«Миңҗамал Мазунова» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
 
==Тәрҗемәи хәле==
19151919 нче елның 2125 нче декаберендә [[Олы Әшнәк]] авылында туа. Миңҗамалга 5 яшь тулганда әнисе Хәдичә белән [[Казан]] шәһәренә күченәләр. Башлангыч сыйныфларда укыган чорда гармун тавышына мөкиббән китә. 10 яше тулгач әнисеннән ялварып [[гармун]] сатып алуын сорый. Әнисе барлы-юклы акчаларын җыеп кызына гармун алып бирә. Миңҗамал фәкать үз тырышыгы белән тиз арада гармунда көйләр уйный башлый. Мәктәптә уздырыла торган бер музыкаль чыгыш та аның катнашыннан башка узмый. Сыйныфтан тыш бер чарада танылып килүче сәнгать эшлеклеләре [[Сара Садыйкова]] һәм Зөләйха Әхмәтова катнашалар. Алар шактый сәләтле гармунчы кызны күреп алалар һәм радиога чыгыш ясарга чакыралар. Сәнгаткә гашыйк булган Миңҗамал урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзе бик үк теләмәсә дә, медицина училищесына укырга керә. Гармунда уйнавын да ташламый, әлбәттә. 1944 нче елны [[Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе]] баянчылар конкурсы игълан итә. Табибә кыз шунда уңышлы гына катнаша һәм аны филармониягә эшкә алалар. Бу вакытларда аккомпаниаторларга зур кытлык була. Филармониядә 4 елга якын эшли. [[Мөнирә Булатова]], [[Усман Әлмиев]], [[Мәрьям Рахманкулова|Мәрьям Рахманкулова,]] һ.б. мәшһүр шәхесләр белән хезмәттәшлек итә.
 
Миңҗамал Мазунова 1948 нче елны [[Казан музыка училищесы|Казан музыка училищесына]] укырга керә һәм 1955 нче елны баян классын уңышлы гына тәмамлап чыга. Локман Аитов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. 1946 нчы елда Мөнир Мазунов белән гаилә корып җибәрәләр. [[Әнвәр Бакиров]], [[Бату Мулюков]], [[Мансур Мозаффаров]], [[Александр Ключарев]] кебек сәнгать әһелләре аларның гаилә дуслары булалар. Озак еллар Казанның музыка мәктәпләрендә баян, аккордеон класслары алып бара. Күп кенә талантлы шәкертләр тәрбияләп чыгара, шуларның берсе - танылган музыкант Рәшит Мостафин.
 
== Гаиләсе ==
Анонимный участник

Навигация