Хәбир Ибраһим: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбир Ибраһим latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26: Юл номеры - 26:
}}
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Ибраһимов}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Ибраһимов}}
'''Хәбир Ибраһим''', ''әдәби пседонимы'' Ахир, Хәбир Кәрим улы Ибраһимов (''[[1958 ел]]ның [[19 ноябрь|19 ноябре]], [[ТАССР]], [[Апас районы]], [[Борнаш (Апас районы)|Борнаш]] авылы'') — язучы-драматург, шагыйрь, [[Татарстан язучылар берлеге]] (''[[1994 ел]]дан''), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең [[Абдулла Алиш премиясе|А. Алиш]], [[Туфан Миңнуллин премиясе|Т. Миңнуллин]] (2018) исемендәге әдәби премияләре лауреаты.
'''Хәбир Ибраһим''', ''әдәби пседонимы'' Ахир, Хәбир Кәбир улы Ибраһимов (''[[1958 ел]]ның [[19 ноябрь|19 ноябре]], [[ТАССР]], [[Апас районы]], [[Борнаш (Апас районы)|Борнаш]] авылы'') — язучы-драматург, шагыйрь, [[Татарстан язучылар берлеге]] (''[[1994 ел]]дан''), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең [[Абдулла Алиш премиясе|А. Алиш]], [[Туфан Миңнуллин премиясе|Т. Миңнуллин]] (2018) исемендәге әдәби премияләре лауреаты.


== Тәрҗемәи хәле ==
== Тәрҗемәи хәле ==

30 июн 2021, 09:02 юрамасы

Хәбир Ибраһим

Х.К. Ибраһимов
Тугач бирелгән исеме: Хәбир Кәрим улы Ибраһимов
Псевдонимнар: Ахир
Туу датасы: 19 ноябрь 1958(1958-11-19) (65 яшь)
Туу урыны: ТАССР Апас районы Борнаш авылы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1990 — х.в.
Юнәлеш: драматургия, проза
Жанр: драма, роман, повесть
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Йокыга талган гүзәл» (2002)
Премияләр: Абдулла Алиш премиясе
Туфан Миңнуллин премиясе

Википедиядә Ибраһимов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Хәбир Ибраһим, әдәби пседонимы Ахир, Хәбир Кәбир улы Ибраһимов (1958 елның 19 ноябре, ТАССР, Апас районы, Борнаш авылы) — язучы-драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге (1994 елдан), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең А. Алиш, Т. Миңнуллин (2018) исемендәге әдәби премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 19 ноябрендә ТАССР Апас районы Борнаш авылында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Борнаш урта мәктәбен, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәният-агарту факультетын (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Иҗаты

1986 елда халык театрлары фестивале өчен спектакль әзерләгәндә, текстны үзенчә үзгәртеп яза. Шуннан соң кечкенә драма әсәрләре, шигырьләр яза башлый. 1990 елда «Идел» журналында беренче шигырьләре басылып чыга. 2001 елда «Аһәң» исемле беренче шигырьләр китабы, 2002 елда «Йокыга талган гүзәл» исемле проза китабы дөнья күрә. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» исемле беренче драма әсәрен «Адым» театр-студиясе сәхнәләштерә. Казан телевидениесендә аның әсәрләре буенча «Дәмдинов һәм Дәмин маҗаралары», «Калай әтәч», «Йөрәк җыр сорый» исемле телеспектакльләр төшерелә, 4 нәфис телефильм куелган (2002, «Ялгыз тәкәрлек» һ.б.). Пьесалары буенча әзерләнгән 20 спектакль Чаллы («Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз», 1990, «Ике хатынлы таксист»), Минзәлә («Кызыма килер йөз кеше», 1995, «Газиз ярым», 1997, «Җиденче кияү», 2005, «Җүләр хатын – һәрчак алтын»), Түбән Кама («Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз», 1990, «Мөхлис һәм Иблис», 1999, «Канатлы бозау», 2000), «Нур» («Төнге шаяру», 1994), Ырынбур («Ялгыз каен күзе», «Зрә дә гашыйк таксист»), Стәрлетамак[3] («Хатыным-алтыным», 2002), Тинчурин («Бәхетле килен», 1997, «Төн яна учакта»), Кариев («Ак Барс маҗаралары», 2012), Буа («Арыслан булса Сарбай», «Квартет») театрларында бара.
Социаль сатира жанрында эшли. «Мохтар һәм Туктар», «Тояклы җен» сатирик повестьлары, «Унөч урындык» сатирик роман-пародиясе бар.

Китаплары

  1. Аһәң (шигырьләр, поэмалар). Кереш сүз Мөдәррис Әгъләмов. Казан: Матбугат йорты, 2001.
  2. Йокыга талган гүзәл (хикәяләр, повестьлар). Казан: ТКН, 2002.
  3. Газиз ярым (пьесалар). Казан: ТКН, 2006.
  4. Ялгыз тәкәрлек (роман, повестьлар, хикәяләр). Кереш сүз Ләбиб Лерон. Казан: ТКН, 2008.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. Әдипләребез (биобиблиографик белешмәлек). 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.
  2. Хәбир Ибраһим. Стефани (бәян). «Мәйдан» журналы, 2016 ел, № 6.

Сылтамалар

Искәрмәләр