Кыргызстан: юрамалар арасында аерма
к робот кушты: na:Kyrgyzstan |
к робот кушты: bo:ཀེ་རེ་གེཛུ་སུཏེན། |
||
Юл номеры - 90: | Юл номеры - 90: | ||
[[bg:Киргизстан]] |
[[bg:Киргизстан]] |
||
[[bn:কিরগিজিস্তান]] |
[[bn:কিরগিজিস্তান]] |
||
[[bo:ཀེ་རེ་གེཛུ་སུཏེན།]] |
|||
[[bpy:কিরগিজিস্তান]] |
[[bpy:কিরগিজিস্তান]] |
||
[[br:Kirgizstan]] |
[[br:Kirgizstan]] |
13 дек 2009, 06:55 юрамасы
|
Кыргызстан (кырг. Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз Республикасы - Урта Азияның төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньның көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.
Төньякта Казакстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.
Дәүләт төзелеше
- Кыргызстанның дәүләт төзелеше 1993 елның 5 маенда кабул ителгән Конституция белән билгеләнә.
- Дәүләт башлыгы булып бар халык тарафыннан 5 елга сайлап куелган Президент тора. Соңгы сайлаулар 2009 елда узды.
- Бер палаталы парламент (кырг. Жогорку Кенеш), партия исемлекләре буенча 5 елга сайланган 90 депутаттан тора.
- Хөкүмәт башлыгы - премьер-министр. Ул парламент тәкъдиме (50 проценттан артык мандатка ия булган партия депутатлары арасыннан) буенча президент тарафыннан билгеләнә.
Географик мәгълүмат
Кыргызстанның диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт. Территориясенең дүрттән өченнән артык өлешен таулар алып тора. Биеклеге 7439 м булган Җиңү тау түбәсе - илнең иң биек ноктасы.
Кыргызстан Тянь-Шань һәм Памир тау системаларында урнашкан. Җөмһүриятнең барлык территориясе 500 мдан югарыракта урнашкан. Яртысыннан артыгы 1000 мдан 3000 мга кадәр биеклектә һәм якынча өчтән бере - 3000 - 4000 м биеклектә.
Төньяк-көнчыгышта ярларында күпсанлы ял итү урыннары һәм туристик базалар урнашкан Ысык-Көл тау күле урнашкан.
Сәяси партиялар
- «Ак юл» (кырг. «Ак-Жол») — лидеры Курманбек Бакиев
- «Кыргызстан Социал-Демократик партиясы» (КСДП) (кырг. «Кыргызстан Социал-Демократиялык Партиясы») — лидеры Алмазбек Атамбаев
- «Ватан» (кырг. «Ата-Мекен») — лидеры Омурбек Текебаев
- «Кыргызстан коммунистлар партиясы» (кырг. «Кыргызстан Коммунисттер Партиясы») — лидеры Исхак Масалиев
- "Ак лачын" (кырг. «Ак-Шумкар») — лидеры Темир Сариев
Икътисад
Кыргызстан икътисадының өстенлеге - автоном авыл хуҗалыгында. Алтын һәм терекөмеш экспортка чыгарыла. Гидроэнергетик потенциалы бар.
Шулай ук проблемалары да бик күп: экономикасы Русиягә бик нык бәйле, хроник инфляция, СССРның соңгы елларында күзәтелгән икътисади төшү.
Халкы
Кыргызстанның халык саны — 5,3 млн кеше (2009 елның апреле). 1960нчы елларга кадәрге халык саны миграция һәм авылдагы кыргыз, үзбәкләрнең һәм башка Урта Азия халыкларының табигый үсеше хисабына булса, 1970нче еллардан соң азая төшкән табигый үсешне рус һәм рус телле халыкларның күчеп килүе алмаштыра.
Халыкның 66,9 % кыргызлар, 14,14% үзбәкләр һәм 10,65% руслар, 8,31% калган халыклар.