Павел Беньков: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Беньков latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎«[[Сәйяр]]» рәссамы: clean up, replaced: Өркет → Иркутск using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 10: Юл номеры - 10:
| туу җире = {{туу җире|Казан|Казанда}}
| туу җире = {{туу җире|Казан|Казанда}}
| ватандашлыгы = {{Байраклаштыру|Русия империясе}}→<br/>{{Байраклаштыру|РСФСР}}→<br/>{{Байраклаштыру|ССРБ}}
| ватандашлыгы = {{Байраклаштыру|Русия империясе}}→<br/>{{Байраклаштыру|РСФСР}}→<br/>{{Байраклаштыру|ССРБ}}
| милләт = урыс
| милләт = рус
| үлем датасы = 16.01.1949
| үлем датасы = 16.01.1949
| үлем җире = {{үлем җире|Сәмәрканд|Сәмәркандта}}
| үлем җире = {{үлем җире|Сәмәрканд|Сәмәркандта}}
Юл номеры - 47: Юл номеры - 47:
[[1927 ел]]да [[Гомәр Девишев|Г. Девишев]] куйган төрек драматургы Габделхак Хәмиднең «Һинд кызы» трагедиясен, [[Фәтхи Бурнаш]]ның «Адашкан кыз», «Хөсәен Морза» пьесаларын бизәгәндә, рәссам милли мотивларга өстенлек бирә.
[[1927 ел]]да [[Гомәр Девишев|Г. Девишев]] куйган төрек драматургы Габделхак Хәмиднең «Һинд кызы» трагедиясен, [[Фәтхи Бурнаш]]ның «Адашкан кыз», «Хөсәен Морза» пьесаларын бизәгәндә, рәссам милли мотивларга өстенлек бирә.


Татар матбугатында «[[Сул фронт]]» эшлеклеләренең спектакльләрне конструктивизм, [[футуризм]] һәм [[кубизм]] ысуллары белән бизәргә, экспрессия өстәргә өндәгән мәкаләләре күренә башлый. [[1923 ел]]да Инкыйлаби Русия рәссамнары ассоциациясенең Татарстан бүлегенә (ТатАХРР) әгъза булып керсә дә, сынлы сәнгатьтә реализм тарафдары булган П.П. Беньков әлеге таләпләрне кабул итә алмый. [[1923 ел|1923]]-[[1924 ел]]гы сезонда [[Казан дәүләт академия урыс Зур драма театры]]нда куелган [[Владимир Маяковский|В.В. Маяковскийның]] «Мистерия-буфф» спектакле һәм бизәлеше уңышсыз дип табыла. Театрларның төрле таләпләре рәссамның ачуын китерә, ул театр рәссамы эшен ташлап, тулысынча сынлы сәнгать белән генә шөгыльләнергә карар итә.
Татар матбугатында «[[Сул фронт]]» эшлеклеләренең спектакльләрне конструктивизм, [[футуризм]] һәм [[кубизм]] ысуллары белән бизәргә, экспрессия өстәргә өндәгән мәкаләләре күренә башлый. [[1923 ел]]да Инкыйлаби Русия рәссамнары ассоциациясенең Татарстан бүлегенә (ТатАХРР) әгъза булып керсә дә, сынлы сәнгатьтә реализм тарафдары булган П.П. Беньков әлеге таләпләрне кабул итә алмый. [[1923 ел|1923]]-[[1924 ел]]гы сезонда [[Казан дәүләт академия рус Зур драма театры]]нда куелган [[Владимир Маяковский|В.В. Маяковскийның]] «Мистерия-буфф» спектакле һәм бизәлеше уңышсыз дип табыла. Театрларның төрле таләпләре рәссамның ачуын китерә, ул театр рәссамы эшен ташлап, тулысынча сынлы сәнгать белән генә шөгыльләнергә карар итә.


== Сәмәрканд ==
== Сәмәрканд ==

26 окт 2020, 16:03 юрамасы

Павел Беньков
Туган телдә исем Павел Петр улы Беньков
Туган 20 декабрь 1879(1879-12-20)
Казан
Үлгән 16 гыйнвар 1949(1949-01-16) (69 яшь)
Сәмәрканд
Күмү урыны Сәмәрканд
Яшәгән урын Болын яны урамы[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Югары сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам
Балалар улы Виктор,
кызы Наталия
Бүләк һәм премияләре Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1939)

 Павел Беньков Викиҗыентыкта

Павел Беньков, Павел Петр улы Беньков, рус. Беньков Павел Петрович (1879 елның 8 (20) декабре, Казан1949 елның 16 гыйнвары, Сәмәрканд) — рәссам-импрессионист, Казан опера театры (1913-1917 елларда), «Сәйяр» труппасы (1917 елга кадәр), Татар дәүләт театры (1918-1929) куючы рәссамы. Татар театрының беренче һөнәри рәссамы. Бары тик Казанда гына театр рәссамы булып эшли. ТатАХРР әгъзасы (1923 елдан).
Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939). Портретлар, пейзажлар, тарихи композицияләр авторы.

Тәрҗемәи хәле

1879 елның 8 (20) декабрендә Казанда тимер юлчы гаиләсендә туган. Казанда 4 сыйныфлы шәһәр укуханәсен, Казан сынлы сәнгать мәктәбен, Петербургта сәнгать академиясен (1906, Д.Н. Кардовский классы) тәмамлаган. Парижда Жюлиан академиясендә осталыгын арттыра (1906). Италия, Испаниядә яшәп, аларның сынлы сәнгате белән якыннан таныша.

Иҗаты

Казанда

1909-1929 елларда Казанда яши һәм иҗат итә. 1909-1918, 1922-1929 елларда Казан сынлы сәнгать мәктәбендә укыта. 1913-1917 елларда Казан опера театрында спектакльләр өчен декорацияләр эшли. «Аида» операсына ясаган декорация эскизыннан кала, башка хезмәтләре сакланмаган: 1918 елда опера театрында чыккан янгында янып бетәләр.

«Сәйяр» рәссамы

Опера театрында эшләгән вакытта, «Сәйяр» труппасы спектакльләре өчен дә декорацияләр ясый. Татар театрының беренче дипломлы һөнәри театр рәссамы санала. 1917 елда «Сәйяр» Мәскәүдә гастрольдә вакытта, П.П. Беньков башкала театрларының сәхнә бизәү практикасы белән махсус таныша. «Сәйяр» МХАТның А.П. Чехов драмасы буенча куелган «Чия бакчасы» спектаклен күчереп күрсәтә башлагач, П. Беньков та МХАТ рәссамы В. Симов декорацияләрен абсолют төгәллек белән күчереп ясый.
1918 елда Габдулла Кариев Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасын куйганда, П. Беньков Әтнә авылына барып, авыл кешесенең тормыш-көнкүрешен өйрәнә, милли чигүле киемнәр алып кайта.
1919 елда чигенүче Колчак гаскәре белән Себергә китә, Омск һәм Иркутск театрларында рәссам булып эшли. Бер елдан Казанга кайта.

Татар дәүләт театрында

1922 елда Кәрим Тинчурин Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» романтик трагедиясен куйганда, П.П. Беньков гарәп миниатюраларына нигезләнеп, сәхнәдә мавритан архитектурасын күрсәтүгә ирешә, áркаларны көнчыгыш «сөлс» шәкелендәге гарәп язулары белән, үсемлек шәкелендәге татар милли орнаментлары белән бизи. Бакый Урманче рәссам ясаган декорацияләрнең драма әсәренең эчтәлеген аңлап, бик саклык белән ясалган булуына игътибар итә.
Кәрим Тинчурин куйган «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасының сәхнәсен бизәгәндә тормышчан дөреслеккә, киемнәрдә этнографик төгәллеккә басым ясый. Арткы пәрдәдә ясалган табигать, авыл күренешләре сәхнә бизәлешен бербөтен итә.

1928 елда МХАТ артисты Н.А. Шульга Татар театр техникумының чыгарылыш спектакле итеп куйган М. Зәетовның «Иске Казан диварлары артында» спектаклен бизи. Хан сарае күренешләрен, Сөембикә ханбикә киемнәрен ясаганда, көнчыгыш купшылыгыннан, псевдоромантик ысулдан баш тартып, тормышчанлыкка ныграк басым ясый.

Татар театрында эшләгәндә, Көнчыгыш турында тарих, география китаплары укый, Көнчыгыш шигъриятен өйрәнә. Әбүбәкер Терегулов һәм Галиәсгар Камал гаиләләре белән озак еллар дәвамында дусларча аралашып яшәве рәссамга татар тормышын яхшырак аңларга ярдәм итә. 1926-1927 елларда Татар академия театрында рәссамның ярдәмчесе булып Галиәсгар Камалның улы Әнәс Камал эшли.

1927 елда Г. Девишев куйган төрек драматургы Габделхак Хәмиднең «Һинд кызы» трагедиясен, Фәтхи Бурнашның «Адашкан кыз», «Хөсәен Морза» пьесаларын бизәгәндә, рәссам милли мотивларга өстенлек бирә.

Татар матбугатында «Сул фронт» эшлеклеләренең спектакльләрне конструктивизм, футуризм һәм кубизм ысуллары белән бизәргә, экспрессия өстәргә өндәгән мәкаләләре күренә башлый. 1923 елда Инкыйлаби Русия рәссамнары ассоциациясенең Татарстан бүлегенә (ТатАХРР) әгъза булып керсә дә, сынлы сәнгатьтә реализм тарафдары булган П.П. Беньков әлеге таләпләрне кабул итә алмый. 1923-1924 елгы сезонда Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында куелган В.В. Маяковскийның «Мистерия-буфф» спектакле һәм бизәлеше уңышсыз дип табыла. Театрларның төрле таләпләре рәссамның ачуын китерә, ул театр рәссамы эшен ташлап, тулысынча сынлы сәнгать белән генә шөгыльләнергә карар итә.

Сәмәрканд

1930 елдан Сәмәркандта яши, Сәмәрканд сәнгать укуханәсендә укыта. Күп кенә үзбәк рәссамнары укытып чыгара. Билгеле шәкертләреннән — Чыңгыз Әхмәров. Ул чорда ясаган картиналарында Үзбәкстан табигатен, архитектурасын чагылдыра, портретларында ачык буяулар белән Үзбәкстан кешеләренең милли йөзен ача.

Билгеле сәнгать әсәрләре

Г. Ибраһимов портреты. 1926

1912 елда Римда халыкара күргәзмәдә, 1930 елдан башлап, барлык республика һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша. Әсәрләре Казан, Мәскәү, Ташкәнт, Сәмәрканд музейларында, шәхси куллардагы тупланмаларда саклана.

  • «Рәссам Николай Фешин портреты»«» (1923)
  • «Тарихчы П. Траубенберг портреты» (1923)
  • «Галимҗан Ибраһимов портреты» (1926)
  • «Йөкче татар портреты» (1925)
  • «Яшь тукучы татар кызы портреты»
  • «Бизәнгән татар кызы портреты»
  • «Бохара чиновнигы»«»
  • «Таҗик портреты»
  • «Иске Бохара кәрван-сарае» (1931)
  • «Буяучы яһүд портреты»
  • «Бохараның түбә астындагы базары» (1929)
  • «Хива кызы»
  • «Алдынгы колхозчы портреты»
  • «Дус кызлар (Фроннтан хат)»
  • «Дутар тоткан кыз»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1939 Үзбәкстан ССР атказанан сәнгать эшлеклесе.
  • 1949 ССРБ сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзалыгына тәкъдим ителә.

Гаиләсе

I хатыны — Петербургта академиядә укыганда өйләнгән балерина Тарасевич

II хатыны — Ольга Петр кызы Траубенберг, Казан рәсем мәктәбендәге шәкерте (1911 елда өйләнешәләр).

  • кызы Наталия (1912), геофизика галиме, профессор.

III хатыны —— З.М. Ковалевская (1902-1979), рәссам.

Хәтер

Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсенә исеме бирелгән (1991 елда кире алынган)[2]

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Чепелевская Г. Павел Петрович Беньков. М.: Искусство, 1950.
  2. Беньков П.П. Истәлекләр. Хатлары (автор һәм төзүче М. Соколова). Ташкент: Г. Голәм исемендәге әдәбият һәм сәнгать нәшрияты, 1981.
  3. Р.Р. Солтанова. Татар театрының рус рәссамы. «Казань», 2003 ел, № 9. ISSN 0869-6616
  4. БЕНЬКОВ Павел Петрович (1879-1949). Альбом (автор-составитель – М. Лещинская[3]). М., Государственный музей Востока, 2009. ISBN 978-5-903417-09-4

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр