр борынгы нәрсәне аңа китереп тора. Коллекцияләр туплаучы көндәшләре булмый диярлек. [[Казан|Борынгы шәһәрнең]] җир асты әле табылдыкларга бик бай була. Тупланмасы көнләп түгел, сәгатьләп үсә, шул ук вакытта фәнни өйрәнүләре-белемнәре дә арта бара. Борынгы эшләнмәләргә багышланган фәнни әдәбиятны да үзенең китапханәсе өчен сатып ала. [[Лейпциг]] шәһәре китап сәүдәгәре Һиерсманн, [[Рига]] сәүдәгәре Киммель, [[Петербург]] сәүдәгәре Мелье Казанның юмарт сатып алучысын һәртөрле каталоглар белән тәэмин итеп тора.
Әлеге һичшиксез тыгыз вакытында [[гарәп теле|гарәп]] һәм [[татар теле|татар]] телләрен өйрәнүгә вакыт таба, Худяков һәм аның утарында бер [[җәй]] үткәргән [[Иван Шишкин|Шишкин]] кебек рәссамнардан сынлы сәнгать буенча дәресләр дә ала.
 
[[1870 ел]]ларга А.Ф. Лихачевның коллекционер һәм археолог буларак даны [[Русия]] буйлап тарала. Ул күп кенә русурыс һәм чит ил археологлары белән хат аша элемтә тота, кайберләре (''П.И. Лерх, В.Г. Тизенгаузен һ.б.'') махсус аның тупланмасын карау өчен Казанга килеп китә.
 
==== Өченче, соңгы чор ====
[[1876 ел]]ның [[22 октябрь|22 октябрендә]], 45 яшендә, Раиса Иван кызы Трофимовага өйләнә. Гаилә тоту, балалар тәрбияләү аны яраткан шөгыленнән аера төшә. Шуңа күрә, өченче чорда гыйльми-тупланма җыю эшчәнлеге бераз сүлпәнәя. Шулай да хатыны аңа әлеге эшендә зур ярдәмче булып чыга. Зур күләмле тупланманы тәртиптә тоту һәм чистартып тору эшен Р.И. Трофимова башкара. Шулай ук китергән борынгы эшләнмәләре өчен зур акчалар сораучы [[татарлар]] белән араны да хатыны җайлый торган була.
[[1885 ел]]да Лихачевларның 5 баласының өчесе [[дифтерит]] белән авыргач, барлык фатирны дезинфекцияләү кирәк була. Тупланма, Р.И. Трофимова күзәтчелегендә, тулысынча флигельгә күчерелеп тора һәм, дезинфекцияләү тәмамлангач, яңадан фатирга кире кайтарылып, тәртибе белән урнаштырыла. Авырган ике кызы вафат була, гаилә фаҗигасен нечкә күңелле әти А.Ф. Лихачев бик авыр кичерә, авырлык белән, үзенең яраткан шөгыленә кайта ала. Хәзер җирле (''русурыс булмаган'') халыкның — [[мордва]], [[чирмеш]], [[чуаш]], бигрәк тә [[татарлар]]ның киеме, көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен өйрәнеп, этнографик тупланма төзүгә керешә. Электән булган [[кытай]] һәм [[япон]] эшләнмәләре янына җирле материал туплана. А.Ф. Лихачев, гадәте буенча, иртәнге бишләргә кадәр, өстәл артыннан кузгалмыйча, китергән әйберләрне өйрәнә, тасвирламалар яки фәнни мәкаләләр яза, көндезге икеләргә кадәр йоклый торган була.
 
== Соңгы еллары ==
# Описание части клада русских денег XV века. Известия Общества Археологии, Истории и Этнографии при Императорском Казанском университете за 1879 год.
# Скифский след на Билярской почве. Известия Общества Археологии, Истории и Этнографии при Императорском Казанском университете за 1884 год.
# Золотой клад из динаров Патанских султанов Индии. Записки Восточного отделения Императорского Русскогорусского археологического общества за 1886 год. СПб, 1887.
# Чистопольский клад из куфических монет II половины X века, открытый в 1885 году. Записки Восточного отделения Императорского Русскогорусского археологического общества за 1887 год. СПб, 1888.
# Новый Болгарский клад 1887 года. Записки Восточного отделения Императорского Русскогорусского археологического общества за 1888 год. СПб, 1889.
# Известия о некоторых ладах восточных монет в Казанской губернии. Известия Императорского Археологического Общества за 1867 год.
}}
1 215 225

правок

Навигация