Тынычлык өчен Нобель премиясе: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Тынычлык буенча Нобель премиясе''' — тынычлык урнаштыру буенча казанышлар өчен ел саен Ослода...» |
Luckas-bot (бәхәс | кертем) к r2.7.1) (робот кушты: ru:Нобелевская премия мира |
||
Юл номеры - 199: | Юл номеры - 199: | ||
[[qu:Nobel Suñay Qasikaypi]] |
[[qu:Nobel Suñay Qasikaypi]] |
||
[[ro:Premiul Nobel pentru Pace]] |
[[ro:Premiul Nobel pentru Pace]] |
||
[[ru:Нобелевская премия мира]] |
|||
[[sah:Нобель эйэ бириэмийэтэ]] |
[[sah:Нобель эйэ бириэмийэтэ]] |
||
[[scn:Premiu Nobel pâ paci]] |
[[scn:Premiu Nobel pâ paci]] |
31 май 2011, 09:58 юрамасы
Тынычлык буенча Нобель премиясе — тынычлык урнаштыру буенча казанышлар өчен ел саен Ослодагы Нобель комитеты тапшыра торган дәрәҗәле бүләк.
Намзәтләрне теркәү кагыйдәләре
Нобель фонды уставы нигезендә, намзәтләрне түбәндәге затлар тәкъдим итә ала:
- Норвегия Нобель комитетының элеккеге һәм гамәлдәге әгъзалары һәм Нобель институты тарафыннан билгеләнгән киңәшчеләр;
- төрле илләрнең милли парламентлары һәм хөкүмәтләре әгъзалары, шулай ук Парламентара берлек әгъзалары;
- Гаагадагы Халыкара арбитраж мәхкәмәсе әгъзалары;
- тынычлык мәсьәләләре буенча халыкара даими бюро комиссиясе әгъзалары;
- Халыкара хокук институтының әгъзалары һәм ассоциацияләшкән әгъзалары;
- сәяси фәннәр һәм юриспруденция, тарих һәм фәлсәфә өлкәсендәге университетларның профессорлары;
- Тынычлык буенча Нобель премиясе лауреатлары.
Лауреатлар исемлеге
1900-еллар
Ел | Исем | Тема |
---|---|---|
1901 ел | Жан Анри Дюнан | «Халыкларның тыныч хезмәттәшлегенә кертем керткән өчен». |
Фредерик Пасси | «Тынычлык урнаштыру буенча күп еллык хезмәтләр өчен». | |
1902 ел | Эли Дюкоммен | «Аурупаның төрле пацифистик җәмгыятьләренең эшен коодинацияләү максатыннан Халыкара тынычлык бюросына нигез салуда хезмәт өчен рәхмәт йөзеннән ». |
Шарль Альбер Гоба | «Халыкара арбитраж эшендә тырышлык өчен». | |
1903 ел | Уильям Рандал Кример | «Арбитраж юлы белән тынычлык урнаштыруда тырышлыклар өчен». |
1904 ел | Халыкара хокук институты (Гент, Бельгия) | Халыкара хокук институты – халыкара хокук принципларын билгеләгән, аның кодлаштыра башлаган һәм халыкара проблемаларны чишү юлларын тәкъдим иткән иң беренче оешмаларның берсе. |
1905 ел | Берта фон Зутнер | «Актив пацифистик эшчәнлек өчен». |
1906 ел | Теодор Рузвельт | «Портсмут тынычлык килешүен имзалауга керткән өлеш өчен». |
1907 ел | Луи Рено | «Франциядә халыкара хокукның чын даһие буларак». |
Эрнесто Теодоро Монета | «Тынычлык өчен эшчәнлеге өчен» | |
1908 ел | Клас Понтус Арнолдсон | «Норвегия конфликтын чишүдә керткән өлеш өчен». |
Фредрик Байер | «Региональ хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Скандинавия парламентара берлеген оештыру өчен». | |
1909 ел | Огюст Беернар | «Халыкара арбитраж һәм коралларның киметү өчен көрәштә кылган тырышлыкларга рәхмәт йөзеннән». |
Поль Д’Эстурнель де Констан | «Франция һәм күрше илләр арасында арбитраж турындагы солых төзү өчен. | |
1910 ел | Халыкара тынычлык бюросы | «Коралсызландыру буенча конференцияләр оештыру өчен». |
1910-еллар
Ел | Исем | Тема |
---|---|---|
1911 ел | Тобиас Ассер | «Халыкара арбитраж өлкәсендә хезмәт өчен». |
Альфред Герман Фрид | «Интернациональ эшчәнлеге өчен». | |
1912 ел | Элиу Рут | «Көнбатыш ярымшарда тынычлык урнаштыру буенча хезмәт өчен» |
1913 ел | Анри Лафонтен | «Аурупада тынычлык өчен халык көрәшенең чын лидеры буларак». |
1914 ел | Премия тапшырылмады. | Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде. |
1915 ел | Премия тапшырылмады. | Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде. |
1916 ел | Премия тапшырылмады. | Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде. |
1917 ел | Халыкара Кызыл Хач комитеты | «Хәрби әсирләрнең хәлен яхшырту эшчәнлек өчен». |
1918 ел | Премия тапшырылмады. | Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде. |
1919 ел | Томас Вудро Вильсон | «Хәзерге заман халыкара сәясәтенә кешелекнең нигез канунын керткән өчен». |
1920 ел | Леон Виктор Огюст Буржуа | «Тынычлыкны арбитраж ярдәмендә урнаштыруда тырышлык өчен». |
Сылтамалар
- Нобель премиясенең рәсми сайты (ингл.)
- Фән һәм техника: Нобель лауреатлары: Тынычлык буенча премия (рус.)