«Казак» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нет изменений в размере ,  1 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
КАЗАК I и. төрки 1) XV–XVII йөзләрдә крепостной изүдән рус дәүләте чикләренә ([[ДонТын]], [[Җаек]], [[Запорожье]]) качып киткән ирекле кеше, качак. Себердә урыс экспансиясенең иң алгы сафында казак төркемнәре баруын да истән чыгармаска кирәк. Ә ул халык һәртөрле качкыннардан, «беткән башлар»дан оешкан булып, иген игү яки мал асрау исәбенә түгел, юлында очраган халыкларны талау исәбенә көн күргән. З.Мифтахов
2) Россиянең XVIII йөзләрдә формалашкан чик өлкәләрендәге (Дон, Кубан, Терек, Оренбург һ.б.) махсус гаскәри частьларда хезмәт иткән өчен, җирдән ташламалы файдалану хокукы булган хәрби катлау вәкиле.
3) Шул катлау вәкилләреннән төзелгән хәрби частьта хезмәт итүче рядовой.
<ref>Таңлат 2015-2017</ref>
 
== Этимология ==
 
 
КАЗАК[қаºзақ] «казак ; казах», диал. қазақ «вдовый; холостой, холостая; одинокий, солдат» <ref>ТТДС I: 186</ref>, «вид раскладки снопов» <ref>ТТДС I: 225</ref>, казак ат «мерин» <ref>ДС I: 71</ref>, казак яту «бездельничать» ~ добр. qazaq «румын», кр.-тат. qazaq «христиан», башк. қазақ қоҙа «шáфер» <ref>БҺҺ II: 127</ref>, чув. хосах, хусах «буйдак; тол», хосах «уенда – качучы», хусах (хосах) лаша «казак ат – алаша», хусах йупа «терәк багана» (к. <ref>Ашмарин XVI: 238–239; Федотов II: 369–370 һ.б.</ref>), ш. ук чув. касак варианты да бар: касак шывĕ «янгын сүндерү өчен су», касак яшки «казак ләкшәсе» – өйрә (<ref>Сергеев 1968: 26</ref>); мар. ажак, ожак «буйдак» < болг. теленнән, казак «буйдак» < рус. яисә тат.; рус. казак, козак сүзенең мәгънәләре чиксез күп, иң билгелеләре: «украин гаскәрие, украин; татар армиясендә солдат; һәвәскәр солдат (доброволец), рыцарь, атчабар; качкын, сукбай, маҗара эзләүче; казак (украин теле элементлары булган халык); батрак; буйдак; каекларда яллы ишкәкче; хезмәтче, хадим» (<ref>Кочин: 138, к. ш. ук Мусина</ref>) һ.б. Казан губернасы тарихчысы И.А. Износков (к. аныкы: Материалы для истории христианского просвещения инородцев Казанского края. М., 1895: 15) буенча, казак дип лашманнарны атаганнар һәм хәзерге казаклар дип аталган авылларны лашманнар нигезләгән. К. ш. ук Аникин: 232–233.
 
17 464

правки

Навигация