Резеда Сабитовская: юрамалар арасында аерма
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 26: | Юл номеры - 26: | ||
== Тәрҗемәи хәле == |
== Тәрҗемәи хәле == |
||
[[1946 ел]]ның 6 сентябрендә [[Казан]]да |
[[1946 ел]]ның 6 сентябрендә [[Казан]]да музыкаль гаиләдә туа: [[Нәзнинә Сабитовская|апасы]] - фортепианода, абыйсы - эскрипкәдә уйныйлар. Биш яшендә ата-аналары кызын [[Казан|Казанның]] ул елларда [[Петр Чайковский]] исемен йөрткән Беренче музыка мәктәбенә бирәләр. [[Казан дәүләт консерваториясе|Казан консерваториясе]] каршындагы сәләтле балалар өчен махсус урта музыка мәктәбен ([[1964]]), [[Казан дәүләт консерваториясе]]н ([[1969]]) тәмамлаган. Төрле елларда А.В. Чернышёва, В.Н. Фрейман, Э.А. Монасзон классларында махсус фортепиано буенча укый. |
||
== Хезмәт баскычлары == |
== Хезмәт баскычлары == |
26 июл 2020, 12:51 юрамасы
Резеда Сабитовская | |
---|---|
Туган телдә исем | Резеда Газиз кызы Сабитовская |
Туган | 6 сентябрь 1946 (77 яшь) Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант, мөгаллим |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Нәзнинә Сабитовская |
Бүләк һәм премияләре | «РФ мәгариф әйдәүчесе» (2003) «Ел хатын-кызы» (2005) |
Резеда Сабитовская (Резеда Газиз кызы Сабитовская) – музыкант, югары дәрәҗәле педагог. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсе (көллият) директоры (1989-2009), бүлек мөдире. РФ (2003) Һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ мәгариф әйдәүчесе (2003). Ел хатын-кызы (2005).
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 6 сентябрендә Казанда музыкаль гаиләдә туа: апасы - фортепианода, абыйсы - эскрипкәдә уйныйлар. Биш яшендә ата-аналары кызын Казанның ул елларда Петр Чайковский исемен йөрткән Беренче музыка мәктәбенә бирәләр. Казан консерваториясе каршындагы сәләтле балалар өчен махсус урта музыка мәктәбен (1964), Казан дәүләт консерваториясен (1969) тәмамлаган. Төрле елларда А.В. Чернышёва, В.Н. Фрейман, Э.А. Монасзон классларында махсус фортепиано буенча укый.
Хезмәт баскычлары
- 1969-1970 Түбән Кама музыка укуханәсендә укытучы.
- 1964-1969 Казан махсус урта музыка мәктәбендә концертмейстер, 1986-1988 директор урынбасары.
- 1970-1979, 1981-1986 Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсе (көллият) укытучысы, 1989-2009 директор, 2009 елдан көллиятнең сәнгать җитәкчесе, фортепиано бүлеге мөдире.[1]
- 1978-1981 Казан дәүләт консерваториясендә укытучы.
- Г. Камал исемендәге Татар драма театрында концертмейстер.
- Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концертмейстер.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).[2][3]
- ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- РФ мәгариф әйдәүчесе (2003).
- Ел хатын-кызы (2005).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
- «Хезмәт ветераны» медале.
- ТР президентының Рәхмәт хаты.
РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь». Казан , Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.