Ташкичү мәдрәсәсе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташкичү мәдрәсәсе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
(аермасы юк)

14 мар 2019, 15:33 юрамасы

Ташкичү мәдрәсәсе
Эшләү еллары XVIII гасыр1918 ел
Адрес Русия империясе Русия империясе
Казан губернасы,
Казан өязе Мәмсә волосте, Ташкичү


Ташкичү мәдрәсәсеКазан губернасы Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Татарстанның Арча районы) Ташкичү авылында XVIIIXIX гасырларда эшләгән дини уку йорты[1]. XVIII гасырның олы мәдрсәләренең берсе.

Тарих

Мәдрәсәдә үз заманының данлыклы дин әһелләре укыганнар һәм укытканнар. 17421746 елларда ахун Габдессәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колгура (Габдүш, 17001763 елдан соң вафат) мәдрәсә мөдәррисе булып торган[2]. Данлыклы шәкерте (1734—1744 еллар аралыгында) — Батырша (Габдулла Галиев, 17101762), 1755—1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе.

Мәдрәсәдә мөдәррис булып 40 елга якын (18211856 елларда) Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (17871856) эшли. Шәкертләре арасында — үзенең улы, XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани (18181889). Шиһабетдин Мәрҗани 1838 елда Бохарага укырга киткәнче әлеге мәдрәсәдә дүрт ел укыта.

Галерея

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7
  2. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, 247нче бит.
  3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 187-221нче бит. ISBN 5-298-01052-0
  4. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар

Моны да карагыз

  1. Ташкичү мәчете

Искәрмәләр