Хәбиб Ганиев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбиб Ганиев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Добавлен шаблон {{Tatar 4.0-2021}}
Юл номеры - 51: Юл номеры - 51:
[[Төркем:1909 елда туганнар]]
[[Төркем:1909 елда туганнар]]
[[Төркем:17 декабрь көнне туганнар]]
[[Төркем:17 декабрь көнне туганнар]]

{{Tatar 4.0-2021}}

24 апр 2021, 05:58 юрамасы

Хәбиб Ганиев
Туган 17 декабрь 1909(1909-12-17)
Салават районы
Үлгән 20 декабрь 1970(1970-12-20) (61 яшь)
Һөнәре гаскәрбашы

Ганиев Хәбиб Абдрахман улы (17 декабрь 1909 ел20 декабрь 1970 ел) — ССРБ-ның хәрби начальнигы һәм җәмәгать эшлеклесе, генерал-майор, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Ике Ленин, өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры. Шулай ук Польшаның «Грюнвальд Тәресе» ордены һәм өч медале белән наградаланган.

Биографиясе

Хәбиб Абдрахман улы Ганиев 1909 елның 17 декабрендә хәзерге Башкортстан Салават районының Татар Малаязы авылында туган. ТАТАР.

Малаяздагы башлангыч мәктәптән соң Мәсәгуть авылында (хәзер Дуан районының үзәге) II баскыч мәктәптә (шуннан педагогия училищесы) укый һәм, аны 1929 елда тәмамлап, башлангыч мәктәп укытучы һөнәрен ала. Ары комсомолның Кыйгы район комитеты секретаре һәм мәйдан комитет әгъзасы итеп сайлана, шуннан комсомолның Баймак район комитетында Сәркатиб була. 1931 елда ВКП(б) сафына алына.

Хәрби хезмәте

1931 елның декабрендә Кызыл Армияга хәрби хезмәткә чакырыла һәм гади кызылармеецтар генерал-майор дәрәҗәсенә, армиянең сәяси бүлек җитәкчесе һәм Хәрби Совет агзасына кадәр зур һәм данлы хәрби хезмәт юлы үтә.

1944 елның ноябрендә ССРБ Халык Комиссарлары Советы карары белән 35 яше дә тулмаган Хәбиб Ганиевка «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсе бирелә.

Хәрби хезмәттән хаклы ялга чыккач, Хәбиб Ганиев киләсе үзенең тормышын Әрмән ССР-ның башкаласы Ереванда дәвам итә, төрле җәмәгать әшләрендә актив катнаша. Гомеренең соңгы елларында җөмһүрият Халык контроле комитетында эшли. 1970 елның 20 декабрендә вафат була. Ереван каласындагы «Ихтирамлы зират аллеясы»нда җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Ике Ленин ордены (23.07.1944; 31.05.1945)
  • Өч Кызыл Байрак ордены (27.03.1942; 10.04.1945)
  • Ике Кызыл Йолдыз ордены (1940, 1941)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (24.09.1943)
  • Медальләр
  • Польшаның дүрт наградасы:
    • «Грюнвальд Тәресе» ордены
    • «Варшава өчен» медале
    • «Одер өчен» медале
    • «Польшаны азат иткән өчен» медале

Әдәбият

  • Габбасова -Бурангулова З. Всегда в строю. В декабре генерал-майору Хабибу Ганиеву исполнилось бы 100 лет. Газета «Республика Башкортостан», 2009, 19 декабря.(рус.)

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Генералы Башкортостана / төҙ. Г. Г. Булатов — Уфа: Китап, 1995. — Б. 98—108. — 352 б. — ISBN 5-295-01338-3.