Мишәл Гаун: юрамалар арасында аерма
Removing Michel_Aoun_(cropped).jpg, it has been deleted from Commons by Jameslwoodward because: per c:Commons:Deletion requests/File:Michel Aoun (cropped).jpg. |
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8 |
||
Юл номеры - 52: | Юл номеры - 52: | ||
== Сылтамалар == |
== Сылтамалар == |
||
* [http://news.bbc.co.uk/2/hi/middle_east/4086828.stm Profile: Michel Aoun]{{ref-en}} |
* [http://news.bbc.co.uk/2/hi/middle_east/4086828.stm Profile: Michel Aoun]{{ref-en}} |
||
* [http://www.presidency.gov.lb/French/President/Pages/GeneralMichelAoun.aspx Le Président de la République Libanaise Général Michel AOUN] |
* [http://www.presidency.gov.lb/French/President/Pages/GeneralMichelAoun.aspx Le Président de la République Libanaise Général Michel AOUN] {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20161104011418/http://www.presidency.gov.lb/French/President/Pages/GeneralMichelAoun.aspx |date=2016-11-04 }} |
||
* [http://www.libanvision.com/aoun-liban.htm La Période Michel Aoun au Liban]{{ref-fr}} |
* [http://www.libanvision.com/aoun-liban.htm La Période Michel Aoun au Liban]{{ref-fr}} |
||
* [http://www.people.su/8754 Тәрҗемәи хәле]{{ref-ru}} |
* [http://www.people.su/8754 Тәрҗемәи хәле]{{ref-ru}} |
30 авг 2021, 15:44 өчен соңгы юрама
Мишәл Гаун | |
---|---|
Ливан президенты | |
Вазыйфага керешкән 2016 елның 31 октябре | |
Аңа кадәр | Сәләм Тәммам, в.б. |
Туган | 18 февраль 1935 (89 яшь) Харәт-Херәек[d], Lebanese Republic under French mandate[d] |
Җефет | Nadia El-Chami Aoun[d] |
Сугышлар/бәрелешләр | Лөбнан ватандашлар сугышы[d] |
Мишәл Гаун, Мишәл Нәгыйм Гаун, (гарәп. ميشال نعيم عون (1935 елның 18 феврале, Бәйрут) — Ливанның 2016 елның 31 октябрендә сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1935 елның 18 февралендә Бөек Ливанның Бәйрут шәһәрендә католик-маронетларның дини гаиләсендә туган. Хәрби укуханә (1958), Шалон-сюр-Марн хәрби мәктәбен (1959, Франция) тәмамлаган. АКШның Оклахома штатындагы Форт-Сил артиллерия мәктәбендә (1966), Франция югары хәрби мәктәбендә (1976-1980) укыган. Инглиз, француз, итальян, испан телләрен камил белә.
Хәрби карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ливан армиясендә артиллерия офицеры булып хезмәт итә. 1970 еллар уртасында башланып киткән Лөбнан ватандашлар сугышында үзәк хакимият яклы була.
- 1980 ел башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Бәйрутны аеручы «Яшел сызык»та урнашкан Саклану бригадасына җитәкчелек итә. Сүрия кораллы көчләре белән бәрелешләрдә катнаша.
- 1982 елда Исраил һөҗүме вакытында Ливан президенты сараен саклый.
- 1982 елда төрле диндәге гаскәриләрдән тупланган 8нче бригада командиры, Ливан хөкүмәтенә һәм Ливан гаскәренә каршы булган друз фиркасе хәрби төркемнәренә каршы көрәш алып бара.
- 1984 елдан Ливан гаскәре сәргаскәре.
Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1988 елның 22 сентябреннән Ливан премьер-министры һәм чираттагы президент сайлауларына кадәр президент в.б. Ливаннан Сүрия кораллы көчләрен чыгару тарафдары була.
- Сайланган президент Ильяс Һарауи тарафыннан сәргаскәр вазифасыннан азат ителә.
- 10 ай дәвамында Франсуа Миттеран хәерхаһлыгы белән Франциянең Бәйруттагы илчелегендә качып ята. Аннан соң Франциягә мөһаҗирлеккә китәргә рөхсәт ала.
Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мөһаҗирлектә күпчелек Марсель шәһәрендә яши, Сүриягә каршы «Ирекле ватандарлык хәрәкәте» оештыра. 2005 елгы Кедр инкыйлабыннан соң, Сүрия гаскәре Ливаннан чыккач, илгә кайту мөмкинлеге ала.
Ливанга кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2005 елның июнендә Ливан парламентына сайлауларда ул җитәкләгән «Реформалар һәм алгарыш» фиркасе 128 урынның 21ен алуга ирешә, ләкин коалициягә керми, оппозициядә кала.
Президент сайлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2016 елның 31 октябрендә, 2,5 ел барган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, Ливан президенты итеп сайлана.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Profile: Michel Aoun(ингл.)
- Le Président de la République Libanaise Général Michel AOUN 2016 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
- La Période Michel Aoun au Liban(фр.)
- Тәрҗемәи хәле(рус.)
- «Хәзер Ливанда бердәмлек юк»
- Биографиясе ru.knowledgr.com сайтында