Владимир Карпов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Карпов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:
[[Төркем:Әлифба буенча шәхесләр]]
[[Төркем:Әлифба буенча шәхесләр]]
[[Төркем:Сарытауда вафатлар]]
[[Төркем:Сарытауда вафатлар]]
[[Төркем:Мәскәү император университетын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Мәскәү медицина институтын тәмамлаучылар]]

4 ноя 2021, 09:57 юрамасы

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
 РСФСР[d]
Туу датасы 28 март (9 апрель) 1870
Туу урыны Мәскәү, Россия империясе
Үлем датасы 14 июль 1943(1943-07-14) (73 яшь)
Үлем урыны Сарытау, РСФСР, СССР
Һөнәр төре тәрҗемәче
Эшчәнлек өлкәсе Гистология, яралгыбелем һәм күзәнәкбелем
Эш урыны Мәскәү император университеты[d] һәм Олесь Һончар исемендәге Днепропетровск милли университеты[d]
Әлма-матер Мәскәү император университеты[d] һәм Мәскәү университетының медицина факультеты[d]
Академик дәрәҗә медицина докторы[d] (1904)
Commons Creator бите Vladimir Porfiryevich Karpov
 Владимир Карпов Викиҗыентыкта

Карпов Владимир Порфирьевич (18701943) — Русия һәм ССРБ гистологы, эмбриолог, цитолог, Мәскәү университетының медицина факультеты деканы.

Биографиясе

Владимир Порфирьевич Карпов земство табибы улы, дворяннардан; 1870 елның 28 мартында (9 апрель) Мәскәүдә туган.

Коломна гимназиясен (1888) һәм Мәскәү университетының медицина факультетын (отличие белән, 1893) тәмамлаган. 1894 елның августыннан ике еллап Мәскәү университетының гистология кафедрасы янында штаттан тыш прозектор ярдәмчесе булып тора. 1896 елда гаилә шартлары буенча хезмәтне калдырып тора. 1897 елдан 1906 елга кадәр Мәскәү авыл хуҗалыгы институтында (Н.М. Кулагина) зоология кафедрасында ассистент була[1]. Бу чорда, 1904 елда, Мәскәү университетында «Исследования о прямом делении клеток» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1906 елның октябреннән В. П. Карпов — Мәскәү университетының гистология һәм эмбриология кафедрасы янында прозектор; приват-доцент (1910). 1907 елның җәендә Карл Цейның Оптика институтында яңа микроскоп аппаратурасы һәм Алмания университетларында гистология укыту куелышы белән танышу өчен Алманиягә җибәрелә. 1910 елның июненнән Мәскәү университетының приват-доцент сыйфатында микроскопия курслары укыта. 1914 елның февраленнән — Мәскәү университетының экстраординар профессоры; бер үк вакытта гистология кабинетын җитәкли. 1917 елның апрелендә отставкага чыга һәм 1917-1925 елларда Екатеринославта Югары хатын-кыз курсында укыта; ә соңрак бу шәһәрдә университет оештыруда катнаша, ә соңрак ул таркалгач, медицина институтының башлангыч ректоры һәм профессоры була. 1925 елда Мәскәүгә кайта, 2 нче Мәскәү дәүләт университеты (2-нче Мәскәү медицина институты) медицина факультетының гистология кафедрасы җитәкли; 1925-1928 елларда медицина факультеты деканы була. 1928 елда саулыгының торышы буенча, административ эштән баш тарта. 1932 елда пенсияга чыга һәм гомеренең ахырына кадәр «Совет энциклопедиясе» нәшриятендә эшли.

Фәнни кызыксынулары

В. П. Днепрда медицина академиясенең Галимнәр аллеясында В. П. Карпов бюсты.

А. И. Бабухинның Мәскәү гистология мәктәбенә карый. Төп эшләре күзәнәкләрнең бүленүенә һәм үзәк төзелешен тикшерүләргә багышланган. Цитологик тикшеренүләре үсемлекләр объектына кагыла; гистология буенча кулланма авторы, ул берничә тапкыр басылып чыга. Аристотельнең «Физика» (1936), «О происхождении животных» (1937), «О частях животных» (1940), «Историю животных» (1943) хезмәтләрен рус телене тәрҗемә итте; Гиппократ хезмәтләренең (Гиппократ. «Избранные книги», 1936; Гиппократ. «Сочинения». — К. 2-3, 1941-1943) өч томлык басмасының, шулай ук Ж.-Б. Ламарк («Фәлсәфә зоологии». — М., 1911) хезмәтләренең мөхәррире була.

Карпов Мәскәү психология җәмгыяте эшендә актив катнаша. Организм турында яңа концепцияне уйлап табучы булып тора[2]. Үзенең фәлсәфи хезмәтләрендә («Витализм и задачи научной биологии в вопросе о жизни», 1909; «Натурфилософия Аристотеля», 1911; «Основные черты органического понимания природы», 1913 һ.б.) органик натурфилософия виталистик идеяларын үстерә. Биология тарихы, өлешчә гистология буенча берничә эш яза. Аның зур «Основные проблемы биологии с системной точки зрения» (1925) басылып чыкмаган эше сакланган. В.П. Карповның Архивы Русия Фәннәр академиясенең Табигать белеме һәм техника тарихы институтында урнашкан.

Искәрмәләр

  1. Одновременно в 1898—1916 годах он преподавал гистологию в 1-й Московской зубоврачебной школе.
  2. Императорский Московский университет, 2010

Әдәбият

  • Волков В. А., Куликова М. В. . — 2000 экз. — ISBN 5—8037—0164—5.
  • Семигин В. Л. . — 2000 экз. — ISBN 978-5-8243-1429-8.

Тәкъдим ителгән әдәбият

Сылтамалар