Йолдызча зурлык: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йолдызча зурлык latin yazuında])
Ерней (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ерней (бәхәс | кертем)
к «Йолдыз зурлыгы» бите «Йолдызча зурлык» битенә күчерелде: Перельман
(аермасы юк)

17 мар 2011, 18:09 юрамасы

Йолдыз зурлыгы — берәр объект яктылыгының үлчәмсез сан сыйфаты. Гадәттә күк җисемнәренә карата куллана. Йолдыз зурлыгы объектның физик хасиятләргә (яктылыкка), аңа кадәрге ераклыкка, күренмәле почмакча зурлыкка һ.б. бәйле. Йолдыз зурлыгы объектның ялтыравының үлчәм берәмлеге булып тора. Йолдыз зурлыгы никадәр азрак булса, аның яктылыгы шулкадәр зуррак була.

Билгеләмә

Күренмәле йолдыз зурлыгының хәзерге төшенчәсе б.ч.к. II гасырда борынгы греклы астроном Гиппарх тарафыннан йолдызларга бирелгән зурлыкларга тәңгәл килү өчен куелган. Гиппарх бөтен йолдызларны алты зурлыкларга бүлде. Иң якты йолдызларны ул беренче зурлыклы йолдызлар дип атты, ә иң тоныкларны — алтынчы зурлыклы йолдызлар дип атты. Арадаш зурлыкларны ул калган йолдызлар арасында тигез бүлде.

Кайбер объектларның йолдыз зурлыклары

Күк йөзенең объектлары
Объект m
Кояш −26,7 (тулы Ай 400 000 тапкыр яктырак)
Ай (тулган айда) −12,74
Иридиум кабынуы (иң күбесе) −9,5
1054 елның үтә яңа йолдыз (иң күбесе) −6,0
Венера (иң күбесе) −4,67
Халыкара галәми станция (иң күбесе) −4
Җир (Кояштан) −3,84
Юпитер (иң күбесе) −2,94
Марс (иң күбесе) −2,91
Меркурий (иң күбесе) −2,45
Сатурн (иң күбесе) +0,7
Җидегән йолдызлары +2
Андромеда галактикасы +3,44
Юпитер иярченнәре +5–6
Уран +5,5
Гади күз белән күренеп торган
иң тонык йолдызлары
+6 дан +7,72 гәчә
Нептун +7,8
Кентаврның Проксимасы +11,1
Иң якты квазар +12,6
8-метрлы җир өстендәге телескопка
төшереп алынган иң тонык объект
+27
Хаббл галәми телескобына
төшереп алынган иң тонык объект
+31,5
Иң якты йолдызлар
Объект Йолдызлык m
Сириус Олы Эт −1,47
Канопус Киль −0,72
Кентаврның α Кентавр −0,27
Арктур Көтүче −0,04
Вега Лира 0,03
Капелла Кучер +0,08
Ригель Орион +0,12
Процион Кече Эт +0,38
Ахернар Эридан +0,46
Бетельгейзе Орион +0,50
Әлтаир Бөркет +0,75
Әлдебаран Сәвер +0,85
Антарес Кавәс +1,09
Поллукс Җәүзә +1,15
Фомальгаут Көньяк Хут +1,16
Денеб Аккош +1,25
Регул Әсәт +1,35


Шулай ук кара