Казанбаш: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанбаш latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Fxan (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Fxan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 78: Юл номеры - 78:
2000-2002 елларда авылның төп урамнары асфальтланган. 2008 елда мәдәният йорты, 2015 елда - мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган.
2000-2002 елларда авылның төп урамнары асфальтланган. 2008 елда мәдәният йорты, 2015 елда - мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган.


2018 елның февралендә [[Казанбаш]] мәктәбендә 39 кеше зыян күргән эчәк инфекциясе (норовируса) кабынышы булган. Ул Россия ММЧ ларында яктыртылган<ref>{{Cite web|url=https://www.business-gazeta.ru/article/372466|title=Коварный омлет: в отравлении 39 детей в итоге обвинили повариху|author=Елена Иванова, Ангелина Головатая, Наталья Голобурдова|publisher=БИЗНЕС Online|lang=ru|accessdate=2020-01-25}}</ref>.
2018 елның февралендә Казанбаш мәктәбендә 39 кеше зыян күргән эчәк инфекциясе (норовируса) кабынышы булган. Ул Россия ММЧ ларында яктыртылган<ref>{{Cite web|url=https://www.business-gazeta.ru/article/372466|title=Коварный омлет: в отравлении 39 детей в итоге обвинили повариху|author=Елена Иванова, Ангелина Головатая, Наталья Голобурдова|publisher=БИЗНЕС Online|lang=ru|accessdate=2020-01-25}}</ref>.


== Икътисад һәм социаль тармак ==
== Икътисад һәм социаль тармак ==

28 фев 2021, 17:30 юрамасы

Казанбаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°8'тн, 50°0'кнч
Эчке бүленеш урам
Климат уртача континенталь
Халык саны 540 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар

КазанбашТатарстан Республикасының Арча районында урнашкан авыл. Арчадан 8 км төньяк-көнчыгыш ягына. 2002 елда 549 кеше яшәгән (татарлар). Урысларга 1617 елдан билгеле. Элек Кармыш Казанбаш буларак та билгеле. 1866 елда мәчете булган.

20 гасыр башында 2 мәчетле авыл; мәдрәсә, су тегермәне, 6 лавка эшли. Казанбаш җәмгыятенең җире ул вакытта 1869,8 десятина тәшкил иткән. 20 гасыр башында авылда вулыс идарәсе, 2 мәчет, кредит хуҗалыгы, тегермән, тимерчелек, 6 лавка. 1920нче елга кадәр Кармыш вулысы үзәге, 1920 елдан – Арча кантонында, 1930 елдан, Арча районы оешкач, шунда кертелә. Халык саны: 1782 - 161 ир-ат заты; 1859 - 877, 1897 - 1074, 1908 - 1178, 1920 - 1256, 1926 - 1183, 1938 - 948, 1949 - 793, 1958 - 697, 1970 - 695, 1979 - 628, 1989 - 596 кеше.[1]

Тарихы

Авыл 1617 елдан бирле билгеле, 1917 елга кадәр шулай ук Кармыш Казанбаш дип аталган. XX гасыр башында Казан губернасының Кармыш волостеның үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Арча кантоны составына керә. 1930 елдан Арча районына керә.

Җирле халык сөйләвенчә, авылга 700 елдан артык. Авылга ике болгар егете - Моллагол белән Әхмәт нигез салган, беренче яшәүчеләр агач хәзерләү, терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнгән, дип санала. Калкулыкта марилар яшәгән, әмма аннары алар исламны татар гаиләләре белән уртак тамырлар аркасында кабул иткән дигән фикер бар.

1880-1910 еллар вакытлары турында бакалея кибете, берничә мастер, аерым алганда, Зиннәтулла турында мәгълүматлар сакланган, ул руслардан авыл хуҗалыгы коралларын ясарга өйрәнгән, аның остаханәсе безнең көннәргә кадәр сакланган. 1891 елда корылык аркасында авылда ачлык була, аның белән Ногмановлар гаиләсенең ярлы Җамалый сараена ут төртүе бәйле, шуның нәтиҗәсендә авылда зур янгын башлана һәм күп кенә йортлар зыян күргән.

Күмәкләшү вакытында колхозга нигез салына, алма бакчасында колхоз умарталыгы була. Мәктәп (1928), балалар бакчасы, ике мәчет төзелә.

241 кеше сугышка киткән, алар арасында 8 хатын-кыз, 103 кеше кайтмаган, алар арасында бер хатын-кыз, 61 кеше хәбәрсез югалган. Билгеле булганча, 3 кеше әсирлектә һәлак булган, 22 кеше "Суслонгер җәзасына" дучар ителгән.

Сугыштан соңгы чор. Хәзерге вакыт

Сугыштан соң халык саны арта башлый. 1967 елда колхоз конторасы төзелә.

1981 елда «Ромашка» балалар бакчасы ачыла, 1982 елда мәдәният йорты, шул ук елда тагын бер кибет ачыла.

2000-2002 елларда авылның төп урамнары асфальтланган. 2008 елда мәдәният йорты, 2015 елда - мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган.

2018 елның февралендә Казанбаш мәктәбендә 39 кеше зыян күргән эчәк инфекциясе (норовируса) кабынышы булган. Ул Россия ММЧ ларында яктыртылган[2].

Икътисад һәм социаль тармак

Урта мәктәбе, мәдәният йорты, мәчете бар, китапханәсе.

Атаклы кешеләр

Искәрмәләр

  1. http://www.ite.antat.ru/articles/punkt_k/k_025.html Татарская энциклопедия, 3 том
  2. Елена Иванова, Ангелина Головатая, Наталья Голобурдова. Коварный омлет: в отравлении 39 детей в итоге обвинили повариху. БИЗНЕС Online. 2020-01-25 тикшерелгән.

Чыганаклар