Йөзем-Ирек Рахманкулова: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөзем-Ирек Рахманкулова latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 72: Юл номеры - 72:
[[Төркем:Вуз укытучылары]]
[[Төркем:Вуз укытучылары]]
[[Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре]]
[[Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре]]
[[Төркем:Тәрҗемәчеләр]]
[[Төркем:Татар тәрҗемәчеләре]]
[[Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар]]
[[Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар]]
[[Төркем:Самарда туганнар]]
[[Төркем:Самарда туганнар]]

27 сен 2020, 13:32 юрамасы

Йөзем-Ирек Рахманкулова
Туган телдә исем Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова
Туган 14 сентябрь 1925(1925-09-14) (98 яшь)
ССРБ, РСФСР, Самар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре тел галиме (германист), хәрби тәрҗемәче
Балалар кызы Дина, профессор
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Википедиядә Рахманкулова фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Йөзем-Ирек Рахманкулова, Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, рус. Рахманкулова Изюм-Эрик Салиховна (1925, Самар) — тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994). Кызыл Армиянең (1946 елдан Совет Армиясе) чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, рус. ВИИЯ КА) (Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990). Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан.

Тәрҗемәи хәле

1925 елның 14 сентябрендә Самарда (1935-1991 елларда Куйбышев) туган. Әтисе Салих Рахманкулов, Питырбурда политехника институтын тәмамлаган мөһәндис-тимер юлчы, әнисе атаклы Аитовлар нәселеннән. 5 яшеннән Австрия мөһаҗире булган укытучыдан алман телен өйрәнә. Куйбышев мәктәбендә[1] булачак хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче махсус сыйныфта укый.

Бөек Ватан сугышында

Й.-И.Рахманкулова - хәрби тәрҗемәче

1942 елның 29 ноябрендә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына чакырып алалар. 2 декабрьдә хәрби ант бирә. 1943 елның март-сентябрендә Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында, 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Данбасны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. Словакия баш күтәрүендә катнаша.
Кызыл Йолдыз ордены (1944), 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.

« Бу иң яшь офицер, өлкән лейтенант (Рахманкулова), берүзе бер дивизиягә тора.
Полковник Чеченцев, 1нче Украина армиясенең разведка башлыгы, сәргаскәр А.А. Гречкога
»

1956 елда капитан дәрәҗәсендә Кораллы көчләрдән хезмәттән җибәрелә.

Сугыштан соң

Мәскәүдә КА ЧТХИның педагогика факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1950). Адъюнктурада укый. Урыс телен өйрәнүче чит ил студентларын укыта. Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтында кандидатлык (1958), докторлык (1975) диссертацияләре яклый. Аның кул астында 8 кеше докторлык, 30 кеше кандидатлык диссертациясе әзерли.
Уналты ел Мәскәү электрон машина төзелеше институты чит телләр кафедрасы мөдире, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) алман һәм скандинав телләре кафедрасы мөдире булып эшли.
1979-1996 Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты кафедра мөдире.
1996 елдан Мәскәү шәһәр педагогия институты профессоры[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник.

  • кызлары Дина, профессор, телләр белгече.

Кызыклы факт

Алты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Алманиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнәләр[3].

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. И.-Э. Рахманкулова. Практика выживания. М.: «Тезаурус», 2010.

Сылтамалар

Искәрмәләр