Нурмөхәммәт Хисамов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурмөхәммәт Хисамов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Нурмөхәммәт Хисамов | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга ...»
 
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Нурмөхәммәт Хисамов
| исем = Нурмөхәммәт Хисамов
| рәсем =
| рәсем = Нурмөхәммәт Хисамов.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->

22 мар 2011, 20:01 юрамасы

Нурмөхәммәт Хисамов
Туган телдә исем Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов
Туган 24 март 1937(1937-03-24)
Мунчәли авылы, Чүпрәле районы, Татарстан
Үлгән билгесез
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Һөнәре галим, шагыйрь

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовтатар галиме, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мунчәли авылында җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар урта мәктәбендә белем ала, аннары Иске Чүпрәле авылының мәктәбендә унынчы сыйныфын тәмамлый. 19551960 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ул башта «Коммунар» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшли, аннары соң Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1969 елга кадәр Казанда «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета мөхәррире вазифаларын башкара. 1969 елда Хисамов Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына фәнни хезмәткәр булып кабул ителә.

1980 елның апрелендә ул Мәскәүдә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына багышланган фәнни хезмәте буенча кандидатлык диссертациясен яклый.

Әдәби шигырьләре белән көндәлек матбугатта Нурмөхәммәт Хисамов 1955 елдан катнаша башлый. 1965 елда яшь авторның бер төркем шигырьләре «Дуслык» исемле күмәк җыентыкка кертелә, ә 1967 елда «Яз миңа чәчәкләр китерә» дигән мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

Шулай ук Хисамов әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшли. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд һәм күп башка шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Тикшеренүче галим буларак ул Кол Гали иҗатын өйрәнүгә аеруча күп көч куя.


  1. https://web.archive.org/web/20180322015212/https://ziteli.info/kazan