Шулпалы каз бәлеше: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шулпалы каз бәлеше latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «мини|Бәлеш '''Шулпалы каз бәлеше''' — татар һәм башкорт ур...»
(аермасы юк)

6 мар 2021, 18:37 юрамасы

Бәлеш

Шулпалы каз бәлешетатар һәм башкорт уртак ашларыннан берсе.

Эчлене әзерләү

Бәлеш ясау өчен симез каз яхшы була. Суйган казның башын кисеп алгач, каны акмасын өчен, муенын кысып бәйлиләр. Ка­натларын кисәләр, шуннан соң йолкырга керешәләр. Йолкынган тушта төкләр булса, алар өтелә һәм шуннан соң зур итмичә генә кисеп, эчен ачалар да эчендәге барлык әйберләрне берәм-берәм алалар. Аннары казның муенын чишәләр, тиресенең бер өлешен калдырып, муенын төптән үк кисеп алалар. Эче ачылган һәм муены киселгән каз тушы гадәттә ямьсез була. Шуның өчен аны кайнап торган руга тыгып алалар. Кайнар суда каз тушы өрелеп, тулып китә һәм аның каннары куырыла. Кайнар судан алгач, тушның эчен-тышын салкын суда яхшылап юалар. Ул агарып, матурланып китә.

Шулай эшкәртелгән казны сөяге белән бергә шактый эре (15—20 граммлы) кисәкләр итеп турыйлар. Аңа әрчелгән һәм һәрберсе дүрткә ярылган бәрәңге, вак кына итеп туралган суган кушыла, борыч һәм тоз сибелә.

Камыр әзерләү, эчлекне тутыру, пешерү

Бәлешнең камыры ит бәлешенеке кебек басыла һәм бәлеше дә шулай ук ясала. Каз бәлешенең эченә ит белән бәрәңгене катлам-катлам итеп тә салалар. Ягъни башта камыр өстенә бә­рәңге тезеп чыгыла, аның өстенә суган белән ит, аннары тагын бәрәңге салына.

Бәлеш пешеп җитәр алдыннан аңа каз шулпасы салалар һәм беразга тагын мичкә тыгып торалар.

Бәлешне табынга бирү һәм өлешләргә бүлү ит бәлешен бүл­гәндәге кебек эшләнә.

Рецепт

Бер бәлешкә: 1,5—2 килограмм камыр, 1,5—2 килограмм каз ите, 1,5—2 килограмм бәрәңге, 200 грамм суган, кирәк кадәр борыч һәм тоз, 400 грамм шулпа алына.

Чыганаклар

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
  • Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
  • Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.