Олексий Гончарук: юрамалар арасында аерма
яңа бит ясау |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 3: | Юл номеры - 3: | ||
| тулы исем = ({{lang-uk|Олексій Валерійович Гончарук}} |
| тулы исем = ({{lang-uk|Олексій Валерійович Гончарук}} |
||
| рәсем = Oleksiy Honcharuk 3 crop.jpg |
| рәсем = Oleksiy Honcharuk 3 crop.jpg |
||
| киңлек = |
| киңлек = 180px |
||
| титул = [[Файл:Cabinet_of_Ukraine.png|20px]] 17нче [[Украина]] премьер-министры |
| титул = [[Файл:Cabinet_of_Ukraine.png|20px]] 17нче [[Украина]] премьер-министры |
||
| байрак = |
| байрак = |
||
Юл номеры - 11: | Юл номеры - 11: | ||
| байрак2 = |
| байрак2 = |
||
| тәртип2 = |
| тәртип2 = |
||
| чорбаш2 = [[2019 ел]]ның |
| чорбаш2 = [[2019 ел]]ның [[май|мае]] |
||
| чоразак2 = [[2019 ел]]ның |
| чоразак2 = [[2019 ел]]ның [[август]]ы |
||
| президент_2 = |
| президент_2 = |
||
| аңа кадәр2 = |
| аңа кадәр2 = |
31 авг 2019, 09:17 юрамасы
Олексий Гончарук | |
---|---|
17нче Украина премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 29 августы | |
Украина президенты офисы башлыгы урынбасары | |
Вазыйфада 2019 елның мае – 2019 елның августы | |
Туган | 7 июль 1984 (39 яшь) ССРБ, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Городня |
Белем | МАУП; Украина Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе милли академиясе |
Алексей Гончарук, Алексей Валерий улы Гончарук (укр. Олексій Валерійович Гончарук, 1984 елның 7 июле, ССРБ, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Городня) — Украина сәясәтчесе, 2019 елның 29 августыннан илнең премьер-министры. 2019 елның май-август айларында Украина президенты офисы башлыгы урынбасары. Белеме буенча хокук белгече, адвокат.
Тәрҗемәи хәле
1984 елның 7 июлендә Украина ССР Чернигов өлкәсе Городня шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә урта мәктәпне, «хокук белеме» белгечлеге буенча Персонал белән идарә итү төбәкара академиясенең (укр. Міжрегіональна академія управління персоналом, МАУП) Бөек Владимир исемендәге Хокук институтын (2006), Украина Президенты каршындагы дәүләт идарәсе милли академиясен (2012) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
МАУПта югары курсларда укыганда ук «Городня сәнәгать тауарлары заводы» ААҖдә кече юрист булып эшли.
2005 елдан — PRIOR-Invest (Киев) инвестиция ширкәтендә: юрист, 2006 елдан хокук бүлеге җитәкчесе.
2008 елдан — «Constructive Lawyers» юридик фирмасын нигезли.
2009 елдан — Зыян күргән инвесторларга ярдәм иү берлеге җитәкчесе.
2015 елдан — Аурупа Берлеге финанслый торган «Нәтиҗәле җавап бирү офисы»н (BRDO) җитәкли[1].
Сәяси эшчәнлеге
Югары радага 2014 елда узган чираттан тыш сайлауларда «Кешеләр көче» (Сила людей) фиркасеннән Югары рада депутатлыгына кандидат булып теркәлә. Фирка сайлаучыларның бары тик 0,1% твышын гына җыя, керү чиген уза алмый. 2015 елның гыйнвар-август айларында Украинаның экология һәм табигый ресурслар министры Игор Шевченконың штаттан тыш киңәшчесе һәм беренче вице-премьер – икътисадый үсеш һәм сәүдә министры Степан Кубивның киңәшчесе булып тора.
Уң либерал «Люди важливі» (Кешеләр бик мөһим) сәяси хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Евромәйдан массакүләм протест акцияләрендә катнаша.
2019 елда Украина президенты офисы башлыгы Андрей Богданның икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә[2]. Владимир Зеленский командасының икътисадый канатына эләгүенә дә президент офисы башлыгы белән якын булуы тәэсир итә.
Украина премьер-министры
Алексей Гончарукны Украина премьер-министры вазифасына ил президенты Владимир Зеленский тәкъдим итә. Украинаның яңа чакырылыш Югары радасының 2019 елның 29 августында узган беренче җыелышында ил премьер-мнистры вазифасында раслана. Әлеге карар өчен 290 депутат уңай тавыш бирә.
Үзен вазифада раслау алдыннан Югары рада депутатлары алдында чыгыш ясап, яңа хөкүмәтнең беренче чираттагы бурычы итеп кредиторлар белән эшләгәндә ышанычны арттыру дип билгели. Аның фикеренчә, ышаныч арту илне финанслауны очсызрак итү һәм реструктуризация турында сөйләшүләр башлау өчен нигез була ала. Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен сатуны тыюны бетерү, киң масштабта приватизация үткәрү бурычы торуын әйтә.
Сылтамалар
- Георгий Самсонов. Новым премьер-министром Украины стал Алексей Гончарук. ridus.ru, 29.08.2019(рус.)
- Заступник Керівника Офісу Президента України. Украина президенты Владимир Зеленскийның рәсми интернет-вәкиллеге(укр.)
Искәрмәләр
- ↑ Олексій Валерійович Гончарук. BRDO(ингл.)(укр.)
- ↑ Украина Президенты указы № 328 / 2019.(укр.)