Азәрбайҗан гимны: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азәрбайҗан гимны latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli 1 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Tolimbayli 1 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 14: Юл номеры - 14:
| билгеләнү вакыты = [[1992 ел]]
| билгеләнү вакыты = [[1992 ел]]
| кире кагу =
| кире кагу =
| аудиофайлы = [[File:Azerbaijan national anthem (vocal version).ogg|200px|noicon]] '''''Хор башкаруында'''''
| аудиофайлы = [[File:Azerbaijan national anthem (vocal version).ogg|200px|noicon]]<br> '''''Хор башкаруында'''''<br>
[[Файл:National_Anthem_of_the_Republic_of_Azerbaijan_instrumental.ogg|200px|noicon]] '''''Оркестр башкаруында'''''
[[Файл:National_Anthem_of_the_Republic_of_Azerbaijan_instrumental.ogg|200px|noicon]]<br>'''''Оркестр башкаруында'''''
| тасвирламасы = Азәрбайҗан маршы
| тасвирламасы = Азәрбайҗан маршы
| формат = ogg
| формат = ogg

16 июл 2020, 13:55 юрамасы

Азәрбайҗанның дәүләт һимны

Чын исеме: «Азәрбайҗан маршы», әзери. Azərbaycan Marşı, Азәрбајҹан маршы

Сүзләрнең авторы Әхмәд Җавад
Композиторы Гозәир Хаҗибәков
Дәүләт Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан
Билгеләнү вакыты 1992 ел
[[Файл:
Хор башкаруында


Оркестр башкаруында|200px|noicon]] Азәрбайҗан маршы

Азәрбайҗан маршы (әзери. Azərbaycan Marşı) — Азәрбайҗан Республикасының дәүләт гимны, Азәрбайҗан дәүләт символларының берсе. Музыкасы 1919 елда композитор Гозәир Хаҗибәков тарафыннан язылган, гимн сүзләренең авторы — Әхмәд Җавад(азәр.). 1992 елның 27 маенда рәсми рәвештә кабул ителгән.

Һимнның тарихы

Гозәер Хаҗибәйли
Әхмәд Җавад

1920 елның 30 гыйнварында Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте Министрлар Шурасы дәүләт һимнын әзерләргә була. Һимн текстына һәм музыкасына бәйге игълан ителә. Халык мәгарифе министрлыгы берничә тапкыр “Азәрбайҗан” газетасында дәүләт һимны проектының шартларын бастыра. Иң яхшы һимн проекты өчен 50 мең манат күләмендә премия биреләчәге билгеле була. Бәйгедә катнашучылар үз әсәрләрен шул елның 1 маена кадәр җибәрергә тиеш була. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 28 майга, Азәрбайҗан Демократик Җөмһүриятенең ике еллыгына билгеләнә. Ләкин 1920 елның 28 апрелендә совет гаскәрләре Азәрбайҗанны басып ала. Дәүләт һимнын кабул итүгә рөхсәт булмый.

Azәrbayсan marşı”. Тугандаш ил-дәүләтнең үз исеме белән аталган бу һимн да совет заманында, империя таркалуга юл тоткан елларда ук языла башлаган була. Көйязар Гозәер Хаҗибәйли (Uzeyir Hacibәyli) аның көен “Азәрбайҗан маршы” дип атаган. Соңрак башка бер музыка белгече Айдын Азим (Аydın Аzim) аны хор һәм оркестр башкаруы өчен нәкъ бүгенге рәвешендә аранжировкалаган. Азәрбайҗан Җөмһүриятенең бәйсезлеге игълан ителгәннән соң ярты ел үткәч, 1992 елның 27 маенда бу һимнга Милли Мәҗлес карары белән Әхмәд Җавад (Әһmәd Cavad) язган җыр тексты беркетелә. Шигырьнең урыс теленә тәрҗемәсен Сиявуш Мәмәд-задә (Siyavuş Mәmәd-zade) эшләгән.

Илнең үзендәге чараларда һимн гадәттә тулысы белән уйнала һәм җырлана. Халыкара вакыйгаларда башкару өчен билгеләнгән җыйнак вариантта һимнның җиденче-ундүртенче юлларын төшереп калдыралар.

Хәлбуки, Гозәер Хаҗибәйли — Азәрбайҗан Совет Социалистик Җөмһүрияте һимны көенең дә авторы. Ул аның музыкасын Төркиягә мөһаҗирлеккә киткәч язган булган. 1944 елда аңа шагыйрь Сәмәд Вургун (Sәmәd Vurğun) сүзләре беркетелгән. 1978 елда исә союздаш җөмһүрият һимны текстын бераз кыскартканнар һәм үзгәрткәннәр — Сталин турындагы юлларны алып ташлау өчен. Шуннан соң һимн бүгенге “Азәрбайҗан маршын” кабул иткәнче гамәлдә була.

Азәрбайҗан маршы

Azәrbaycan dilindә Tatar телендә Tatar telendä
Azәrbaycan! Azәrbaycan!

Ey, qәhrәman övladın şanlı Vәtәni!

Səndən ötrü can verməyə cümlə äzerbez!

Səndən ötrü qan tökməyə cümlə qadirbez!

Üç rəngli bayrağınla məs’ud yaşa!

Üç rəngli bayrağınla məs’ud yaşa!

Minlərlə can qurban oldu,

Sinən hərbə meydan oldu!

Hüququndan keçən əsgər!

Hərə bir qəhrəman oldu!

Sən olasan gülüstan,

Sənə hər an can qurban!

Sənə min bir məhəbbət,

Sinəmdə tutmuş məkan!

Namusunu hifz etməyə,

Bayrağını yüksəltməyə,

Namusunu hifz etməyə,

Cümlə gənclər müştaqdır!

Şanlı Vətən! Şanlı Vətən!

Azərbaycan! Azərbaycan!

Azərbaycan! Azərbaycan!

Азәрбайҗан! Азәрбайҗан!

Әй, батыр улларыныңа данлы Ватан!

Синең өчен җан бирергә җөмлә әзер без!

Синең өчен кан түгәргә җөмлә кадир без!

Өч төс байрак астында бәхетле яшә!

Өч төс байрак астында бәхетле яшә!

Җирең хәрби мәйдан булды,

Меңләгәннәр корбан булды!

Синең хаклыгыңны яклап,

Барчасы каһарман булды!

Син булсын дип гөлстан,

Сиңа һәрбер җан корбан!

Мең бер мәхәббәт, Ватан,

Йөрәктә тотам мәкян!

Намусыңны керләмәскә,

Байрагыңны кимсетмәскә,

Намусыңны керләмәскә

Барча яшьләр җан аткан!

Шанлы Ватан! Шанлы Ватан!

Азәрбайҗан! Азәрбайҗан!

Азәрбайҗан! Азәрбайҗан!

Azärbaycan! Azärbaycan!

Äy, batır ullarınıña danlı Watan!

Sineñ öçen can birergä cömlä äzer bez!

Sineñ öçen qan tügärgä cömlä qadir bez!

Öç tös bayraq astında bäxetle yaşä!

Öç tös bayraq astında bäxetle yaşä!

Cireñ xärbi mäydan buldı,

Meñlägännär qorban buldı!

Sineñ xaqlığıñnı yaqlap,

Barçası qaharman buldı!

Sin bulsın dip gölstan,

Siña härber can qorban!

Meñ ber mäxäbbät, Watan,

Yöräktä totam mäk’an!

Namusıñnı kerlämäskä,

Bayrağıñnı kimsetmäskä,

Namusıñnı kerlämäskä

Barça yäşlär can atqan!

Şanlı Watan! Şanlı Watan!

Azärbaycan! Azärbaycan!

Azärbaycan! Azärbaycan!

Сылтамалар

Искәрмәләр