Мөгезле эре терлек: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 46: | Юл номеры - 46: | ||
== Искәрмәләр == |
== Искәрмәләр == |
||
{{искәрмәләр}} |
{{искәрмәләр}} |
||
== Примечания == |
|||
{{примечания}} |
|||
== Әдәбият == |
== Әдәбият == |
||
* Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011. |
* Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011. |
30 гый 2012, 10:30 юрамасы
Эре мөгезле терлек — Үгезләр асгаиләлегенә (Bovinae) керүче авыл хуҗалыгы хайваннары. ЭМТнең төп бурычы булып ит, сөт җитештерү һәм йөк тарту тора. Бүгенге көндә дөньяда 1,3млр ЭМТ бар дип санала[1].
Классификация
Краниологик классификация
Краниологик классификация — баш сөяге параметрлары буенча төзелгән классификация. Бу сыйфатлар буенча түбәндәге төрләр карала:
- Примитив (нечкә маңгайлы). Аларның борынгы бабалары булып Азия туры санала.
- Киң маңгайлы . Бу төрнең дә борынгы бабасы булып Азия туры санала.
- Кыска мөгезле. Төп үзенчәлеге- кыска һәм туры мөгезләре. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
- Кыска башлы. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
- Туры мөгезле. Бу төрнең башы кыска һәм яллары булу белән аерыла. Мөгезләре ярым ай сыман,кыска. Кыргый туре булып борынгы Африка туры санала.
- Мөгезсез . Бу төрнең чыгышы әлегә билгесез.
Яшь һәм җенес буенча классификация
- Сыерлар — бозаулаган ана терлекләр.
- Үгезләр — 3 айдан зур кастрацияләнмәгән ата терлекләр.
- Кастрат үгезләр — кастрацияләнгән ата терлекләр.
- Сөт бозаулары — ешрак сөт белән тукланучы 3 айга кадәрле ике заттан да булган терлекләр.
- Башмаклар — орлыкландырылмаган ана терлекләр.
- Буаз башмаклар — орлыкландырылган башмаклар.
Русиядә эре мөгезле терлеклек саны
2004 елга Русиядә 25 млн ЭМТ бар дип санала.
2006 елның беренче июленә Русиядә 23,5 млн ЭМТ бар дип исәпләнгән, алардан:
- 11225,5 мең авыл хуҗалыгы оешмаларында,
- 979,5 мең фермер хуҗалыкларында,
- 11309,2 мең коммерциясез граңданнар берләшмәләрендә.
ЭМТ төп токымнары
- Герефорд токымы
- Абердин-ангусс
- Голланд токымы
- Холмогор токымы
- Кызыл дала токымы
- Айршир токымы
- Ярославская токымы
- Симменталь токымы
- Сычев токымы
- Швиц токымы
- Кострома токымы
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
- Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011.
Сылтамалар
- Классификация КРС
- [krugosvet|http://www.krugosvet.ru/articles/01/1000188/1000188a1.htm Кругосвет сайты]
- Сүзлек