Халыкара Кызыл Хач комитеты: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара Кызыл Хач комитеты latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «[[Файл:Flag of the Red Cross.svg|thumb|310px|Кызыл хач — Халыкара Кызыл Хач комитетының [[Халыкара Кызыл Хач һәм Кыз...»
 
Vagobot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 83: Юл номеры - 83:
[[pl:Międzynarodowy Komitet Czerwonego Krzyża]]
[[pl:Międzynarodowy Komitet Czerwonego Krzyża]]
[[pt:Comitê Internacional da Cruz Vermelha]]
[[pt:Comitê Internacional da Cruz Vermelha]]
[[ru:Международный комитет Красного Креста]]
[[sah:Кыһыл кириэс аан дойдутааҕы кэмитиэтэ]]
[[sah:Кыһыл кириэс аан дойдутааҕы кэмитиэтэ]]
[[sh:Međunarodni odbor Crvenog križa]]
[[sh:Međunarodni odbor Crvenog križa]]

4 июл 2011, 14:50 юрамасы

Кызыл хач — Халыкара Кызыл Хач комитетының төп эмблемасы

Халыкара Кызыл Хач комитеты (кыскартылып, ХКХК, ингл. International Committee of the Red Cross; ICRC; фр. Comite international de la Croix-Rouge) – бөтен дөньяда нейтральлек һәм объективлык принципларыннан эш итүче гуманитар оешма. Ул кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә авырлыкка очраган кешеләргә ярдәм итә. Оешма Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора.

ХКХКга 1863 елда швейцарияле Анри Дюнан нигез сала. 1884 елда беренче Халыкара Кызыл Хач комитеты Конференциясе үткәрелә.[1].

Штаб-фатир Женевада урнашкан.

ХКХК турында

Халыкара Кызыл Хач комитетының (ХКХК) максаты кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә, фетнәләрдә зарарланганнарга ярдәм итү һәм куркынычсызлык тәэмин итү. ХКХК эшли торган принцип шуннан гыйбарәт ки, сугыш та хәрби хәрәкәтләрне алып бару ысулларына һәм чараларына һәм сугыш алып баручы якларның тәртибенә чикләү салучы билгеле бер кысаларда үткәрелергә тиеш. Бу принципка нигезләнгән кагыйдәләр исә халыкара гуманитар хокукны, Женева конвенцияларын тәшкил итәләр.

Структура

Устав нигезендә ХКХК[2]:

  • махсус статуска ия бәйсез гуманитар булып тора;
  • Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора;
  • эшчәнлеге Швейцария Гражданлык кодексының 60 нчы һәм башка маддәләре белән билгеләнүче ассоциация булып тора;
  • Швейцария кануннары нигезендә юридик зат булып тора.

ХКХК әгъзаларына Швейцария гражданнары сайлана ала, комитет әгъзаларының саны – 15тән алып 25кә кадәр. ХКХК мактаулы әгъзалар сайлый ала.

ХКХК төп идарә органнары[3]:

  • Ассамблея (югары идарә органы)
  • Ассамблея Шурасы (Ассамблея кушуы буенча эшләүче орган)
  • Президент һәм аның урынбасарлары (Ассамблея, Ассамблея Шурасы эшчәнлеген тәэмин итәләр һәм ХКХК тышкы элемтәләре өчен җавап тоталар).
  • Директорат (башкарма орган, Генераль директор һәм өч директордан тора)
  • Контрольлек органы.

ХКХК Президенты – фәлсәфә докторы Якоб Келленбергер.

Төп принциплар

Халыкара Кызыл Хач комитеты ХКХКЯХның фундаменталь принциплары нигезендә эшли. Алар кешеләрнең тынычлыкка һәм солыхка омтылышларына нигезләнгәннәр һәм 1965 елда Венада Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымайның XX Халыкара Конференциясендә игълан ителгәннәр.

ХКХК принциплар:

  • Гуманлык
  • Нәфессезлек
  • Нейтральлек
  • Бәйсезлек
  • Иреклелек
  • Бердәмлек
  • Универсальлек

Бүләкләр

ХКХК өч тапкыр – 1917, 1944 һәм 1963 елларда – Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Чыганаклар


Калып:Тынычлык өчен Нобель премиясе 1951-1975