Ливан: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ливан latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, Replaced: нче → нче (3), Шулай ук кара → Моны да карагыз, using AWB
Timming (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 118: Юл номеры - 118:
== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==


[[Törkem:Дәүләтләр]] [[Törkem:Азия дәүләтләре]]
{{Азия дәүләтләре}}
[[Törkem:Дәүләтләр]]
[[Törkem:Азия дәүләтләре]]


[[ace:Lebanon]]
[[ace:Lebanon]]

18 ноя 2009, 14:45 юрамасы

Ливан Җөмһүрияте
الجمهورية اللبنانية
Ливан
Байрак Илтамга
Ливан байрагы Ливан гербы
Шигарь: «Куллүнәә лил-ватан, лил-‘уләә вәль-‘аләм

(татар.Без барыбыз да Ватаныбыз, Дан һәм Байрагыбыз өчен!)»

Ил көе: Куллүнәә лил-ватан, лил-‘уләә вәль-‘аләм
Ливан урнашуы
Бәйсезлек 22 ноябрь 1943 (Франциядән)
Рәсми тел гарәп
Башкала Бәйрут
Призедент Мишель Сөләйман
Премьер-министр Фуад Синьора
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

10 452 км²
1,6%
Халык саны
– Барлыгы
– Тыгызлык

3 925 502 кеше
358 кеше/км²
Акча Ливан фунты
Вакыт UTC +2
Пәрәвез домены .lb
Телефон коды +961
Ливан. 1-Көньяк Ливан, 2-Нәбәтия, 3-Таулы Ливан, 4-Бикәә үзәне, 5-Төньяк Ливан

Лива́н (гарәп.لبنان, Лүбна́н), официаль исеме Ливан Җөмһүрияте (гарәп.الجمهورية اللبنانية; әл-Җумхури́йә әл-Лүбнәни́йә) — Урта диңгезнең көнчыгышында урнашкан зур булмаган дәүләт. Аның көнчыгыш һәм төньяк ягында Сирия урнашкан,ә көньягында Израиль.

Ливан халкы 4 миллион тирәсе. Бу ил гарәп дөньясында дини яктан нык аермлануы белән үзенчәлекле. Ливанда, дәүләтне җәмгыятьнең дини бүленешеннән чыгып төзүче, конфессионализм дигән сәяси система эшли.

Гражданнар сугышына(1975-1990) хәтле Ливан чәчәк атучы ил, гарәп дөньясың финанс һәм банк башкаласы була. Сугыштан соң икьтисадны торгызу башлана, ләкин Израиль белән сугыш дәүләтне яңадан хаос хәленә китерә.Бу сугыш нәтиҗәсендә Ливан халкы авыр югалтуларга дучар була, йөзләгән мең кеше качкын хәленә кала.

Тарих

Борынгы Ливан

Хәзерге Ливан территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Библос тирәсендә археологлар борынгы кораллар табалар. Кайсыбер кораллар бу җирдә балык тотучы кабиләләрнең неолит чорында ук(б. э. кадәр 8 - 7 мең еллар элек) яшәгәннәрен күрсәтә.

Ливан Урта диңгезнең ярлары буенда урнашкан, диңгез сәүдәсе белән алга киткән Финикия дәүләтенең ватаны була. Финикиянең чәчәк атуы б. э. кадәр 1200-800нче елларга туры килә. Б. э. кадәр VI гасырда Финикия Бөек Кир II җитәкчелегендәге фарсыларга буйсына. Б. э. кадәр 322нче елда Александр Македоний басып ала, ә б. э. кадәр 1нче гасырда Рим Империясенә буйсына башлый. Гарәб басып-алулары белән Ливанга ислам үтеп керә.

Ливан Урта гасырларда

XII гасырда Иерусалим корольлеге, 1261-1516 Мисыр, 1517—1918 Госман империясенең бер өлеше булып тора.

Ливан XX гасырда

1918нче елдан, Госман империясе Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соң, Ливан 1943нче елга кадәр сузылган Франция протекторатына эләгә. 1943нче елда, Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә бәйсезлек ала. 1975—1990нчы елларда Сирия һәм Израиль катнашуы аркасында катлауланган, мөселман һәм христиан җәмгыятьләре арасында Гражданнар сугышы була. 1982нче елда Израиль үзенең гаскәрләрен Ливан территориясенә кертә, Бәйрутны ала, ә Ливанның көньягын 2000нче елга кадәр оккупациядә тота.

Дәүләт төзелеше

Ливанда 1943нче елдан бирле яшәүче конфессионализм дәүләт төзелеше, Франциядән бәйсезлек алганнан соң барлыкка килә. Илнең сәяси тормышында бөтен дини конфессияләр дә катнаша алсын өчен , түбәндәге тәртип эшли: илнең президенты - нәсари-маронит, премьер-министр - сөнни-мөселман, парламент спикеры - шигый-мөселман. Конституция буенча Ливан - парламент җөмһүрияте.

Закон чыгаручы орган булып Вәкилләр Мәҗлесе - Ливан парламенты тора. Мәҗлестә вәкилләр булып 64 мөселман (27 сөнни, 27 шигый, 8 друз, 2 алавит) һәм 64 нәсари (34 маронит, 14 грек православные, 7 грек католигы, 5 әрмән православные, 1 әрмән апостольлесе, 1 протестант һәм 1 билгеләнмәгән) тора.

Президент Вәкилләр Мәҗлесе тарафыннан 6 елга һәм 1 тапкырга гына сайлана. Президент Мәҗлес тәкъдименнән чыгып премьер-министрны һәм аның 1нче урынбасарын билгели. Премьер-министр президент һәм мәҗлес белән киңәшләшеп, дини бүленеш буенча министрлар кабинетын төзи.

Ливанда сәяси фиркаләр дә дини бүленеш буенча төзелгән. Бу фиркаләр алдан билгеләнгән сәяси урыннар өчен көрәшәләр.

География

Ливан Якын Көнчыгышта, Урта Диңгез яры буенда урнашкан. Диңгез яр буе 210 км га кадәр сузылган. Диңгез ярына параллель рәвештә 2 тау тезмәсе урнашкан: Ливан сырты( Җәбел Лүбнан), Көнчыгыш Урта диңгез яры буендагы иң зур тау массивы һәм Көнчыгыш сырт( Җәбел әш-Шәрки). Бу тауларда Көнчыгыш Урта диңгез яры буеның иң зур өч елгасы башлана: әл-Аси, әл-Литани һәм әл-Урдун. Яр буеда әс-Сәхл тигезлеге урнашкан.

Ливанда өч климатик зона бар: яр буе, таулар һәм өчке өлкәләр. Диңгез яр буенда җылы җәйле һәм кышлы субтропик климат. Тауларда һәм тау битләрендә салкынча кышлы, уртача җәйле климат. Ливан һәм Көнчыгыш сыртлары арасында урнашкан Бекаа үзәнендә кызу һәм коры җәйле, салкын кырыс кышлы континенталь климат.

Яр буенда инҗир, зәйтүн, цитрус, банан, йөзем, кипарис, пальма агачлары, югарырак биеклекләрдә алма, шәфталу, абрикос, чикләвекләр үсә. Ливанның символы булган эрбет агачлары бик аз күләмдә, 1000-2000 метр биеклектә генә сакланып калганнар.

Административ бүленеш

Ливан 6 өлкәгә(мүхафәза гарәб.محافظة ) бүленә. Ә бу өлкәләр, үз чиратында 25 районга бүленәләр.

Икътисад

Башка гарәб илләре белән чагыштырганда Ливанда туризм, сәүдә, банк эше алга киткән, ләкин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы икътисадта зур роль уйнамыйлар. Илдә киеренке хәл саклану сәбәпле, икътисади тормышны җайга салу бик акрын темплар белән бара.

Тышкы сәүдәнең роле бик зур. Илнең азык-төлеккә,чималга, машина һәм җихазларга ихтыяҗы импорт аркасында канәгатьләндерелә.

Милли керемнең 15% сәнәгатькә туры килә. Алга киткән өлкәләре - төзелеш материаллары, нефть эшкәртү, текстиль сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы милли керемнең 10% алып тора. Цитруслыллар, алма, яшелчәләр үстерү юнәлешендә интенсивлаштыру дәрәҗәсенең югары булуы белән аерыла.

Халык

Ливанның 90% халкы шәһәрләрдә, ә калганы авыл җирендә яши.Яр буе районнарында халык тыгыз урнашкан.

Ливан халкының 95% гарәбләр, 4% әрмәннәр һәм 1% башка халыклар тәшкил итә. Әдәби тел - гарәб теле, ә сөйләмдә ливан диалекты кулланыла.

Дини яктан бүленеш: мөселманнар - 70%, нәсарилар 30%.

Мәдәният

Ливанда белем бирү ситемасы үз эченә бишьеллык башлангыч һәм җидееллык урта мәктәпне, шулай ук дүртьеллык училищеларны һәм Бәйруттагы Ливан Университетын ала. Ливан укый-яза белүчеләр саны күп булуы белән дә гарәб дөньясында аерылып тора. Анда 15 яшьтән олырак кешеләрнең 92,5% укый-яза белә (1995нче ел буенча). Ливанда 15 зур китапханә бар.


Дипломатик мөнәсәбәтләр

Ливан белән дипломатик мөнәсәбәтләре булган илләр.

Моны да карагыз

Сылтамалар