Мальдивлар: юрамалар арасында аерма
к робот кушты: nv:Naakaii Dootłʼizhí Bikéyah Yázhí (Tó Bináhaazyínígíí); косметические изменения |
к робот кушты: xal:Мальдивмудин Орн |
||
Юл номеры - 252: | Юл номеры - 252: | ||
[[wo:Maldiif]] |
[[wo:Maldiif]] |
||
[[wuu:马尔代芙]] |
[[wuu:马尔代芙]] |
||
[[xal:Мальдивмудин Орн]] |
|||
[[yo:Maldives]] |
[[yo:Maldives]] |
||
[[zh:马尔代夫]] |
[[zh:马尔代夫]] |
21 май 2010, 08:34 юрамасы
|
Мальди́валар, (рәсми исем Мальдив Җөмһүрияте, мальд.ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ) – Һинд океанындагы атаулар группасында, Һиндстаннан көньякта урнашкан дәүләт. Мальдив атамасы һинд телендәге "mahal" – сарай (дворец) һәм "diva" – утрау сүзләреннән ясалган.
География
Мальдив Җөмһүрияте Һинд океанының экваториаль суларында, Шри-Ланкадан 700 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Мальдиваларның территориясе 1192 мәрҗән утрауларыннан торучы 20 атаудан гыйбарәт. Шуларның ике йөзендә генә кешеләр яши.
Утраулар океаннан бик аз биеклектә торалар: архипелагның иң биек ноктасы – Адду көньяк атауында – 2,4 м.
Илнең башкаласы Мале архипелагтагы бердәнбер шәһәр һәм порт.
Тарих
Архипелагка ике мең еллар элек хәзерге Һиндстан һәм Шри-Ланкадан чыгучылар килеп утыра. V-VII гасырларда гарәбләр һәм фарсылар килә.
XII гасырга хәтле мальдивлылар буддизмны тотканнар, ләкин 1153нче елда монда гарәб дингә өндәүчесе килә(Мәхөммәд әл-Абдала), һәм тиздән бөтен халыкны Ислам динен кабул иттәргә күндерә. Үзе тиздән бу архипелагның солтаны була.
1558нче елда Маленыны португалиялеләр басып алалар һәм анда форт төзиләр, ләкин мальдивлылар 1573нче елда аларны куалар. Алардан соң бу җирләрдә голландиялеләр төрнәкләнергә уйлыйлар, шулай ук уңышсыз.
1887нче елда Британия протекторатын урнаштыра.
1964нче елның апреленда мальдивлылар баш күтәрәләр һәм Британия администраторлыгың бинасын камап алалар.
Мальдивалар 1965нче елның 26нчы июлендә бәйсезлек алалар.
1968нче елның 11нче ноябрендәге референдум нәтиҗәсендә Мальдива җөмһүрият статусын ала.
1978нче елңан бирле илнең президенты Момун Абдул Каюм була (бертоташтан 6 бишеллык вакыт). Башкаладагы тәртипсезлекләрдән соң, 2004нче елда, Каюм демократик үзгәртеп-корулар үткәрергә һәм сәяси ирекне арттырырга вәгүдә бирә. 2005нче елда сәяси фиркаләр төзергә ярый башлый. 2008нче елда беренче президент сайлаулары була, һәм анда Мөхәммәд Нәшид җиңә.
Дәүләт төзелеше
Президент җөмһүрияте, президент – бөтенхалык сайлайлары белән билгеләнүче хакимият һәм дәүләт башлыгы.
Закон чыгаручы хакимиятнең иң биек органы – берпалаталы мәҗлес (Халык мәҗлесе). Мәҗлес 5 елга сайлана һәм 50 депутаттан тора, шуларның кырык икесе халык тарафыннан сайлана, ә сигезен президент билгели.
Административ-территориаль бүленеше
Административ максатларда Мальдив Җөмһүриятенең 26 табигый атауы 19 административ атауга бүленә. Аларга исемнәр дхивехи әлифбасы буенча кушыла(Маледан башка):
|
|
|
|
һәм 1 дистрикт
- Мале.
Халык
Халык саны – 386 мең (2009 елның июленә). Ел саен 2,7% табигый артым күзәтелә. Халыкның күп өлешенә ата-бабасы Һиндстан, Пакыстан, гарәб илләреннән чыккан. Сингал теленә якын булган дивехи телендә сөйләшәләр. 17нче гасырдан бирле гарәб-фарсы язуына нигезләнеп эшләнгән әлифба кулланалар. Укымышлы халыкның күп өлеше гарәб, инглиз телләрен белә.
Икътисад
Икътисади өлкәнең зур өлешен туристларга хезмәт күрсәтү (28% ТМП) һәм балык тотучылык алып тора. Сәнәгый өлкәдә кием, бүләкләр, көймәләр җитештерү – мөһим тармаклар. Авыл хуҗалыгы аз үсеш алган. Азык-төлекнең күп өлеше чит илдән кертелә. Кокос палҗмасы, бананнар, яшелчәләр, икмәк агачы үстерәләр. Чит илгә балык һәм почта маркалары чыгаралар.
Демогафия
Моны да карагыз
Сылтамалар
Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |