Янка Купала: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янка Купала latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MystBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: ja:ヤンカ・クパーラ
к r2.7.1) (робот кушты: jv:Yanka Kupala
Юл номеры - 82: Юл номеры - 82:
[[is:Yanka Kupala]]
[[is:Yanka Kupala]]
[[ja:ヤンカ・クパーラ]]
[[ja:ヤンカ・クパーラ]]
[[jv:Yanka Kupala]]
[[kk:Янка Купала]]
[[kk:Янка Купала]]
[[ko:양카 쿠팔라]]
[[ko:양카 쿠팔라]]

18 гый 2012, 02:18 юрамасы

Янка Купала
белар. Янка Купала
Туган телдә исем Иван Доминикович Луцевич (белар. Іван Дамінікавіч Луцэвіч)
Туган 25 июнь (7 июль) 1882 ел
Вязынка авылы, Минск губерниясе, Россия империясе
Үлгән 28 июнь 1942(1942-06-28)
Мәскәү, ССРБ
Үлем сәбәбе смерть от падения[d]
Күмү урыны Хәрби зират[d]
Милләт беларус
Ватандашлыгы Россия империясе
 Беларус Халык Җөмһүрияте
Беларус Совет Социалистик Республикасы
 СССР
Әлма-матер Мәскәү шәһәр халык университеты[d] һәм Мәскәү археология инсититутының Смоленск бүлеге[d]
Һөнәре шагыйрь, драматург, публицист
Эш бирүче Наша нива[d], Белорусское издательское общество[d], Белорусская хатка[d], Народный комиссариат просвещения БССР[d] һәм Институт белорусской культуры[d]
Җефет Владислава Лутсевич[d]
Ата-ана
Кардәшләр Леокадия Доминиковна Романовская[d]
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены, Сталин премиясе

 [[commons:Category:Yanka Kupala|Янка Купала
белар. Янка Купала]]
Викиҗыентыкта

Я́нка Купа́ла (чын исеме Ива́н Домини́кович Луце́вич, белар. Іва́н Даміні́кавіч Луцэ́віч; 18821942) — беларус совет шагыйре, драматург, публицист.

Белорус әдәбиятының классигы. Беларус ССРның халык шагыйре (1925). Беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941).

Биография

Бала һәм яшь чаклары

1882 елның 25 июнендә (яңа стиль буенча 7 июльдә) Беларусьның Минск өлкәсенең Вязынка авылында туа. Ата-аналары алпавыттан арендага җир алып торучы бөлгән шляхта вәкилләре булалар. Балачагында булачак шагыйрьгә атасына бик күп ярдәм итәргә туры килә. Үзенең шляхта нәселеннән булуына карамастан, аның атасы җирсез крестьян була һәм аңа зур бәягә арендаланган җирне эшкәртергә туры килә. 1902 елда атасының үлеменнән соң алпавыт биләмәсендә өй укытучысы, приказчик булып һәм башка эшләрдә эшли.

Соңрак Иван җирле аракы куу заводына кара эшче булып урнаша. Авыр эшнең аның күп вакытын алуына карамастан, ул үзлегеннән укуга вакыт таба ала. 1898 елда Беларуч дигән җирдә халык училищесын тәмамлый.

1908 - 1909 елларда Вильно шәһәрендә яши һәм анда «Наша Ніва» дип аталучы беренче беларус газетасында эшли. Шунда ук ул булачак хатыны - Владислава Станкевич белән таныша.

1909 - 1913 елларда яшь шагыйрь Санкт-Петербургта А.Черняевның әзерлек курсларында белем ала. 1915 елда А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү шәһәр халык университетында укый.

Янка Купала халык университетына сентябрьда керә, ләкин аның укуны тәмамлау турындагы ниятләре чынлыкка ашмый. Моңа Беренче дөнья сугышына мобилизация комачаулый. 1916 елның башында ук аны армиягә алалар һәм юл-төзелеш отрядына җибәрәләр. Анда ул Октябрь революциясенә кадәр хезмәт итә.

Революциядән соң Янка Купала Минскта төпләнә.

Беренче публикацияләр

Купаланың беренче әсәрләре буларак 1903-1904 елларда «Ziarno» журналында басылган поляк телендәге берничә лирик шигырь исәпләнә. Беларус телендә беренче әсәре - «Мая доля» (1904 елның 15 июлендә язылган дип исәпләнә).

1907 елда Янка Купала «Наша Ніва» газетасы белән озакка сузылмаган хезмәттәшлеген башлап җибәрә. 1906-1907 елларда «Зімою» (Кышын), «Нікому» (Беркемгә дә түгел), «Адплата каханнем» (Мәхәббәт бәясенә) поэмалары языла. 1908 елның 18 декабрендә «Наша Ніва» «У Піліпаўку» поэмасын бастыра.

Вильно һәм Петербург чорлары

1908 елның көзендә Купала Вильнога күченә. Монда ул «Наша Ніва» редакциясендә эшчәнлеген дәвам итә. Вильно чорында күпсанлы танылган шигырьләре языла: — «Маладая Беларусь», «Заклятая кветка», «Адцьвітаньне» һ.б. «Наша Ніва» аларны үзендә бастыра.

1908 ел Санкт-Петербургта Купаланың «Жалейка» («Сыбызгы») исемендәге беренче җыентыгы бастырыла.

1909 елның ахырында Купала Петербургка күченә.

Совет чоры

Серле үлеме

1942 елның 28 июнендә Янка Купала, Мәскәүдәге «Мәскәү» гостиницасында кинәт үлеп китә. Үлеменең сәбәпләре билгесез.

Калып:Link FA Калып:Link GA