Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурихан Фәттах latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
к Typo fixing, using AWB
Timming (бәхәс | кертем)
{{DEFAULTSORT:Фәттах, Нурихан}}
Юл номеры - 43: Юл номеры - 43:


[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар язучылары]]



{{Writer-stub}}
{{Writer-stub}}

{{DEFAULTSORT:Фәттах, Нурихан}}


[[ru:Фаттах, Нурихан Садрильманович]]
[[ru:Фаттах, Нурихан Садрильманович]]

6 май 2010, 09:01 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Нурихан Фәттах
Туган 1928 елның 25 октябре
Башкортстан АССР, Яңавыл районы, Күчтавыл авылы
Үлгән 2004 ел, 18 февраль
Казан
Яшәгән урын Җиләк урамы[d], Чыңгыз, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, тәрҗемәче, тарихчы

 Нурихан Фәттах Викиҗыентыкта

Нурихан Фәттах – татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы.

Биография

Нурихан Фәттах 1928нче елның 25нче октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районыныдагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1946нчы елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951нче елдан 1952нче елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953нче елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953нче елның маеннан, яңадан казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә. Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944нче елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948нче елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955нче елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга. 1962нче елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,1977) романнарын, "Кол Гали" (1973) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас кадыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Беззнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза. Язучы 1965нче елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы.

Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә вафат булды.

Иҗат

Бүләкләр

Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Н. Фәттахка 1978нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.

Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) тарафыннан "1992 ел кешесе" исеме бирелде.


  1. https://gyteli.info/kazan