Татар Википедиясе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
E737 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 50: Юл номеры - 50:
Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә {{NUMBEROFARTICLES}} мәкалә бар, {{NUMBEROFFILES}} файл йөкләнгән.
Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә {{NUMBEROFARTICLES}} мәкалә бар, {{NUMBEROFFILES}} файл йөкләнгән.
Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган [https://stats.wikimedia.org/EN/SummaryTT.htm Кыскача аналитик мәгълүмат] һәм [https://stats.wikimedia.org/EN/TablesWikipediaTT.htm тулы таблица].
Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган [https://stats.wikimedia.org/EN/SummaryTT.htm Кыскача аналитик мәгълүмат] һәм [https://stats.wikimedia.org/EN/TablesWikipediaTT.htm тулы таблица].
* [[2020 ел]] [[11 июнь]] — 100 540 мәкалә
* [[2020 ел]] [[10 июнь]] — 100 000 мәкалә
* [[2020 ел]] [[10 февраль]] — 88 888 мәкалә
* [[2020 ел]] [[10 февраль]] — 88 888 мәкалә
* [[2018 ел]] [[3 июль]] — 80 000 мәкалә
* [[2018 ел]] [[3 июль]] — 80 000 мәкалә

11 июн 2020, 06:46 юрамасы

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Татар теле
Эшли башлау вакыты 15 сентябрь 2003 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 110
Битләр саны 786 857
Үзгәртүләр саны 4 137 652
Теркәлгән кулланучылар 51 108
Актив кулланучылар 79
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) - Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше янадан рөхсәт ителде (яңа игезәк мәкаләләрне булдыру тыелган). Татар Википедиясендә кирил әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре кулланыла. Латин әлифба нигезендәге Баш бит һәм анарга багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 110 мәкалә бар, 6651 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 605 424 2 958 841 40 433 32 442 087 1 578 696 3127 20 165.7
2 tt Татар 2003 501 110 786 857 6651 4 137 652 51 108 79 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 481 577 308 337 1 558 350 49 325 97 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 282 971 142 3285 4 210 780 129 754 889 16 32.7
5 kk Казакъ 2002 236 503 632 166 11 102 3 308 507 155 194 355 16 14.6
6 az Азәрбайҗан 2004 199 315 562 561 17 781 7 563 351 289 394 617 14 44.7
7 ky Кыргыз 2002 79 164 110 142 2681 471 777 40 070 96 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 588 182 440 1505 1 270 808 41 131 79 5 24.3
9 cv Чуваш 2004 52 769 110 756 537 820 366 35 133 44 2 8.9
10 crh Кырым-татар 2008 28 020 51 428 0 216 972 26 598 35 2 2.9
11 sah Саха 2008 17 384 51 893 1765 405 581 25 360 35 3 30.8
12 tk Төрекмән 2004 6845 16 647 340 251 422 28 830 34 3 31
13 ug Уйгур 2012 5982 15 617 0 158 794 22 392 29 1 26.4
14 gag Гагауз 2010 2811 6655 0 69 361 14 545 18 1 19.5
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 198 10 670 11 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 4671 14 409 23 77 613 12 371 52 4 23.4
17 tyv Тыва 2013 3518 12 683 0 47 412 9423 20 1 25.4
18 alt Алтай 2021 1094 6175 0 46 397 2961 15 4 162.1


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2014 елның 2 июненә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • елгалар - 23 350 мәкалә,
  • торак пунктлар — 21 789 мәкалә,
  • хронологик исемлекләр — 3 918 мәкалә,
  • шәхесләр — 2 242 мәкалә,
  • кратерлар - 1 140 мәкалә,
  • хайваннар - 327 мәкалә.

Кызыклы фактлар

Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр