Әхмәтзариф Мөэминов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтзариф Мөэминов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Шәхес}}
{{Шәхес}}
'''Әхмәтзариф Мөэминов''' — мәгърифәтче-педагог, фольклорчы һәм әдип.

==Тәрҗемәи хәл==
Мөэминов Әхмәтзариф Әхмәтлатыйф улы 1893 елның 15 июлендә Уфа губернасы [[Минзәлә өязе]] [[Әмәкәй волосте]] Теләнче (хәзер – Мөслим районы Октябрь авылы) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Зарифны 11 яшькә кадәр әтисе укыта. Унбер яшендә әтисе аны Күбәк авылыннан Низаметдин бине Хисаметдин әл Ахуныйның муллалар әзерләп чыгара торган дини мәдрәсәсенә укырга илтә. Биш елда мәдрәсә белем алгач, 1909-1910 уку елында мөдәррис Низаметдин хәзрәт аңа хәлфәлек хокукы бирә һәм шушы уку елны 25 шәкертне укытырга тапшыра. 1913-1914 елда шәкертләр саны 80 җитә, аны мәдрәсә казые итеп сайлыйлар. 1915 елның 15 февралендә Зарифны Германия сугышына җибәрәләр. 1915 елның май аенда аларны Австрия фронтына китерәләр. 1915 елның 5 июнендә разведкага җибәрәләр. Хәрби заданиядә күрсәткән батырлыгы өчен 191 нче Ларгокагульский полкның командиры аны беренче дәрәҗә Георгий хачы медале белән бүләкли. 1915 елның 8 июнендә, сул кул һәм сул аягы яралану сәбәпле, австриялеләр аны пленга алалар. Ел ярым дәвалангач, Югославиядәге [[Бүснә-Һәрсәк]] һәм [[Хорватия]] җирләренә китерәләр. Һәм Зариф Сараево, Торавник, Загреб шәһәрләрендә такта яру заводларында эшли.

Юл номеры - 15: Юл номеры - 18:
{{искәрмәләр}}
{{искәрмәләр}}

[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Әкиятчеләр]]
[[Төркем:Әкиятчеләр]]
[[Төркем:Мөслим районында туганнар]]
[[Төркем:Мөслим районында туганнар]]
[[Төркем:Мәдрәсә укытучылары]]

{{DEFAULTSORT:Мөэминов, Әхмәтзариф}}

9 апр 2019, 14:34 юрамасы

Әхмәтзариф Мөэминов
Туган 15 июль 1893(1893-07-15)
Әмәкәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1966
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре укытучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия империясенең хәрби көчләре[d]

Әхмәтзариф Мөэминов — мәгърифәтче-педагог, фольклорчы һәм әдип.

Тәрҗемәи хәл

Мөэминов Әхмәтзариф Әхмәтлатыйф улы 1893 елның 15 июлендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Әмәкәй волосте Теләнче (хәзер – Мөслим районы Октябрь авылы) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Зарифны 11 яшькә кадәр әтисе укыта. Унбер яшендә әтисе аны Күбәк авылыннан Низаметдин бине Хисаметдин әл Ахуныйның муллалар әзерләп чыгара торган дини мәдрәсәсенә укырга илтә. Биш елда мәдрәсә белем алгач, 1909-1910 уку елында мөдәррис Низаметдин хәзрәт аңа хәлфәлек хокукы бирә һәм шушы уку елны 25 шәкертне укытырга тапшыра. 1913-1914 елда шәкертләр саны 80 җитә, аны мәдрәсә казые итеп сайлыйлар. 1915 елның 15 февралендә Зарифны Германия сугышына җибәрәләр. 1915 елның май аенда аларны Австрия фронтына китерәләр. 1915 елның 5 июнендә разведкага җибәрәләр. Хәрби заданиядә күрсәткән батырлыгы өчен 191 нче Ларгокагульский полкның командиры аны беренче дәрәҗә Георгий хачы медале белән бүләкли. 1915 елның 8 июнендә, сул кул һәм сул аягы яралану сәбәпле, австриялеләр аны пленга алалар. Ел ярым дәвалангач, Югославиядәге Бүснә-Һәрсәк һәм Хорватия җирләренә китерәләр. Һәм Зариф Сараево, Торавник, Загреб шәһәрләрендә такта яру заводларында эшли.

Әсирлектә чакта төрле милләт кешеләре белән таныша һәм алардан күп төрдә хикәяләр ишетеп, дәфтәрләренә теркәп бара. Шунысы кызганыч: 1917 елда Троуник шәһәреннән Сараево шәһәренә күчергән вакытта, сумкаларына тентү ясап, немец полицияләре Зариф тарафыннан җыйналган 500дән артык төрле халык әкиятләре язылган 50дән артык дәфтәрдән торган җыентыгын конфисковать итеп алалар. Үзен 15 көн аерым камерада арестта утырталар.

1919 елның гыйнвар аенда үз иленә кайта, киредән укыта. Ә инде 1920 нче елның май аенда Кызыл Армия сафларына алына. Зарифка кызылармеецларны укыту вазыйфасы йөкләнә, әмма тиф белән авырып, больницада ятып чыгарга туры килә.

Истәлекләргә караганда, Зариф Теләнчедә өзеклекләр белән 1919-1927 һәм 1937-1948 елларда мөгаллимлек итә. 1943-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, мөгаллимлек дәвам итә. Туган авылында гына да унҗиде ел балаларга белем бирә.

Зариф Мөэминов гомере буе татар халык авыз иҗатын өйрәнгән, Казанга, Тел, әдәбият һәм тарих институтына җибәргән.

Зариф Мөэминов автобиографик әсәр («Тәрҗемәи хәл») язып барган, анда ул сугыш, әсирлек хатирәләрен теркәгән. 2013 елда Октябрь авылында яшәүче Фәрит Гыймранов Зариф Мөэминовның үз кулы белән язылган ике калын дәфтәрен Безнең мирас журналына тапшырган. Берсе – тәрҗемәи хәленең шактый тулы варианты, икенчесе кыскачарак язылган. Ул аларны Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы галиме Хәмит Ярми үтенече белән язган булырга тиеш. Шушы ук дәфтәрдә Зариф Мөэминовның хәлфәлек иткән чорында кайсы авылдан кайсы шәкертләргә белем биргәне дә җентекләп теркәлгән. Бу кулъязмалар озак еллар дәвамында Октябрь авылының рәсми булмаган мулласы Сәрвәретдин Баһауов архивында сакланган.[1] Ул язмалары 2015 елда журнал битләрендә «Солдат йөрәге» исеме белән басылып чыкты.

İskärmälär