Аң (труппа): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аң (труппа) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Nurbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кулдан кире кайтару
Юл номеры - 24: Юл номеры - 24:
[[1921 ел]]да «Аң» труппасы [[«Сәйяр» труппасы]] җирлегендә төзелгән Беренче татар совет драма труппасына кушыла, труппа исеме Беренче Күргәзмә (Үрнәк) Дәүләт татар драма труппасы (''[[1922 ел]]дан Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, [[1926 ел]]дан Татар дәүләт академия театры, [[1939 ел]]ның [[гыйнвар]]ыннан [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]]'') дип атала башлый<ref>[http://www.kamalteatr.ru/histories?locale=tat Беренче дәүләт театры төзелү]</ref>. [[Ноябрь]] аенда хәрби коллегия тарафыннан [[Мәскәү]]гә җибәрелгән 13нче санлы труппа [[Казан]]га кайтарыла. Мәгариф бүлеге әлеге артистларны да Беренче Дәүләт труппасына куша.
[[1921 ел]]да «Аң» труппасы [[«Сәйяр» труппасы]] җирлегендә төзелгән Беренче татар совет драма труппасына кушыла, труппа исеме Беренче Күргәзмә (Үрнәк) Дәүләт татар драма труппасы (''[[1922 ел]]дан Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, [[1926 ел]]дан Татар дәүләт академия театры, [[1939 ел]]ның [[гыйнвар]]ыннан [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]]'') дип атала башлый<ref>[http://www.kamalteatr.ru/histories?locale=tat Беренче дәүләт театры төзелү]</ref>. [[Ноябрь]] аенда хәрби коллегия тарафыннан [[Мәскәү]]гә җибәрелгән 13нче санлы труппа [[Казан]]га кайтарыла. Мәгариф бүлеге әлеге артистларны да Беренче Дәүләт труппасына куша.


Труппада уйнаган артистлар: [[Гөлсем Болгарская]], [[Әшрәф Синәева]], Исмаева, Касыймова, [[Нәфыйга Арапова]], Калинина, Алмазова, [[Гөлсем Камская]], Ишмурзина, Рокыя Кушловская, Хөсәенова, [[Мөхтәр Мутин]], [[Ситдыйк Айдаров]], [[Газиз Айдарский]], Габидов, Сабитов, Ишми, Сафа Сабитов, Ковалинский, Һибәтуллин,Хәмзин, Мостафин, Галиәсгар Камал,Камал II, Бәширский, Таланский,Гатин, Кушаев, [[Касыйм Шамил]]. Урыс театры режиссерлары Зотов, Вартминский, Разважаев труппаның алга китүенә булышлык итәләр. Труппа инкыйлаб тормышыннан алынган, шулай ук татар классиклары язган күләмле пьесаларны уйный. Татар театры бинасы өлгергәнче (''[[1922 ел|1922]]'') труппа Зур театрда уйнап килә.
Труппада уйнаган артистлар: [[Гөлсем Болгарская]], [[Әшрәф Синәева]], Исмаева, Касыймова, [[Нәфыйга Арапова]], Калинина, Алмазова, [[Гөлсем Камская]], Ишмурзина, Рокыя Кушловская, Хөсәенова, [[Мөхтәр Мутин]], [[Ситдыйк Айдаров]], [[Газиз Айдарский]], Габидов, Сабитов, Ишми, Сафа Сабитов, Ковалинский, Һибәтуллин,Хәмзин, Мостафин, Галиәсгар Камал,Камал II, Бәширский, Таланский,Гатин, Кушаев, [[Касыйм Шамил]]. Рус театры режиссерлары Зотов, Вартминский, Разважаев труппаның алга китүенә булышлык итәләр. Труппа инкыйлаб тормышыннан алынган, шулай ук татар классиклары язган күләмле пьесаларны уйный. Татар театры бинасы өлгергәнче (''[[1922 ел|1922]]'') труппа Зур театрда уйнап килә.


== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==

26 окт 2020, 16:22 юрамасы

«Аң» труппасы1919 елның сентябрь аеннан 1920 елның ахырына кадәр Казанда эшләп килгән рәсми татар театр труппасы. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын нигезләүче иҗади көчләрнең элгәресе. 1921 елда «Сәйяр» труппасы җирлегендә төзелгән Беренче татар совет драма труппасына кушыла.

Тарих

Октябрь инкыйлабыннан соң, бигрәк тә Колчак гаскәре Казанны калдырып чигенгәннән соң, Казанның Пороховой, Яңа бистә, Пләтән районнарында эшчеләр өчен уйнаучы, һәвәскәр эшче артистлардан тупланган үз труппалары, үз театрлары барлыкка килә.

Яңа бистә труппасы

1918 елның ноябрендә Яңа бистәдә татар эшчеләренең клубы ачыла, һәвәскәр труппа туплана, спектакльләр куела башлый. 1918 елның ноябреннән 1919 елның апреленә кадәр 23 тапкыр акчалы, 27 тапкыр бушлай спектакль күрсәтелә. Кайбер һәвәскәр артистларның фронтка китүе сәбәпле, Яңа бистә труппасы тарала.

«Аң» труппасы

  • 1919 елның сентябрь аенда Пләтән төбәгендә Яңа бистә труппасында уйнаган берничә актердан һәм яңа һәвәскәрләрдән «Аң» труппасы төзелә. Мулланур Вахитов исемендәге заводның (элекке Крестовниковларның сабын кайнату-химия заводы, 1992 елдан «Нәфис-косметикс» АҖ) Аң-белем комиссиясе бу труппаны яхшы каршы ала һәм аңа кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә.
  • Труппада баштарак Габидов, Мөхәммәт Вәлишин, Ишми, Сабитова, Зверев, Һибәтуллин, Ковалевский, Салтыковскийлар эшли. Соңыннан Рокыя Кушловская, Шамская, Алиев, Гатин, Аланский, Сабитов, Мостафин, Хәмзин, Нәҗип Касыймов килеп кушыла.
  • Труппа спектакльләрен Мулланур Вахитов театрында (элекке Крестовниковлар театры) куя башлый. Баштарак театрга халык аз йөри. Труппа театр билетларын фабрика-завод комитетлары аркылы арзан бәядән саттыру юлын таба. Труппа атнага ике тапкыр: бер тапкыр бушлай, бер тапкыр акчалы спектакльләр куя, инкыйлаб бәйрәмнәре, митинглар уңае белән бушлай концертлар бирә.
  • 1919 ел ахырында «Аң» труппасының бөтен составын Сәнгать эшчеләре берлегенә әгъза итеп алалар.
  • Труппа күбрәк инкыйлабка багышланган пьесаларны уйнап килә. 1919 елның сентябреннән 1920 елның апреленә кадәр 76 тапкыр акчалы һәм бушлай спектакль-концерт бирә.
  • 1920 елның март аенда «Аң» труппасы Казан губернасы башкарма комитетының вак милләтләр бүлеге карамагына күчә. Кызыл гаскәр казармаларында, ябылу йортында, Пороховой, Болак, Ленин театрларында спектакльләр күрсәтә.
  • 1920 елда Татарстан мөхтәриятле җөмһүрияте төзелгәч, «Аң» труппасы инкыйлаби комитетның мәгариф бүлегенә тапшырыла.
  • 1920 елның 16 июлендә мәгариф бүлеге һәм хәрби комиссариат артистларны Чистай, Тәтеш, Лаеш, Минзәлә, Арча, Мамадыш, Бөгелмә, Буа кантуннарына спектакль куеп — концертлар биреп йөрергә (гастрольләргә) юллый. Кантун калаларында, зуррак авылларда, сәхнә булмаган урыннарда ачык һавада спектакль-концерт куеп, митинглар ясап, 1920 елның октябрендә труппа Казанга әйләнеп кайта.
  • «Аң» труппасы — Казанда һәрвакыт уйнап килә торган беренче труппа була. 8 октябрьдә янгыннан зарарланучылар файдасына спектакль бирә. 22 октябрьдә Зур театрда сезон ачып, Кызыл гаскәр файдасына уйный. Труппага җитәкче булып эшләргә Мөхтәр Мутин килә.

Беренче Күргәзмә Дәүләт татар драма труппасы

1921 елда «Аң» труппасы «Сәйяр» труппасы җирлегендә төзелгән Беренче татар совет драма труппасына кушыла, труппа исеме Беренче Күргәзмә (Үрнәк) Дәүләт татар драма труппасы (1922 елдан Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елдан Татар дәүләт академия театры, 1939 елның гыйнварыннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) дип атала башлый[1]. Ноябрь аенда хәрби коллегия тарафыннан Мәскәүгә җибәрелгән 13нче санлы труппа Казанга кайтарыла. Мәгариф бүлеге әлеге артистларны да Беренче Дәүләт труппасына куша.

Труппада уйнаган артистлар: Гөлсем Болгарская, Әшрәф Синәева, Исмаева, Касыймова, Нәфыйга Арапова, Калинина, Алмазова, Гөлсем Камская, Ишмурзина, Рокыя Кушловская, Хөсәенова, Мөхтәр Мутин, Ситдыйк Айдаров, Газиз Айдарский, Габидов, Сабитов, Ишми, Сафа Сабитов, Ковалинский, Һибәтуллин,Хәмзин, Мостафин, Галиәсгар Камал,Камал II, Бәширский, Таланский,Гатин, Кушаев, Касыйм Шамил. Рус театры режиссерлары Зотов, Вартминский, Разважаев труппаның алга китүенә булышлык итәләр. Труппа инкыйлаб тормышыннан алынган, шулай ук татар классиклары язган күләмле пьесаларны уйный. Татар театры бинасы өлгергәнче (1922) труппа Зур театрда уйнап килә.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4

Искәрмәләр