Россия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
SieBot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: rw:Uburusiya
к r2.7.1) (робот үзгәртте: wuu:諾洛斯
Юл номеры - 290: Юл номеры - 290:
[[war:Rusya]]
[[war:Rusya]]
[[wo:Riisi]]
[[wo:Riisi]]
[[wuu:俄罗斯]]
[[wuu:諾洛斯]]
[[xal:Орсин Ниицән]]
[[xal:Орсин Ниицән]]
[[yi:רוסלאנד]]
[[yi:רוסלאנד]]

18 гый 2011, 08:41 юрамасы

Русия Федерациясе
Российская Федерация
Байрак Илтамга
байрагы гербы
Шигарь: юк
Ил көе: Рәсәй милли гимны
урнашуы
Дәүләт төзелеше федератив дәүләт
Рәсми тел урыс теле
Башкала Мәскәү
Эре шәһәрләр Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Казан, Самара, Омск, Чиләбе, Дондагы Ростов, Уфа
Президент Дмитрий Медведев
Премьер-министр Владимир Путин
Шура башы Борис Грызлов
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

17 075 200 км²
0,5%
Халык саны
– Барлыгы (1.1.2009)
– Тыгызлык

141 903 979 кеше
9 кеше/км²
Акча Рәсәй Сумы
Вакыт UTC +2/+12
Пәрәвез домены .ru һәм .рф
Телефон коды +7

Русия яисә Рәсәй, Россия (рус. Россия), рәсми исеме Русия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Авразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт. Демократик, федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Рәсәй Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелде һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килгән. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Аурупа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5 % алып тора. Халык исәбе 141 927 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Русиядәге халык саны кимәя. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9 % шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Төзелеш

Төп мәкалә: Рәсәй өлкәләре

РФ 83 административ-территориаль берәмлекне, ш.и. 21 республиканы үз эченә ала (Татарстанны да). РФ үз конституциясы буенча федератив демократик дәүләт.

Президенты – Дмитрий Медведев. Премьер-министры – Владимир Путин.

Илдә «Бердәм Русия» фиркасенең йогынтысы зур.

Икътисад

Төп мәкалә: Рәсәй икътисады

Элекке Советлар Берлегендә чыгарылган барлык нефтьнең 90% чамасы, газның 73%, җитештерелгән электроэнергинең 63%, эшкә яраклы агачның 90%, чит илләр белән сәүдә әйләнешенең 80% РФ өлешенә туры килә.

Сәнәгать

Русия — сәнәгатьле-аграр дәүләт. Дөнья күләмендә нефть чыгару буенча өченче урында тора (434 млн. т, 1998), табигый газ буенча — 1 урында (1999), ташкүмер буенча — 6ы урында (154 млн. т, 1998), электр энергия җтештерү буенча — 4 урында (827,2 млрд. кВт·сәг, 1998), корыч кою буенча — 4 урында (49,8 млн. т, 1999), тимер рудасы чыгару буенча — 4 урында (78,3 млн. т, 1995), алтын табу буенча — 6 урында (130 т, 1998), алмаз табу буенча — 2 урында (16 млн. карат, 1993), автомобильләр җитештерү буенча — 11 урында (840 мең, 1998), телевизорлар җитештерү буенча — 6 урында (4 млн. данә, 1993), пластмасса җитештерү буенча — 10 урында (2,4 млн. т, 1993), цемент җитештерү буенча — 7 урында (37 млн. т, 1994). Көрән күмер чыгару — 2 урында, чуен кою, күкерт кислотасы җитештерү буенча — 4 урында, минераль ашлама, киҗе-мамык тукымалар җитештерү буенча — 5 урында, әзер прокат, агач материаллары буенча — 6 урында, целлюлоща җитештерү буенча — 7 урында (1999).

Авыл хуҗалыгы

Русия дөнья күләмендә бөртекле ашлык җыеп алу буенча җиденче урында тора (1999), бәрәңге җеп алу буенча — 2 урында (31,2 млн. т, 1999), сөт җтештерү буенча — 2 урында (333 млн. т, 1998), терлек ите җитештерү буенча — 7 урында (4,7 млн. т, 1994), елына 261,7 мең т терлек мае җитештерелә (1999), мөгезле эре терлек саны буенча — 6 урында (49 млн. баш, 1994), дуңгызлар саны буенча — 3 урында (32 млн. баш, 1994), сарыклар саны буенча — 4 урында (46 млн. баш, 1994), балык тоту буенча — 6 урында (1999).

Тарих

Төп мәкалә: Рәсәй тарихы

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының 2нче корылтае Рәсәйнең дәүләт сиядәте турында Бәян кабул итә. Рәсәй үз эчендәге җөмһүрият һәм өлкәләр белән үзара мөнәсәбәт төзи. 1994 елның Февралендә Татарстан белән РФ арасында шартнамә төзелә("Рәсәй Иттихады дәүләт хакимияте марҗигълары белән Татарстан Җөмһүрияте дәүләт хакимияте марҗигълары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләт алмашу турында" шартнамә).

РФ Татарлары

РФда Татарлар (Татарстаннан тыш) Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Дәгъстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Удмуртия, Карелия республикаларында, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округларында, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Курган, Мәскәү, Оренбург, Пенза, Рязань, Саратов, Свердлов, Томск, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Вологда, Төмән, Түбән Новгород, Новгород, Ульяновск өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә күпләп яшиләр.

Моны да кара

Сылтамалар