Словакия гимны: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Словакия гимны latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 116: Юл номеры - 116:
Эзләрен югалтыйк —
Эзләрен югалтыйк —


Словак уянсынга.
Словаклар уянсынга.




Юл номеры - 137: Юл номеры - 137:
Аны тетрәттеләр,
Аны тетрәттеләр,


Аңга килсен диеп.
Аңга килсеннәр диеп.
|}
|}
* '''''“Аларны туктатыйк...” — биредә шагыйрь Людовит Штурны кулга алучылар күздә тотыла.'''''<br>
* '''''“Аларны туктатыйк...” — биредә шагыйрь Людовит Штурны кулга алучылар күздә тотыла.'''''<br>

11 сен 2020, 19:19 юрамасы

“Ирекмәннәр җыры”ның тәүге, 1851 елдагы басмасы

Nad Tatrou sa blýska (Татра өстендә яшен яшьни) — Словакия Җөмһүриятенең дәүләт гимны.
Гимнга нигез булып киткән җыр 1844 елда, словак шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Людовит Штур (Ľudovít Štúr) Австрия-Маҗарстан империясе жандармнары тарафыннан кулга алынгач, яшьләрнең моңа ризасызлыгы йөзеннән барлыкка килгән. Аны Братиславаның евангелист лютеран лицее шәкертләре Словакиянең көнчыгышындагы Левоча (Levoča) шәһәрчегенә барганда җырлаганнар. Сүзләрен словак шагыйре Янко Матушка (Janko Matúška) язган. Дүрт куплетлык “Dobrovoľnícka” (“Ирекмәннәр җыры”) шигыренең башлангыч ике строфасы 1993 елның 1 гыйнварында, Чехословакия федерациясе ирекле һәм тыныч рәвештә ике дәүләткә бүленгәч, Словакиядә рәсмиләштерелде. Ләкин аннан алдарак та, 1918 елда, әлеге шигырьнең беренче куплеты яңадан торгызылган Чехословакия дәүләтенең гимнына кертелеп, аның чех телендәге өлешеннән соң [1] уйнала һәм җырлана иде.
Словакия гимны көенә нигез итеп “Kopala studienku” (“Кое казыдым”) исемле словак халык җыры алынган.

Янко Матушканы үз Ватанының гимны булып китәчәк шигырь язарга рухландырган Югары Татра таулары

Гимн һәм шигырь текстлары һәм тәрҗемәләре

Словак телендә,

рәсми өлеше

Юлга юл тәрҗемәсе Ритмлы-рифмалы

тәрҗемә

Nad Tatrou sa blýska,

Hromy divo bijú,

Nad Tatrou sa blýska,

Hromy divo bijú.

Zastavme ich, bratia,

Ved' sa ony stratia,

Slováci ožijú.

Zastavme ich, bratia,

Ved' sa ony stratia,

Slováci ožijú.


To Slovensko naše

Posial' tvrdo spalo,

To Slovensko naše

Posial' tvrdo spalo.

Ale blesky hromu

Vzbudzujú ho k tomu,

Aby sa prebralo.

Ale blesky hromu

Vzbudzujú ho k tomu,

Aby sa prebralo.

Татра өстендә яшен яшьни,

Күк гөрселдәп күкри,

Татра өстендә яшен яшьни,

Күк гөрселдәп күкри,

Туктатыйк аларны, туганнар,

Алар бит бетәрләр,

Словаклар уяныр.

Туктатыйк аларны, туганнар,

Алар бит бетәрләр,

Словаклар уяныр


Безнең Словакия

Әле каты йокыда иде,

Безнең Словакия

Әле каты йокыда иде.

Менә яшен, күк күкрәүләр

Уяталар аны,

Аңга килсен диеп,

Менә яшен, күк күкрәүләр

Уяталар аны,

Аңга килсен диеп.

Күк күкри Татрада,

Яшен каты суга.

Күк күкри Татрада,

Яшен каты суга.

Аларны туктатыйк*,

Эзләрен югалтыйк —

Словак уянсынга.

Аларны туктатыйк,

Эзләрен югалтыйк —

Словаклар уянсынга.


Безнең Словак иле

Нык йоклаган иде,

Безнең Словак иле

Нык йоклаган иде.

Күкрәүләр, яшеннәр

Аны тетрәттеләр,

Аңга килсен диеп,

Күкрәүләр, яшеннәр

Аны тетрәттеләр,

Аңга килсеннәр диеп.

* “Аларны туктатыйк...” — биредә шагыйрь Людовит Штурны кулга алучылар күздә тотыла.
“Ирекмәннәр җыры”ның гимнга кермәгән өлеше
Už Slovensko vstáva

Putá si strháva

Hej, rodina milá

Hodina odbila

Žije matka Sláva


Ešte jedle rastú

Na krivánskej strane

Kto jak Slovák cíti

Nech sa šable chytí

A medzi nás stane

Словакия аягүрә басты инде,

Богауларны ватты.

Әй, сөекле Ватан,

Безнең сәгать сукты,

Яшәсен Слава-анабыз*.


Ак чыршылар биек булып үсә

Кривань** итәгендә.

Үзен словак дип санаган

Алсын кулына кылыч,

Безне яклап сугышыр өчен.

* “Слава-анабыз...” — бу очракта “слава” (словакча sláva) һәм “славян” (sloven) сүзләренең аваздаш булуына ишарә ясала, гәрчә аларның этимологиясе бер үк булмаса да.[2] 
** Кривань — Югары Татра тау тезмәсендәге тау түбәсе.
  1. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D0%B5%D1%85%D0%B8%D1%8F_%D2%BB%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D1%8B
  2. https://en.wikipedia.org/wiki/Nad_Tatrou_sa_bl%C3%BDska%7CThe standard meaning of sláva is "glory" or "fame". The figurative meaning, first used by Ján Kollár in the monumental poem The Daughter Of Sláva in 1824,[19] is "Goddess/Mother of the Slavs".