Лилиан Наврозашвили: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилиан Наврозашвили latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 0 sources and tagging 2 as dead.) #IABot (v2.0.8
Tegebot (бәхәс | кертем)
к removing category per CFD, replaced: Русия → Россия (2) using AWB
Юл номеры - 9: Юл номеры - 9:
| туу датасы = 02.10.1974
| туу датасы = 02.10.1974
| туу җире = {{туу җире|Казан|Казанда}}
| туу җире = {{туу җире|Казан|Казанда}}
| гражданлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байраклаштыру|Русия}}
| гражданлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байраклаштыру|Россия}}
| милләт = татар-грузин
| милләт = татар-грузин
| үлем датасы =
| үлем датасы =
Юл номеры - 86: Юл номеры - 86:


{{DEFAULTSORT:Наврозашвили, Лилиан}}
{{DEFAULTSORT:Наврозашвили, Лилиан}}
[[Төркем:Русия кино артистлары]]
[[Төркем:Россия кино артистлары]]
[[Төркем:Татар артистлары]]
[[Төркем:Татар артистлары]]
[[Төркем:Казан театр училещесын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Казан театр училещесын тәмамлаучылар]]

6 сен 2022, 14:57 юрамасы

Лилиан Наврозашвили
Туган телдә исем Лилиан Гурам кызы Наврозашвили
Туган 2 октябрь 1974(1974-10-02) (49 яшь)
Казан
Милләт татар-грузин
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актриса
Балалар уллары Баграт, Макар
Ата-ана
  • Гурам Наврозашвили, рәссам (әти)
  • Люция Җәлилова, кинорежиссер (әни)

Лилиан Наврозашвили, Лилиан Гурам кызы Наврозашвили — Муса Җәлилнең оныгы. Санкт-Петербург яшь тамашачы театры актрисасы. «Күгәрченкәй» (Голубка) актёр җыры бәйгесе һәм «Җан авазы» (Крик души) актёр эшләре бәйгесе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Лилиан Наврозашвили
Казандагы Муса Җәлил һәйкәле янында

1974 елның 2 октябренда Казанда туган. Казанның 96 нчы санлы урта мәктәбен, 1 нче санлы музыка мәктәбендә фортепьяно сыйныфын, Казан театр училещесын (Чулпан Хаматовадан бер курс түбән), Санкт-Петербургта Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (рус. ЛГИТМиК) (1993 елдан Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясе (рус. СПбГАТИ), 2014 елдан Россия дәүләт сәхнә сәнгате нституты (рус. РГИСИ)) (Андрей Толубеев курсы) тәмамлаган.

Иҗат юлы

  • 1999 елдан, Театр институтын тәмамлагач, Брянцев исемендәге Санкт-Петербург ТЮзында төп рольләрдә уйный башлый.
  • Дебюты — «Аңла мине» (Пойми меня) балалар спектаклендә Алиса роле.
  • «Эльдорадио»да Лилиан Ли псевдонимы белән тапшырулар алып бара.
  • 2002-2004, 2008-2010 — «100 tv» («Fm tv» проекты) каналында алып баручы.
  • VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша[1].

Уйнаган рольләре

  • Пьеретта — «Пьеретта япмасы» (Покрывало Пьеретты) режиссер Роман Мархолиа
  • Марианна — «Тартюф»
  • Регана — «Король Лир»
  • Марфа — «Правда хорошо а счастье лучше»
  • Феона — «Капкан саен калҗа булмый» (Не все коту масленица)
  • Ул — «Зират фәрештәсе» (Кладбищенский ангел)
  • Юля — «Анданте»
  • Рут — «Тәэсир» (Влияние)
  • Поля — «Мещане»
  • Вера — «Чыгарылыштан соңгы төн» (Ночь после выпуска)
  • Горчица — «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)

Фильмография

  • «Ватылган фонарьлар урамы» (Улицы разбитых фонарей)
  • «Литейный»
  • «Тикшерү серләре» (Тайны следствия)
  • «Диңгез иблисләре» (Морские дьяволы)
  • «Бүре бастыручы эт» (Волкодав)
  • «Юл кизүе» (Дорожный патруль)
  • «Табиб» (Врач)
  • «Канун чикләреннән тыш» (За пределами закона) - Кира
  • «Медея»

Гаилә хәле

  • Әбисе — Зәкия Садыйкова, бабасы — Муса Җәлил.
  • Әнисе — Люция Җәлилова, кинорежиссер, әтисе Гурам Наврозашвили, рәссам. Әтисе Яр Чаллыга күргәзмәсен алып килгәч, танышканнар.
  • Беренче ире - словак Мирослав, продюсер, улы — Баграт Мирослав улы Наврозашвили[2].
  • Икенче ире — Игорь Шичко, бизнесмен, спортчы (тимераякта шуу), улы — Макар Игорь улы Шичко.

Әдәбият

  1. Жизнь прожить-не поле перейти! (жизнь и творчество внучки М. Джалиля Л. Наврозашвили). «Нур» (Санкт-Петербург), 2002 ел, N 1-2 (январь-февраль).
  2. Нәбирә Гыйматдинова. Муса гына гаепле түгел. «Идел», 1996 ел, N 1-2.
  3. Нәбирә Гыйматдинова. Лилиан-Җәлил оныгы. «Идел», 1996 ел, N 7-8.
  4. Нәбирә Гыйматдинова. Давай поговорим, родная. «Идел», 1999 ел, N 4.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Бизнес-онлайн, 23.07.2012
  2. Беренче улына милләте грузин булган әтисенең фамилиясен биргән