Бөтендөнья татар конгрессы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья татар конгрессы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (3) using AWB
к →‎Искәрмәләр: {{Санкт-Петербург татар медиафорумы}}
Юл номеры - 83: Юл номеры - 83:
[[Төркем:Татар оешмалары]]
[[Төркем:Татар оешмалары]]
[[Төркем:Казан оешмалары]]
[[Төркем:Казан оешмалары]]
{{Санкт-Петербург татар медиафорумы}}

24 ноя 2021, 12:09 юрамасы

Бөтендөнья татар конгрессы
Баш-фатир:

Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5
тел: +7 (843) 236-59-16
Email: tatar-congress@mail.ru

Оешма төре:

иҗтимагый оешма

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
Милли шура рәисе

Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы

Башкарма комитет җитәкчесе

Данис Шакиров

Бөтендөнья татар конгрессы, Всемирный конгресс татар

Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче иҗтимагый оешма.

Конгресс тарихы

1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Русия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Русиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала. VII чираттан тыш съездның пленар утырышында яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне «Бөтендөнья татар конгрессы»ның әлеге уставы Юстиция министрлыгында теркәлә. Таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331. Бирелү вакыты: 25 июль, 2018 ел.

Эшчәнлекнең төп максатлары

  • Татар халкын берләштерү;
  • Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
  • Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.

БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар[1]

  • "Русиянең татар авыллары" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
  • “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы
  • “Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды
  • “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы
  • Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте

Cъездлар

  • I съезд — Казан, 1992 ел.
  • II съезд — Казан, 28-29.08.1997 ел
  • I II съезд — Казан, май 2002 ел
  • IV съезд — Казан, 12-15.12.2007 ел
  • V съезд — Казан, декабрь, 2012 ел
  • VI съезд — Казан, 2-6 август, 2017 ел
  • VII чираттан тыш съезд — Казан, 19-22 июль, 2018 ел

Җитәкчеләр

1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936 елда туган), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче.

2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948 елда туган), җәмәгать эшлеклесе,тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты. 2017—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе.

2017 — Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы (1963 елда туган), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.

2020 — Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе — Данис Шакиров. 2011 елда Татар конгрессына референт булып килгән, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшләгән. 2015 елның җәеннән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары[2].

Сылтамалар

Моны да карагыз

БТК басмалары

БТК Милли Шурасы президиумы әгъзалары

Искәрмәләр