Алинә Сафиуллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алинә Сафиуллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:
* Кайтырмын<ref>[http://www.tatshop.ru/component/option,com_virtuemart/page,shop.product_details/product_id,1036/category_id,277/Itemid,26/ Tatshop.ru]</ref> ([[2009 ел]])
* Кайтырмын<ref>[http://www.tatshop.ru/component/option,com_virtuemart/page,shop.product_details/product_id,1036/category_id,277/Itemid,26/ Tatshop.ru]</ref> ([[2009 ел]])


Алинә Сафиуллина җырларын төрле җыентыкларда да очратып була.
Алинә Сафиуллина җырларын төрле җыентыкларда да еш очрый.


== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==

8 окт 2011, 07:14 юрамасы

Алинә Сафиуллина
Төп мәгълүмат
Туу көне

21 апрель 1985(1985-04-21) (38 яшь)

Туу урыны

Татарстан Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада


Алинә Сафиуллина — популяр татар җырчысы.

Биография

Алинә Сафиуллина 1985 елның 21 апрелендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Алинә кечкенәдән үк җырлап үсә, төрле бәйгеләрдә катнаша, урыннар ала. Шуннан тыш шигырьләр яза һәм рәсемнәр ясарга ярата. 2002 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәуләт Культура һәм Сәнгать Университетының Милли сәнгать институтына укырга керә һәм 2007 елда аны тәмамлый. Шуны да әһтергә кирәк, институтта ул Татарстанның һәм Русиянең атказанган артисты , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Венера Ганиева сыйныфында белем ала.

Зур сәхнәгә Алинә Сафиуллина 2006 елда, «Йолдызлар фабрикасы» проекты ярдәмендә чыга. Яшь башкаручының тавышы күпләрне хәйран калдыра. Һәм шул ук елда «Татар җыры 2006» фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән дуэт башкара.

Инде икенче елга ук (2007 ел) Алинә үзе «Татар җыры – 2007» бәйгесендә лауреат була, ә аның «Кайтырмын» дип исемләнгән җыры – ел җыры дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елның җәендә Алинәнең «Ышандыр» җырына беренче клип төшерелә.

«Татар җыры – 2008» бәйгесендә дә Алинә лауреат исемен яулый.

Алинә Сафиуллина кыска гына вакыт эчендә күп кенә тамашачының күңеленә үтәргә өлгерде. Бүгенге көндә исә ул татар эстрадасында актив эәләвен дәвам итә. Клиплар төшерә, яңа җырлар яздыра, тамашачыларын концертлар белән шатландыра.

Альбомнар

Алинә Сафиуллина җырларын төрле җыентыкларда да еш очрый.

Чыганаклар

Искәрмәләр

Сылтамалар

  • youtube.com: Алинә Сафиуллина клипларын онлайн карау