Мулланур Муллаҗан улы Вахитов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мулланур Муллаҗан улы Вахитов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Мулланур Муллаҗан улы Вахитов-гражданнар сугышында катнашкан , татар   инкыйлабчысы һәм иҗтима...»
(аермасы юк)

10 апр 2019, 13:44 юрамасы

Мулланур Муллаҗан улы Вахитов-гражданнар сугышында катнашкан , татар   инкыйлабчысы һәм иҗтимагый –сәяси эшлеклесе.

  Биография 

1885  елның 10 нчы  августында сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1899 елда училищега укырга керә һәм социаль-демократлар идарә иткән укучылар төркеменә кушыла. 1905-1907 елларда Казанда инкыйлабта катнаша.Шул ук вакытта (1906 елда) марксчылар түгәрәгенең әгъзасы була һәм Петербург политехник институтының икътисад бүлегенә укырга керә. 1912 елда Петербург психоневрология институтының юридик факультетына күчә.Анда ул Владимир Бехтерев , Михаил Фрунзе, Ян Гамарник һәм Лариса Рейснер белән очраша. Мөселман студентлары түгәрәген оештыра.1916 елда, укуы  өчен түләмәү сәбәпле ,институттан куыла.

Февральинкыйлабыннан соң ,ул янә Казанда ,анда Мөселман социалистик комитетын җитәкли.Комитетның “Кызыл байрак” газетасы басма органы ярдәмендә сугышка каршы һәм революцион пропаганда алып бара.

1917 елның октябрендә казан хәрби-революцион комитет әгъзасы була һәм шәһәрдә совет власте урнаштыруда катнаша.Төп закон нигезләрен эшләү өчен чакырыла торган вәкиллекле органга әгъза итеп сайлана.

  Җыелыш эшчәнлегендә катнашу өчен , Петроградка чыгып китә.Анда Ленин белән очраша һәм аның киңәшен тотып, 1918 елның 17 гыйнварында Россиянең эчке мөселманнары эшләре буенча комиссариатны җитәкли. 

Милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитетының коллегия эшчәнлеге барышында  Татар-башкорт Совет Республикасы турындагы Нигезләмәне имзалый һәм беренче эшче -мөселманнар Бөтенрәсәй конференциясен җыю фикерен белдерә. Казанга Болак аръягы республикасын юк итү өчен матрослар отрядын җибәрә.1918 елның июлендә азык-төлек эшләре буенча Идел буенда гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә. Акларга каршы көчләрне туплау өчен,августтаКазанга юл тота.

  Казанга  КОМУЧ халык армиясе һөҗүм иткәннән соң ,  Мулланур Муллаҗан улы Вахитов кулга алына һәм җәзалап үтерелә.


Истәлек

1922 елда абыйлы-энеле Крестовниковларның исемен йөрткән элеккеге стеарин һәм сабын җитештерү заводына Мулланур Вахитов исеме бирелде.Заводның яңа исеме – “Мулла-Нур Вахитов исемендәге беренче номерлы дәүләт химия , шәм  һәм сабын җитештерү заводы”( алга таба Вахитов исемендәге химкомбинат ,хәзерге вакытта Нэфис-Косметикс)

1962 елда химкомбинат урнашкан мәйданга Вахитов исеме бирелде . 1973 елда Мулланур Вахитов исеме шәһәр үзәгенең көнчыгыш өлешен алып торган шәһәр районына бирелде . Аның мәйданы 1995 елда зурайтылды һәм  тулаем үзәкне биләп алды.
Шулай ук революционер истәлегенә шәһәр үзәгендәге тимер юл станциясенә Вахитов исеме бирелде.

  1985  елда ТАССР да М.Вахитов тууна 100 ел тулу билгеләнеп үтелде. Казан шәһәренең елга буенда урнашкан яңа урамы аның исеме белән аталды.

Казанның үзәк мәйданында (ул чорда –Куйбышев, бүгенге көндә –Тукай исемен йөртә) калкулыкта  Вахитовка мәһабәт һәйкәл куелды.  2000  еллар азагында  аны Вахитов мәйданына күчерү уйланылган иде.
Түбән Новгородта инкыйлабчының исеме Рождественская урамына тоташучы  тыкрыкка бирелде.
Түбән Кама шәһәрендә Вахитов проспекты бар, шулай ук шәһәр хастаханәсе тирәсендә Вахитов бюсты куелган.
Чаллы шәһәрендә дә Вахитов проспекты бар .Бөгелмә, Бәләбәй, Ишембай ,Норлат шәһәрләрендә дә Вахитов урамнары бар.
1970 елда Лениногорск шәһәрендә Вахитов бюсты куелды.
1960 елда Венгриядә “Вахитов” исемендәге ике палубалы теплоход төзелде.

ТАССРның Арча районы Яңа-Сала авылындагы колхоз Вахитов исемен йортте.