Әбү Хәнифә: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбү Хәнифә latin yazuında])
SieBot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: bs:Ebu Hanifa
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
к «Әбу Хәнифә» бите «Әбү Хәнифә» битенә күчерелде
(аермасы юк)

14 июн 2010, 13:22 юрамасы

Әбу Хәнифә мәчете

Әбу Хәнифә Ногъман ибн Сабит ибн Зута әл-Фәриси (699—767, һиҗрәт буенча 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни мәзхәбнең берсенә нигез салучы. Әбу Хәнифә табигъун буыны вәкиле. Гыйракның Куфә шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) сәхабәләре дә (рахый Аллаһу ганһум) була.

Әбу Хәнифә Әфганстанның төньягындагы затлы фарсы гаиләсеннән була, аның бабасы исламны Гомәр ибнел-Хәттаб хәлиф вакытында кабул итә. Аның әтисе Куфә шәһәрендә ефәк һәм киемнәр белән сәүдә иткән, һәм үлеменнән соң, әтисенең эше Әбу Хәнифәгә күчә.

16 яшендә Әбу Хәнифә әтисе белән хаҗ һәм Мәдинәдә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда Габдуллаһ ибнел-Хәрисны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә.

Әбу Хәнифәнең остазы заманының күренекле галиме Хәммәд ибн Әби Сөләйман була.

Гомере буена Әбу Хәнифә җитмеш мәртәбә хаҗ кыла һәм күп сәхабә һәм табыгъыйннар белән очраша.

Имам Әбу Хәнифә мәктәбе

Әбу Хәнифә мәктәбе Мөхәммәдтән (саләллаһу галәйһи үәссәләм) алынган белемгә нигезләнгән.

Мөхәммәд пәйгамбәр

Габдуллаһ ибне Мәсгъуд
Габдуллаһ ибне Кайс
Ибраһим ән-Нәхаи
Хәммәд ибне Әбу Сөләйман
Әбу Хәнифә Ногъман ибне Сәбит

Әбу Хәнифә укучылары

Әбу Хәнифәнең төп укучылары:

Хәнәфи мәзхәб

Әбу Хәнифә сөнни исламның хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы. Аның хокук чыгару ысулы түбәндәге чыганакаларга нигезләнә:

  1. Коръән;
  2. Сөннәт — хәдисләрне җентекләп сайлау нәтиҗәсендә;
  3. Иҗмагъ — нинди дә булса сорау буенча ислам галимнәренең Коръән һәм Сөннәткә нигезләнгән бердәм фикере;
  4. кыяс — Коръәндә булган хәл белән чагыштыру нәтиҗәсендә фикерләү; мәсьәләләрне инде чишеләгәннәре белән чашгыштыру;
  5. истихсан — кыяска каршы килгән, ләкин әлеге мәсьәләдә иң дөрес дип табылган фикерне кабул итү;
  6. горыф — традицион таралган фикерләр.

Әбу Хәнифәнең бөтен мирасы диярлек укучыларына телдән тапшырылган. Укучылары аның мәзхәбенең нигезләмәләрен төркиләр һәм системага салалар. Хәнәфи мәзхәбенең системалаштырылуында һәм таралуында сәхибәйн («ике укчы») - Әбу Йосыф һәм Мөхаммәд әш-Шәйбани - зур урын алып тора.

Әбу Хәнифәнең укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә аның мәзхәбе фикеһнең теләсә-нинди диярлек мәсьәләсен чишә алырлык мөселман хокукының күпъяклы мәктәбенә әверелә. Хәнәфи мәзхәб Габбасилар тарафыннан хупланган.

Әбу Йосыф Һарун әр-Рәшид хәлиф тарафыннан Багъдадның югары казые итеп билгеләнә, һәм ул җирле казыйларны үзе билгеләгән, шуның белән бу мәзхәбнең таралуына булыша. Госман һәм Могол империялрендә хәәфи мәзәхәб дәүләт статусына ирешә. Хәзерге заман мөселманнарының күпчелеге - бу мәзхәб тарафдарлары.


Әбу Хәнифә хезмәтләре

  • әл-Фикеһ әл-Әкбәр
  • Муснәд Әби Хәнифа
  • Китаб әл-Галим үә әл-Мутагъаллим
  • әл-Әсл

Сылтамалар

Шулай ук кара