Баш эзлеклелек: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш эзлеклелек latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
 
Юл номеры - 93: Юл номеры - 93:
== Әдәбият ==
== Әдәбият ==


* [http://shklovsky-ocr.narod.ru/online/shklovsky.htm Шкловский И. С. ''Звёзды: их рождение, жизнь и смерть'', М.: Наука, 1984]
* [http://shklovsky-ocr.narod.ru/online/shklovsky.htm Шкловский И. С. ''Звёзды: их рождение, жизнь и смерть'', М.: Наука, 1984] {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20051210205202/http://shklovsky-ocr.narod.ru/online/shklovsky.htm |date=2005-12-10 }}
* [http://www.astronet.ru/db/FK86/''Физика космоса. Маленькая энциклопедия'', М.: Советская Энциклопедия, 1986]
* [http://www.astronet.ru/db/FK86/''Физика космоса. Маленькая энциклопедия'', М.: Советская Энциклопедия, 1986]
* [http://www.astronet.ru/db/msg/1174799 Постнов К. А. Эволюционная астрофизика]
* [http://www.astronet.ru/db/msg/1174799 Постнов К. А. Эволюционная астрофизика]

14 авг 2021, 06:11 өчен соңгы юрама

Баш эзлеклелекГерцшпрунг-Рассел диаграммасы өлкәсенә керүче йолдызлар, аларның энергия чыганагы булып гелий һәм водород синтезы нигезендәге термотөш реакциясе тора. Бу йолдызлар кәрлә йолдызларга карыйлар, мәсәлән, безнең Кояш та баш эзлеклелектә урнашкан сары кәрлә була. Герцшпрунг-Рассел диаграммасы:

Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергия чыганагы - су тудыргыч яну һәм беренче чиратта - CNO-циклы, шуңа күрә аларның яктырту сәләте һәм температурасы (спектр сыйныфы) массасы белән билгеләнә:

L = M3,9, биредә L - яктырту сәләте, M - масса

Йолдызларның энергия чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш - Баш эзлеклелектә урнашкан сары кәрлә йолдыз
CNO-циклы

Йолдызларда баручы термотөш реакцияләре - CNO-циклы өч өлештән тора.

CN-циклы (күмер тудыргыч яну):

12C + p 13N + γ +1,94 МэВ ~1,3×107 ел
13N 13C + e+ + νe +2,22 МэВ ~7 минут
13C + p 14N + γ +7,55 МэВ ~2,7×106 ел
14N + p 15O + γ +7,30 МэВ ~3,2×108 ел
15O 15N + e+ + νe +2,75 МэВ ~82 сек
15N + p 12C + 4He +4,96 МэВ ~1,1×105 ел

Нәтиҗәдә 4 протоннан α-кисәкчекләре синтезланалар.

NO I-циклы (әче тудыргыч яну):

14N + 1H 15O + γ +7,29 МэВ (3,2×108 ел)
15O 15N + e+ + νe +2,76 МэВ (82 секунд)
15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 14N + 4He +1,19 МэВ

NO I-циклы CN-циклында энергия чыгаруны арттыра.

NO II-циклы:

15N + 1H 16O + γ +12.13 МэВ
16O + 1H 17F + γ +0,60 МэВ
17F 17O + e+ + νe +2,76 МэВ
17O + 1H 18F + γ +5,61 МэВ
18F 18O + e+ + νe + 1.656 МэВ
18O + 1H 15N + 4He +3, 98 МэВ

CN, NO I һәм NO II өч өлешле CNO-циклын төзиләр.

Шушы термотөш реакцияләрендә Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергиясе чыгарыла.

Йолдызлар эволюциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш эзлеклелек 50 Кояш массалы зәңгәр йолдызлар белән башлана һәм 0,0767 Кояш массалы кызыл кәрлә йолдызлар белән тәмамлана.

Су тудыргыч яну дәвере күпчелек йолдызлар эволюциясенең вакыты 90% тәшкил итә, шул йолдызлар баш эзлеклелектә тора. Йолдыз төшендә су тудыргыч янып бетергәннән соң, йолдыз кызыл гигантка әйләнә һәм баш эзлеклелектән читкә чыга. Кызыл зур йолдыз чагыштырмача кыска вакыттан ак кәрләгә , нейтрон йолдызга яки кара тишеккә әйләнә.

Йолдызлар тупланмасы өчен баш эзлеклелекнең өлеше йолдызларның яшен билгели, чөнки йолдызлар эволюциясе тизлеге аларның массасына пропорциональ.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]