Эльмира Шәрифуллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмира Шәрифуллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kamaliev Saydash (бәхәс | кертем)
Kamaliev Saydash (бәхәс | кертем)
к Биография һәм фото белән тулыландырылган.
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[Файл:Эльмира Шәрифуллина Мөхәммәт кызы.jpg|сулда|мини]]
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Эльмира Шәрифуллина
| исем = Эльмира Шәрифуллина

25 фев 2020, 17:09 юрамасы

Эльмира Шәрифуллина
Туган телдә исем Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина
Туган 4 июнь 1947(1947-06-04) (76 яшь)
Татарстан, Мөслим районы, Симәк авылы
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрә
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)

Википедиядә Шәрифуллина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина — күренекле татар шагыйрәсе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).

Биография

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 нче июнендә, Татарстан Республикасы Мөслим районының Симәк авылында, укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

1954 -1962 елларда Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбендә укый.

1962—1966 елларда Минзәлә педагогика училищесында белем ала.

1968 – 1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966 елда, юллама буенча килеп, Мамадыш шәһәре Пионерлар йорты директоры һәм укытучы буларак хезмәт юлын башлый.

1967 елда Казанда, 1 нче китап кибетенең (Бауман, 19) китапларны почта белән җибәрү бүлегендә эшли башлый,

1968 елда, балалар өчен нәшер ителүче “Ялкын” журналына, хезмәткәр буларак, эшкә урнаша.

Шул ук елны, кияүгә чыгып, Яшел Үзән шәһәренә күчеп китә, башта “Серго” заводында эшли, аннан Яшел Үзән шәһәренең 6 нчы, 3 нче мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1970 - 1974 елларда, гаиләләре белән Казанга күченгәч, Казан телевидениесендә кече редактор вазифасын башкара.

1974 - 1997 елларда “Ялкын”, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”), “Мәгариф” газета-журналларында эшли.

1998 – 2004 елларда Казан педагогика көллиятендә укыта. Каләм тибрәтүче талибәләре белән аерым эшләп, бик күпләренең иҗат җимешләрен матбугат аша укучыларга җиткерә. Шәкертләре белән спектакльләр әзерләп, үзләре укыган уку йортлары, музей сәхнәләрендә чыгышлар ясатып, сәхнә тәмен татыта.

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллинаның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре “Колхоз ударнигы”(аннан “Игенче даны”, хәзер “Актаныш таңнары”) газетасында 1958 елларда ук басыла башлый. “Авыл утлары”(Мөслим), “Коммунизм таңы” (Минзәлә), “Татарстан яшьләре”

(Казан), “Социалистик Татарстан” (“Ватаным Татарстан”) газеталары белән дә даими язышып тора.

1969 елда “Шигырь бәйрәме”,

1970 елда “Беренче карлыгачлар”,

1977 елда “Кызлар җыры” кебек күмәк җыентыкларда шигырьләре

урын ала.

1976 елда, балалар өчен, “Безнең зоопарк” исемле беренче мөстәкыйль китабы басыла. Ул тагын: 1990, 1995, 1999 елларда кабатлап нәшер ителә. Әлеге китапның гомуми тиражы – 550000 данә.

1984 елда “Яңгыр җиле” исемле лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә һәм җәмәгатьчелек тарафыннан киң яңгыраш ала.

1986 елда, фаҗигале рәвештә һәлак булган ире, язучы Фаил Шәфигуллинга багышланган “Мизгел” исемле проза китабы басыла.

1988 елда “Гөлләр елы”, 1991 елда “Зәңгәр эңгер”, 1998 елда “Таң чыгы”, 2003 елда “Уйлы еллар”, 2005 елда “Сөюемнән мин бер чибәр идем...”, 2012 елда “Тамды яшем...”, 2018 елда “Каюм коесы” кебек шигырь, поэма һәм балладаларын берләштергән җыентыклары; алга таба

“Мәхәббәтнең җиде төсе” исемле повесть һәм хикәяләр китабы; “Асрамага бала бирәм”, “Казаныңа ни салсаң...”, “Бала күңеле – ак кәгазь” исемле педагог язмалары дөнья күрә.

Балалар өчен төрле елларда: “Җитәкләшеп җил белән”, “Иң матур әни”, “Алтын балык”, “Нәниләргә әлифба”, “Ничек, нинди, ни төсле?”, “Кемнең уе кемдә?”, “Мәкәрҗә кунаклары”, “Җырлы бәйрәм”, “Игезәк йолдыз”, “Баллы балачак”, һ.б. китаплары басылып чыга.

2014 елда нәшер ителгән, “Эльмира Шәрифуллина” дип исемләнгән 32 табаклы, хрестоматия рәвешендәге җыентыкта: балалар өчен язылган күп санлы шигырь, җыр, мәсәл, тизәйткеч, үртәвеч, баллада, табышмак, әкият, хикәя, нәсихәт, тәрҗемәләр белән бер рәттән төрле бәйрәмнәргә, күренекле шәхесләребезгә багышлап язылган сценарийлар һәм нәни пьесалар да урын алган.

Пьесалар дигәннән, 2005 елда, “Яңа татар пьесасы” конкурсы кысаларында, “Гомер – бер” дип исемләнгән музыкаль драмасы

кызыксындыру бүләгенә ия булды. 1990 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры, язучы Фаил Шәфигуллинның “Өй салуның ние бар” повесте буенча хатыны Эльмира Шәрифуллина эшләгән инсценировкасын сәхнәләштереп, тамашачыларга күрсәтә башлады.

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллинаның иҗатында кызыл җеп булып сузылган төп тема - киләчәк буыннарыбызда: ата-анага, туган илгә, туган җиргә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, олуг шәхесләребезгә, тарихи үткәнебезгә мәхәббәт, игътибар һәм ихтирам тәрбияләү. Алмашка зирәк акыллы, миһербанлы, иманлы шәхесләр үстерү.

1985 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

1993 елдан ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе,

2014 елдан Әлмәт нефтьчеләренең “Саҗидә Сөләйманова” исемендәге бүләге иясе.