Кулланучы:Рафхат Зарипов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафхат Зарипов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад Фәткуллинга рәсми хат
Содержимое страницы заменено на « {{«Минем Татарстан» бәйгесе катнашучысы}}{{«Татар 4.0» проекты катнашучы...»
 
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
Исәнмесез, Фәрһад Наилевич!

Минем хезмәтне дисквалифицировать итеп, минем кемнендер хезмәтен урлаган карак итеп калдыргансыз. Мин шулай кабул итем. Миңа хәзер 80 яшь тула. Минем  үз гомеремдә бөтен дөнья масштабында мондый ук хурлыклы исемгә лаек булганым юк иде. Миңа хәбәр итмичә генә, аңлатмыйча, ПУБЛИЧНО сезнең миңа карата мондый карар чыгарырга хокукыгыз бармы?. Мин нинди җинаять эшләдем соң?

Әмма мин хурланмыйм. Мин үземне бернинди дә гаеплегә санамыйм. Менә бер генә мисал китерәм. Мин җибәргән хат пакетында (монда куелмады, сезгә электрон хат белән җибәрергә хәзерләп куелган) теркәлгән башка материалларны җентекләп карап чыгарга тәкъдим итәм. Сез бу пакетны өйрәнергә тиеш дип саныйм.

1.     Википедипедиягә кертелгән Яңгул дигән язманы карап чыгыгыз. Аның 1-2-3-4 бүлекләрендә бирелгән текст тулысы белән минеке. Бу текстны хәзерләү өчен файдаланылган чыганаклар икенче папкада бирелгән. Аны хәзерләү өчен зур хезмәт куелды.

2.     Балтач районы тыл ветераннары файлында 14080 шәхес турында мәгълүмат тупланган. Шуларның Яңгул авылы белән бәйле булганнары 730. Ул исемлекне шәхсән мин теге 14080 арасыннан бөртекләп җыйнап алдым.

3.     Яңгул каһарманы Габдулла Гарифуллин турындагы мәгълүматны МО архивында сакланган наградной листтан мин күчереп алып тәрҗемә иттем. Бу мәгълүмат Яңгул авылы тарихы тупланган “Әрәмәләр шавы” китабында да, Балтач энциклопедиясендә дә юк.

4.     “Они вернулись победой”. Бу Хәтер китабы редакциясе тарафыннан Балтач районына карата чыгарылган китап. Исемлек алфавит тәртибендә төзелгән. Мин шул китаптан Яңгул белән бәйлеләрен 205 шәхес мәгълүматларын берәрләп туплап алдым.

5.     Янгул-картотека файлы. Монда әсирлектә булган Яңгул кешеләре. Бу исемлекне мин ОБД-Мемориал сайтыннан эзләп тупладым.

6.     Яңгул авылының сугыш корбаннары исемлегендә 405 шәхес. Бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Мин аны ОБД-Мемориал һәм Кремник сайтларыннан тупладым. Быел Яңгул авылында сугыш корбаннары һәм җиңү алып кайтучылар истәлегенә яңа обелиск куелды. Бу исемлекләр шунда кертелде. Иске обелискта корбаннар исемлеге 300 гә тулмаган. Авыл тарихы китабына кертелгән корбаннар саны да 280 генә.

7.     Википедиядәге Яңгул авылы мәкаләсендә 2 фото куелган. Ике фото да минеке. Шәхсән үзем төшергән фотолар.

'''Хәзер үтенеп сорыйм: Википедиядәге әлеге Яңгул мәкаләсенең тарихын ачыгыз. Анда күрсәтелгәнчә, бу язманы бер дистәдән артык кеше эшләгән булып күренә. Әмма анда Рафхат Зарипов юк. Аңлатыгыз әле! Кем кемнекен “урлаган?”. Мин карак буламмы? Минем хезмәт кая киткән? Минем хезмәтне кем үзләштергән? Сездән рәсми рәвештә минем куйган хезмәтне үзләштергән кешене миңа хәбәр итеп, аны да дисквалиөировать итүегезне сорыйм!'''

Википедиянең татар бүлендә “Гәрәбә”, “Эйфель башнясы”, “Никита Хрущев”, “Бәшир Рәмиев” мәкаләләрен ачып карагыз. Бу язмаларда минем республика газеталарында басылган мәкалләрдән күләмле мәгълүматлар алып куелган. Миннән беркем дә рөхсәт сорамады. Мин аны кирәк дип санамыйм да. Интернетка куелган материал ул “общедоступный” дип саныйм. Файдаланалар икән бик яхшы. Бернинди дәгъва юк.

2008 елда “Тирән тамырлы Түнтәрем” (836 бит, А4, шрифт 10, 10 бүлектән (китаптан) тора). Интернетта “Түнтәрем” сайты ясап, китапны тулаем интернетка куйдым. Минем ул китаптан кемнәр генә файдаланмады, барысына да рәхмәтлемен. Укытучылар гомумән, балаларга, кешеләргә үзе белгән мәгълүматны өләшүдән тәм таба. Бу ялган түгел.

'''“Балтач энциклопедиясе” турында'''

1.     Гарифҗан Мөхәммәтшин энциклопедия авторы түгел. Бик күп райондашларның хезмәте ул. Мөхәммәтшин аны төзүче, эшне оештыручы, әдәби редакторы. Ул район башлыгы урынбасары булып эшләгәндә материалларны туплауда бик зур хезмәт куйды.

2.     Гарифҗан беән мин яшьтиләр, сабакташлар, фикердәшләр, гаилә дуслары. Аерма шунда, ул шагыйрь, язучы, экс-җитәкче, мин гади укытучы.

3.     Гарифҗан белән киңәшеп, Балтач энциклопедиясенең беренче томын мин үземнең Түнтәрем сайтыма куйдым. Интернетта булгач, андагы материаллар белән күпләр танышты һәм файдаланды дип беләм.

4.     Әлеге энциклопедиянең кереш сүзендә энциклопедиядәге материалларны туплауда актив эшләгән берничә автор арасында минем исем-фамилия дә бар. Файдаланылган әдәбиятлар исемлегенә минем “Тирән тамырлы Түнтәрем” дә кертелгән.

5.     Илнур Габидуллин миңа бер ай чамасы элек хат җибәргән иде. Ул анда минем Википедиягә язган мәкаләләремдә “Балтач энциклопедиясе” китабындагы материаллар кулланылган. Г.Мөхәммәтшиннан автор буларак рөхсәт кәгазе кирәк була дип. Мин андый “документ” эзләп йөрүне кирәк дип тапмадым. Үзем дә түбәнчелеккә төшмәдем, Гарифҗанны да борчуны кирәк санамадым. Сезнең тарафтан (дисквалификация дип) минем сәламәтлеккә һөҗүм ясавыгыз да бик җиткән! Мин Гарифҗан Мөхәммәтшин автор буларак, шәхсән ул язган бер генә мәкаләне дә кулланмадым. Бу турыда Илнурга да хәбәр салдым. Минем язмаларның күпчелеге Түнтәр авылы кешеләре турында шәхсән үзем язган мәкаләләр. Районыбызның башка авылларында яшәп бакыйлыкка күчкән яки яши торган шәхесләр турында да язмаларым балар. Алар нигездә мин якыннан белгән, бергә фикерләшеп яшәгән шәхесләр. Мин аларның якты истәлеге википедиягә кереп калуны теләп, яхшы ният белән язылган мәкаләләр. Ул мәкаләләрнең чын авторлары кемнәр булгандыр, төгәл белмим, аны Гарифҗан да белми. Чөнки китапта алар конкрет берсе дә күрсәтелмәгән. Гарифҗан белән без телефоннан сөйләшеп торабыз. Әмма киң масштабта элемтәгә керү өчен аның электорн почтасы юк. Өйдәге компьютерында аның интернеты да юк. Бик кирәк булганда без аның Балтачтагы улының электрон почтасы аша хәбәрләшәбез. Рөстәме белән элемтәгә кергәнем юк.

Фәрһад әфәнде, менә шундый хәлләр. Ни өчен рәсми рәвештштә дисквалицировать итеп (минем әдәби карак) дип санап, интернет битенә (бу бит бөтен дөньяга фаш итү) куйдыгыз??? Мине юкка чыгарасыгыз килсә, мине исемлектән төшереп кенә калдырсагыз да булмый идеме?

Сезгә бер үтенечем бар! Быел минем “Бакыйлыкка күчкән әби-бабайларыбыз рухына бер дога” исемле китабым дөнья күрде. Бер ай эчендә 300 данәсе авылдашларга сатылды. Авылда 150 генә йорт. Калганы (150 се) Россиянең, Үзбәкстан, Казахстанның башка төбәкләренә авылдашлар тарафыннан туганнарына почта аша озатылды. 100 китапны бүләккә өләштем. Казанга республика китапханәсенә (директор урынбасары Ирек Һадиев белә), Татар энциклопедия институтына, Татар конгрессына, Татар китабы йортына (директоры Айдар Шәйхин) җибәрелде. Китап 944 битле. 2500 фото урнаштырылган. Үтенеч шул, бу китапны табып күз йөртеп булса да чыксагыз, мин сезгә риза булыр идем. Теләмисез икән, бигайбә!!! Минем бу хатка бөтенләй җавап бирмәгән очракта да, бер сүзем дә юк.

Эшегездә уңышлар һәм сәламәтлек теләп, 80 яшьлек Рәфхәт бабай Зарипов.

16 май, 2021 ел.


{{«Минем Татарстан» бәйгесе катнашучысы}}{{«Татар 4.0» проекты катнашучысы (2021)}}
{{«Минем Татарстан» бәйгесе катнашучысы}}{{«Татар 4.0» проекты катнашучысы (2021)}}

18 май 2021, 17:25 өчен соңгы юрама

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
«Минем Татарстан» проектында катнашкан
кулланучы.
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
СЕРТИФИКАТ
Бу кулланучы «Татар 4.0 — 2021» проектында катнашкан.
Изге рәхмәт!
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«WikiGap 2021. Россия һәм дөнья хатын-кызлары» проектында катнашкан кулланучы.
Швециянең Россиядәге илчелеге
Швециянең Россиядәге илчелеге

Халыкара «WikiGap Challenge»
дөнья хатын-кызларын тасвирлау проектында катнашкан кулланучы.