«Банан (үсемлек)» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
971 байт добавлено ,  2 ел элек
кушымта
к (Removing Link FA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not featured)
(кушымта)
Бананны эчәклек эшчәнлеге бозылганда диета сыйфатында да кулланалар. Ул ашказаны җәрәхәте вакытында ашарга яраклы бердәнбер җимеш булып тора. Ул [[ашказан]]ы согының ачылыгын бетерә һәм, ашказаны тышчасын йомшак текстура белән каплап, авыртуны баса. Диарея вакытында да банан бик ярап куя. Әйткәнебезчә, ул юан эчәклек эшчәнлеген җайлый, аңа, эчәклекне тулы куәтенә эшләтеп китәр өчен, суны күп итеп сеңдерергә ярдәм итә. Бу аның составындагы [[пектин]]га бәйле. Банан шулай ук эчәклектәге зарарлы бактерияләрне дә бетерә.
Бананнан ясалган баллы-сөтле коктейль махмырдан менә дигән чара. Банан ашказанын тынычландыра, [[магний]], [[калий]], А1, В6, В12 һәм С витаминнарына бай булуы белән ул организмнан [[никотин]]ны чыгарырга да сәләтле.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, бананны даими ашаган кешедә [[инсульт]] булу куркынычы кырык процентка кими икән. Әле тагын бер файдалы ягы: банан [[баш мие]] эшчәнлеген дә яхшырта. Азканлылык вакытында да банан ашарга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, банан кандагы [[гемоглобин]] эшләнеп чыгуга булыша. Теге яки бу продуктка [[аллергия]] булганнарга да әлеге җимешне ашарга кирәк. Чөнки банан аллергия барлыкка китерми торган [[аминокислота]]лардан гына тора.<ref>[http://www.shahrikazan.com/tt/component/k2/item/3993-banan-mahmyirdan-kotkara.html Банан махмырдан коткара]</ref>Бананнар антиоксидант, ялкынсынуга каршы, бактерияләргә һәм антиаллергиягә каршы үзлекләргә ия. Банан өлешләре (допамин, серотонин, адреналин һәм норадреналин) ярдәмендә атеросклероз, гипертонияне дәвалыйлар, бавыр ферментының активлыгын арттыралар, судороглар салдыралар, ә бананның кече дозасы сперманың сыйфатын һәм санын арттыралар. Иң мөһиме, кире эффект алу өчен банан диетасын артык кулланмау, шулай ук артык авырлык һәм варикоз белән проблемалар китереп чыгармау.<ref>[https://edaplus.info/produce/banana.html Файдалы үзлекләре банан.]</ref>
 
== Искәрмәләр ==
Анонимный участник

Навигация