««Хөсәения» мәдрәсәсе» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «Хөсәения мәдрәсәсе – 1891-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Оренбургның беренче ...»)
 
'''«Хөсәения» мәдрәсәсе'''[[1891]]-[[1919 еллардаел]]ларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Оренбургның беренче гильдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: [[Əхмəт Хөсəенов|Әхмәт]] һәм [[Гани Хөсәенов|Гани]] үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр.
==Оештыру тарихы==
Оренбург үзәгеннән читтәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы [[1905 ел]]да төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була.
33 970

правок

Навигация