Кузьма Новоселов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кузьма Новоселов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР (2) using AWB
Юл номеры - 6: Юл номеры - 6:
| туу урыны = {{туу җире|Вятка губернасы|Мари Илендә}}, [[Өрҗем өязе]], Климино
| туу урыны = {{туу җире|Вятка губернасы|Мари Илендә}}, [[Өрҗем өязе]], Климино
| үлем датасы = 20.03.1985
| үлем датасы = 20.03.1985
| үлем урыны = [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], {{үлем җире|Украина ССР|Украинада}}, [[Ворошиловград]]
| үлем урыны = [[СССР|ССРБ]], {{үлем җире|Украина ССР|Украинада}}, [[Ворошиловград]]
| иялек ={{байраклаштыру|РСФСР}}→<br/>{{байраклаштыру|ССРБ}} ([[УССР]])
| иялек ={{байраклаштыру|РСФСР}}→<br/>{{байраклаштыру|ССРБ}} ([[УССР]])
|отставкада = [[1953 ел]]дан
|отставкада = [[1953 ел]]дан
Юл номеры - 20: Юл номеры - 20:
[[1919 ел]]ның [[8 февраль|8 феврале]]ндә [[Вятка губернасы]] [[Өрҗем өязе]] (''хәзерге'' [[Мари Ил]]нең [[Сернур районы]]) Климино авылында туган. Рус милләтеннән. 1 яшендә тулы ятим кала, бабасында яши, Кугушень авылында урнашкан мәктәптә укый, аннары [[Өрҗем]] шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. [[1936 ел]]да [[Казан]]га килә һәм «Кызыл күнче» фабрикасына (''хәзерге'' «Сафьян» АҖ) эшкә урнаша. Бер үк вакытта аэроклубта да шөгыльләнә.

[[1939 ел]]да [[Кызыл гаскәр]]гә алына. [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] [[НКВД]] эчке гаскәрләренең 227нче конвой полкында хезмәт итә.
[[1939 ел]]да [[Кызыл гаскәр]]гә алына. [[СССР|ССРБ]] [[НКВД]] эчке гаскәрләренең 227нче конвой полкында хезмәт итә.
[[1941 ел]]ның [[июнь|июненнән]] [[Бөек Ватан сугышы]]нда. [[Днепр]] елгасын кичкәндә яралана һәм хәрби госпитальдә дәваланганда фашистларга [[әсир]]леккә эләгә, [[1941 ел]]ның [[7 ноябрь|7 ноябрендә]] әсирлектән кача. [[Өркет]]тә хәрби-авиация укуханәсен тәмамлый. [[Як-1]] очкычын йөртергә өйрәнә, {{comment|өйрәтүче очучы|русча: летчик-инструктор}} булып хезмәт итә. Күп мәртәбәләр гариза язып кына, [[1943 ел]]ның [[көз]]ендә яңадан фронтка эләгә. [[Орёл өлкәсе]] [[Мценск]] шәһәре янында һава сугышында берьюлы ике [[таран]] ясый<ref>[http://aeroram.narod.ru/win/n/novosyolov_kv.htm К.В. Новоселов «Воздушный таран» (aeroram.narod.ru) сайтында]{{ref-ru}}</ref>.

19 окт 2020, 20:06 юрамасы

Кузьма Новоселов
Туу датасы 8 февраль 1919(1919-02-08)
Туу урыны Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино
Үлем датасы 20 март 1985(1985-03-20) (66 яшь)
Үлем урыны ССРБ, Украина ССР, Ворошиловград
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ (УССР)
Гаскәр төре Авиация Һәрби-Һава көчләре
Дәрәҗә подполковник подполковник
Җитәкчелек иткән эскадрилья
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1953 елдан

Кузьма Новоселов, Кузьма Василий улы Новоселов (рус. Новосёлов Кузьма Васильевич, 1919 елның 8 феврале, Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино1985 елның 20 марты, Украина ССР, Ворошиловград) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге каһарманы (1945), подполковник. 1936-1939 елларда Казанда яшәгән, «Кызыл күнче» фабрикасында эшләгән, аэроклубта шөгыльләнгән. Сугышта 150 очыш ясый, 30 һава сугышында катнаша.

Тәрҗемәи хәле

К.В. Новоселов

1919 елның 8 февралендә Вятка губернасы Өрҗем өязе (хәзерге Мари Илнең Сернур районы) Климино авылында туган. Рус милләтеннән. 1 яшендә тулы ятим кала, бабасында яши, Кугушень авылында урнашкан мәктәптә укый, аннары Өрҗем шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1936 елда Казанга килә һәм «Кызыл күнче» фабрикасына (хәзерге «Сафьян» АҖ) эшкә урнаша. Бер үк вакытта аэроклубта да шөгыльләнә.

1939 елда Кызыл гаскәргә алына. ССРБ НКВД эчке гаскәрләренең 227нче конвой полкында хезмәт итә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Днепр елгасын кичкәндә яралана һәм хәрби госпитальдә дәваланганда фашистларга әсирлеккә эләгә, 1941 елның 7 ноябрендә әсирлектән кача. Өркеттә хәрби-авиация укуханәсен тәмамлый. Як-1 очкычын йөртергә өйрәнә, өйрәтүче очучы булып хезмәт итә. Күп мәртәбәләр гариза язып кына, 1943 елның көзендә яңадан фронтка эләгә. Орёл өлкәсе Мценск шәһәре янында һава сугышында берьюлы ике таран ясый[1].

1нче Украина фронты 2нче Һава армиясе 2нче истребительләр авиациясе корпусы 115нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты К.В. Новоселов 1945 елның апреленә кадәр гаскәрләрне саклау өчен 132 очыш ясаган, 29 һава сугышында дошманның 12 очкычын (төркем белән очканда тагын 5 очкычын) бәреп төшергән. 1945 елның 27 июнендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән. Сугышны Берлинда төгәлли.

Сугыштан соң Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1952 елның августыннан 1950-1953 еллардагы Корея сугышында Төньяк Корея ягыннан катнаша. Америка очкычларын бәреп төшерергә туры килми, ләкин үзен 1952 елның 11 октябрендә Канада очкычлары бәреп төшерә. Таулы-урманлы җиргә катапульта ясаганда, кул-аягы сына. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәтне дәвам итә алмаган подполковник Новоселов 1953 елның 7 июленнән запаска китә. Украина ССРның Ворошиловград (хәзерге Луганск) шәһәрендә яши. 1985 елның 20 мартында вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Тышкы рәсемнәр
Кугушень (Калеево) мәктәбе диварында К.В. Новоселовка истәлек тактасы.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984.
  2. Наши Герои. Йошкар-Ола, 1985.
  3. Мы – с Волги. Куйбышев, 1985.
  4. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990.
  5. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар

Искәрмәләр