Хөсәен Фәезханов: юрамалар арасында аерма
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 7: | Юл номеры - 7: | ||
| тулы исем = |
| тулы исем = |
||
| һөнәр = тарихчы-галим |
| һөнәр = тарихчы-галим |
||
| туу датасы = |
| туу датасы = 1828 |
||
| туу җире = Себер губернасы, Сабачай авылы |
| туу җире = Себер губернасы, Сабачай авылы |
||
| гражданлык = |
| гражданлык = |
||
| милләт = татар |
| милләт = татар |
||
| үлем датасы = |
| үлем датасы = 1866 |
||
| үлем җире = Себер губернасы, Сабачай авылы |
| үлем җире = Себер губернасы, Сабачай авылы |
||
| әти = |
| әти = |
22 мар 2011, 09:47 юрамасы
Хөсәен Фәезханов | |
---|---|
Туган | 1828 Себер губернасы, Сабачай авылы |
Үлгән | 1866 Себер губернасы, Сабачай авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | тарихчы-галим |
Эш бирүче | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Хөсәен Фәезханов (1828, Себер губернасы, Сабачай авылы - 1866, шунда ук) — тарихчы-галим, көнчыгыш телләре белгече.
Тормыш юлы
1828 елда Себер губернасы, Сабачай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. 1850 елда Казанга килә. Шиһабетдин Мәрҗанидән дәресләр ала. 1854 елда көнчыгыш телләрне өйрәнә. Петербургка эшкә чакыралар. 1857 елда шунда эшли башлый. 1858 елда фәннәр академиясы, Мәскәүгә тышкы эшләр архивына эшкә җибәрелә. Ул анда Кырым татарларына караган күп кенә материаллар алып кайта. 1864 елда “Материалы по истории крымского ханства” дигән Е.Зерновның хезмәте дөнья күрә. 1860 елда Касыйм шәһәренә археологик экспедицияга бара. 29 мөселман кабер ташларының күчерелмәсен алып кайта. Тарихчы Зернов материалларны файдалану өчен рөхсәт сорый. Касыйм ханлыгы турында яза. Мөселман кульязмаларын төзәтүгә күп көч куя. Татар теле грамматикасы буенча дәреслек, төрки телләр сүзлеге һәм христаматиялар төзи. Бу аның эшчәнлегенең 2 мөһим тармагы. 1862 елда “Краткая татарская грамматика” яза. Грамматикасы сакланмаган. Петербургта 95 битлек 1 нөсхәсе бар. Ул аны Мәхмүтов дәреслегенә нигезләнеп яза. 7 килеш, 3 заман. Ул татар мәгърифәтчесе хәрәкәтенең күренекле вәкиле. 1861-1862 елларда “Чулпан” газетасы чыгару уе белән янып йөри. 1866 елда туган ягы Сабачайда вафат була.