Төрекмәнстан: юрамалар арасында аерма
к робот добавил: mk:Туркменистан |
к робот кушты: ang:Turcmenistan |
||
Юл номеры - 93: | Юл номеры - 93: | ||
[[af:Turkmenistan]] |
[[af:Turkmenistan]] |
||
[[an:Turkmenistán]] |
[[an:Turkmenistán]] |
||
[[ang:Turcmenistan]] |
|||
[[ar:تركمانستان]] |
[[ar:تركمانستان]] |
||
[[arz:توركمينيستان]] |
[[arz:توركمينيستان]] |
12 ноя 2009, 05:14 юрамасы
|
Төрекмәнстан (төрекм. Türkmenistan) - Урта Азияда урнашкан дәүләт. Көньякта Әфганстан һәм Иран белән, төньякта Казакстан һәм Үзбәкстан белән чиктәш. Көнбатыштан Каспий диңгезе белән юыла. Дөнья океанына чыгу юлы юк.
Тарих
- Б.э.к. II меңьеллыкта бүгенге Төрекмәнстан территориясендә Маргиан цивилизациясе булган.
- Б.э.к. VI—IV гасырларда бу җирләр иранлы Ахеменидлар дәүләтендә, соңрак Александр Македонский кулында булган.
- Б.э.к. III гасыр — Парфия патшалыгы эчендә (башкаласы — Ниса), соңрак Сасанидлар дәүләте составында.
- V-VIII гасырларда эфталитлар, төркиләр, гарәпләр һөҗүменә дучар була. 776—783 елларда җирле халык Хашим ибне Хәким (Муканна) җитәкчелегендәге гарәпләргә каршы баш күтәрүдә катнаша.
- IX-X гасырларда Таһирилар, Саманилар дәүләтендә.
- XI гасырда Төрекмәнстан территориясы угызлар тарафыннан яулап алына. Соңрак, угызларның җирле иранлылар белән кушылуы нәтиҗәсендә, хәзерге төрекмән этносы барлыкка килә. XI-XIII гасырларда башкаласы Мерв шәһәре булган беренче төрекмән Сәлҗүкләр дәүләте барлыкка килә.
- XIII гасыр башында монголлар тарафыннан яулап алына һәм Илханнар дәүләтенә, соңрак Тимурилар дәүләте составына керә.
- XVI-XVII гасырлар - Хива ханлыгы һәм Бохара ханлыгына керә.
- 1869—1885 еллар - Россия империясы тарафыннан яулап алына (Каспий арты өлкәсе).
- 1917 ел, ноябрь — декабрь - совет хөкүмәте урнаштырыла.
- 1924 ел, 27 октябрь - Төрекмән Совет Социалистик Җөмһүрияте төзелә.
- 1948 ел, октябрь - Ашхабадда көчле җир тетрәве нәтибәсендә 60-100 мең кешенең гомере өзелә.
- 1990 ел - Җөмһүрият Президенты урыны барлыкка килә. Ул урынны аңа кадәр җөмһүрият белән идарә иткән Сапарморат Ниязов ала.
- 1991 ел, октябрь - Җөмһүриятнең Югары Советы бәйсезлек игълан итә, ТССҖның атамасы Төрекмәнстанга үзгәртелә.
- 2007 ел, 11 февраль - Президент урынына Гурбангулы Бердымөхәммәтов сайлана.
Географик мәгълүмат
Территориясының 80 % артыгын Караком чүле алып тора. Төрекмәнстанның Каспийда яр сызыгы озынлыгы 1 768 км.
Административ бүленеш
- Ашхабад шәһәре
- Ахал вәлаяте. Башкаласы - Аннау (картада - 1)
- Балкан вәлаяте. Башкаласы — Балканабад (Нәбит-Даг) (2)
- Дашогуз вәлаяте. Башкаласы — Дашогуз (Ташауз) (3)
- Лебап вәлаяте. Башкаласы — Туркменабад (4)
- Мары вәлаяте. Башкаласы — Мары (5)
Икътисад
СССР чорында Төрекмәнстан чимал (нигездә мамык һәм энергия ташучылар) чыганагы булып тора. Хәзерге вакытта нефть һәм газ чыгару ТМПның 70 % тәшкил итә.
Рәсми чыганаклар буенча Төрекмәнстанның ТМП үсеше түбәндәгечә:
- 1999 — 16 %,
- 2000 — 18 %,
- 2001, 2002 — 20 %,
- 2003 — 17 %,
- 2004 — 21 %.
Халык
Җөмһүрияттә халык санының тиз артуы күзәтелә. 1979 елдагы халык санын алу буенча республикада 2 759 мең, 1989 елда — 3 534 мең, 1995 ел санавы буенча — 4 481 мең кеше яшәгән. 1995 елдан соң да үсеш дәвам итә: 2000 — 5 200 мең, 2001 ел башы — 5369,4 мең; 2001 ел, 1 май — 5410 мең; 2001 ел, 1 август — 5478,9 мең кеше.
Халыкның якынча 90 % - төрекмәннәр, 4 % - үзбәкләр, 3 % - руслар. Шулай ук азәриләр, казаклар, татарлар һ.б. халыклар да яши.
Гаскәр
Гаскәр саны якынча 100 000 сугышчы һәм офицер.