Локман Закиров: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Локман Закиров latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР (2) using AWB
Юл номеры - 8: Юл номеры - 8:
|Псевдонимнар =
|Псевдонимнар =
|Туу датасы = 19.02.1928
|Туу датасы = 19.02.1928
|Туу урыны = [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], {{Туу урыны| Мамадыш кантоны|Мамадыш районында}}, [[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]]
|Туу урыны = [[СССР|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], {{Туу урыны| Мамадыш кантоны|Мамадыш районында}}, [[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]]
|Үлем датасы =
|Үлем датасы =
|Үлем урыны =
|Үлем урыны =
Юл номеры - 27: Юл номеры - 27:
}}
}}
<small>{{мәгънәләр|Закиров}}</small>
<small>{{мәгънәләр|Закиров}}</small>
'''Локман Закиров''', Локман Фатыйх улы Закиров (''[[1928 ел]]ның [[19 февраль|19 феврале]], [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], [[Мамадыш кантоны]], [[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]]'') — хәрби очучы, язучы. [[Рус теле]]ндә яза. [[Татарстан язучылар берлеге]] әгъзасы (''[[2001 ел]]дан'').
'''Локман Закиров''', Локман Фатыйх улы Закиров (''[[1928 ел]]ның [[19 февраль|19 феврале]], [[СССР|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], [[Мамадыш кантоны]], [[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]]'') — хәрби очучы, язучы. [[Рус теле]]ндә яза. [[Татарстан язучылар берлеге]] әгъзасы (''[[2001 ел]]дан'').


{{External media |рәсем1=[http://zvezdapovolzhya.ru/obshestvo/ispoved-sluchaynogo-cheloveka-24-03-2015.html Хатыны белән төшкән фотосы].}}
{{External media |рәсем1=[http://zvezdapovolzhya.ru/obshestvo/ispoved-sluchaynogo-cheloveka-24-03-2015.html Хатыны белән төшкән фотосы].}}

19 окт 2020, 19:52 юрамасы

Локман Закиров

Тугач бирелгән исеме: Локман Фатыйх улы Закиров
Туу датасы: 19 февраль 1928(1928-02-19) (96 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Түбән Ушмы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: хәрби очучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1983—х. в.
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, хикмәт, шәрехләмә, афоризм
Иҗат итү теле: рус теле
Яшәү җире Ибраһимов проспекты, 55-65 [1]

Локман Закиров, Локман Фатыйх улы Закиров (1928 елның 19 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Түбән Ушмы) — хәрби очучы, язучы. Рус телендә яза. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001 елдан).

Тышкы рәсемнәр
Хатыны белән төшкән фотосы.

Тәрҗемәи хәле

«Абитуриентлар» китабы. 1993

1928 елның 19 февралендә Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Түбән Ушмы авылында тимерче гаиләсендә туган. Әтисе Фатыйх, әнисе Нәкыя. Түбән Ушмы мәктәбен (7 сыйныф)[2][3], Мамадыш педагогия укуханәсен (1945) тәмамлаган. 19451948 елларда күмәк хуҗалыкта эшли, Түбән Ушмы һәм башка авыл мәктәпләрендә укытучы була. 1948 елда хәрби хезмәткә алына, авиатор булып хезмәт итә. Хәрби хезмәт срогы тулгач, армиядә кала. Киевта авиация институтын (2000 елдан Милли авиация университеты) (uk) тәмамлап, хәрби очучы була, 25 ел хезмәт итә.

Иҗаты

Документаль, ярымдокументаль материаллар, публицистика жанрында эшли. Кыска яза. Армиядә офицер булып хезмәт иткәндә, мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. Пенсиягә чыккач, ныклап яза башлый. Язмаларын Мәскәү газета-журналлары «Огонек», «Москва», «Новое время», «Столица», «Литературная газета», «Новая газета» бастырып чыгара. «Огонек» журналында «Сколько стоит загробная жизнь вождя?» дигән (сугыш вакытында, 19411944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә саклануы турында) мәкаләсе басылгач, шуннан бик күп газета-журналлар күчереп бастыра. «Би-Би-Си», «Голос Америки» (ингл. Voice of America), «Немецкая волна» (алман. Deutsche Welle), Азатлык радиосыннан язмаларын укыйлар. Үзгәртеп коруның (ru) беренче елларында Казанда әсәрләрен басмыйлар[4]. 1995 елда чыккан «Мостафа» китабы[5] (Казан: «Таң-Заря», 1995) «Ел китабы» конкурсында 1нче урын алгач, Казанда да танылу ала. Беренче тапкыр аның Татарстан турындагы «Коммунизм утравы» дигән мәкаләсен «Шәһри Казан» газетасы тәрҗемә итеп бастыра[6]. Егермеләп китабы чыккан (публицистика, документаль материаллар һәм повестьлар, хикмәтләр, күпчелек китапларын дачасын, машинасын саткан үз акчасына бастыра). Китапларның сюжеты танып белүгә, күпләргә мәгълүм булмаган факт-хәлләрне аңлатуга корылган, фәлсәфә, психологик табышлар, уйланулар бар. Иҗатына тәнкыйть белән караучылар да бар: авторны фактлар белән бик «кыю» эш итә дип саныйлар[7]. «Гнездо кукушки», «Вершина айсберга» китаплары Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Кыска мәкаләләре, шәрехләмәләре, хикмәтләре «Звезда Поволжья» газетасында даими басыла.

Китаплары

  • 1983 — Антиутопия (рус.)
  • 1991 — Афоризмы (рус.)
  • 1993 — Абитуриенты. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
  • 1994 — Вынужденная посадка. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
  • 1994 — Летная книжка. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
  • 1994 — Рассказы и стихи. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
  • 1994 — Размышления : "Пессимист станет оптимистом, если он..." Казан: «Заря-Таң». (рус.)
  • 1995 — Мустафа : повести и рассказы. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
  • 2003 — Гнездо кукушки. Казан: ТКН. (рус.)
  • 2010 — Сборник некоторых комментариев, статей и гипотез. (рус.)
  • 2013 — Добро и зло. Казан: «Бриг». (рус.)
  • 2013 — Зигзаги. (рус.)
  • 2013 — Сборник некоторых комментариев, статей и гипотез. (рус.)
  • 2014 — Точка невозврата[8]. (рус.)
  • 2014 — Абитуриенты. Казан: «Бриг». (рус.)
  • 2014 — Летная книжка. Казан: «Бриг». (рус.)
  • Вершина айсберга. Казан: ТКН (рус.) һ. б.

Сылтамалар

Искәрмәләр