Байрас Ибраһимов: юрамалар арасында аерма
к clean up using AWB |
Rescuing 0 sources and tagging 2 as dead.) #IABot (v2.0.8 |
||
Юл номеры - 38: | Юл номеры - 38: | ||
== Чыганаклар == |
== Чыганаклар == |
||
* [http://kiziltan.ru/useruploads/KT_31_16_02_13.pdf] |
* [http://kiziltan.ru/useruploads/KT_31_16_02_13.pdf]{{Deadlink|date=August 2021 |bot=InternetArchiveBot |fix-attempted=yes }} |
||
==Сылтамалар== |
==Сылтамалар== |
||
* [http://www.shahrikazan.com/tt/component/k2/item/4811-tamashachyiga-keshe-yazmyishyi-kir%D3%99k.html «Тамашачыга кеше язмышы кирәк»] |
* [http://www.shahrikazan.com/tt/component/k2/item/4811-tamashachyiga-keshe-yazmyishyi-kir%D3%99k.html «Тамашачыга кеше язмышы кирәк»]{{Deadlink|date=August 2021 |bot=InternetArchiveBot |fix-attempted=yes }} |
||
== Искәрмәләр == |
== Искәрмәләр == |
||
<small>{{искәрмәләр}}</small> |
<small>{{искәрмәләр}}</small> |
14 авг 2021, 04:53 юрамасы
Байрас Ибраһимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Байрас Нәдим улы Ибраһимов |
Туган | 19 февраль 1953 (71 яшь) Күрдем, Тәтешле районы, Башкортстан |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | режиссер, артист |
Википедиядә Ибраһимов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Байрас Ибраһимов — Туймазы, «Нур» татар дәүләт драма театрларының баш режиссеры. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.
Тәрҗемәи хәл
1953 елның 19 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туа. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1975-79 елларда Уфа сәнгать институтының актерлык факультетында белем ала. Укытучысы — профессор Фәрдүнә Касыймова.
1979-87 елларда — Салават дәүләт башкорт драма театры артисты. 1988-89 елларда Мәскәүдә ГИТИС югары режиссерлар курсында белемен камилләштерә.
1989-91 елларда — Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының, 1991-95 елларда — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының, 1997-2003 елларда — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының, 2007 елдан — Туймазы татар театрының баш режиссеры. 2019 елда — Уфа дәүләт «Нур» татар театры баш режиссеры[1]. Иҗат багажында алтмыштан артык постановка бар.
2009 елда “Театр язы” фестивалендә, Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” әсәрен сәхнәләштереп, Туймазы театры артистлары иң яхшы актерлар ансамбле буларак танылды.
2010 елда Хәзерге заман башкорт драматургиясе республика фестивалендә Флорид Бүләковның “Каћәрле мәхәббәт” мистик драмасы белән катнашып, Туймазы театры — Диплом, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов — “Иң яхшы ир-ат роле”, режиссер Байрас Ибраћимов “Иң яхшы режиссер эше” номинацияләре белән билгеләнде.
Чыганаклар
- [1](үле сылтама)
Сылтамалар
- «Тамашачыга кеше язмышы кирәк»(үле сылтама)
Искәрмәләр
- 19 февраль көнне туганнар
- 1953 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Тәтешле районында туганнар
- Татар режиссёрлары
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Шәхесләр:Туймазы театры
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:«Нур» театры