Бразилия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бразилия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: mi:Parīhi
VolkovBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот кушты: or:ବ୍ରାଜିଲ
Юл номеры - 226: Юл номеры - 226:
[[nv:Bwazííl]]
[[nv:Bwazííl]]
[[oc:Brasil]]
[[oc:Brasil]]
[[or:ବ୍ରାଜିଲ]]
[[os:Бразили]]
[[os:Бразили]]
[[pag:Brazil]]
[[pag:Brazil]]

1 фев 2012, 03:57 юрамасы

Бразилия
порт. República Federativa do Brasil
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
Бәйсезлек 7 сентябрь 1822 (Португалиядән)
Идарә итү формасы Федератив президент республикасы
Рәсми тел португал теле
Башкала Бразилиа
Президент Луис Инасиу Лула да Силва
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

8 511 965 км²
0,65%
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

190 256 710 кеше
22 кеше/км²
Акча Бразилия реалы
Вакыт UTC -2…-4
Пәрәвез домены .br
Телефон коды 55

Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.

Башкаласы – Бразилиа шәһәре.

Француз Гвианасы, Суринам, Гайана, Венесуэла, Колумбия, Перу, Боливия, Парагвай, Аргентина һәм Уругвай белән чиктәш. Коры җирдәге чикләренең озынлыгы якынча 16 мең км. Көнчыгыштан берничә утравы (иң мөһиме – Фернанду-ди-Норонья) Бразилиянеке булган Атлантик океан белән юыла. Яр сызыгы озынлыгы – 7,4 мең км.

География

Бразилиянең топографик картасы

Бразилия – Латин Америкасының иң зур дәүләте, континентның яртысын диярлек биләп тора. Башкаласы – Бразилиа. Территориясе коры җир өслегенең 5,7 %ын тәшкил итә (8 514 215,3 км²). Бразилия – зурлык буенча дәүләтләр арасында бишенче урында тора (Россия, Канада, Кытай һәм Америка Кушма Штатларыннан соң).

Илнең төньгында Амазония үзәнлеге урнашкан. Төньякта ул Гвиана яссы таулыгының төньяк өлешенең калкулыклы тигезлегенә күчә. Калган территория исә тулысынча диярлек Бразилия яссы таулыгында урнашкан.

Бразилиянең иң югары ноктасы – Неблин тау түбәсе (2 994 м).

Сәясәт

Дәүләт башында халык тарафыннан 4 елга сайланучы президент тора.

Югары закон чыгаручы орган булып ике палаталы (федераль Сената (81 урын) һәм Депутатлар Палатасы (513 урын)) Милли конгресс тора.

Югары мәхкәмә хакимияте Бразилия Конституциясенең дөрес шәрехләнүе һәм кулланылуы өчен җавап бирүче Югары Федераль Суд тарафыннан чынлыкка ашырыла.

Халык

Халык саны – 198,7 млн (2009 елның июль бәяләмәсе, дөньяда 6нчы урын).

Еллык арту – 1,2 % (фертильлек – бер хатын-кызга 2,2 тудыру).

Уртача гомер озынлыгы – ирләрдә 68 ел, хатын-кызларда 76 ел.

Телләр – португалча (рәсми һәм иң таралган), шулай ук испанча, немецча, итальянча, японча, инглизчә һәм индеец телләре.

Диннәр – католицизм (номиналь рәвештә) 73,6 %, протестантизм 15,4 %, спиритуалим 1,3 %, банту/вуду 0,3 %, башкалар 2 %, атеистлар 7,4 % (2004 елгы исәп буенча).

Укый-яза белү – 89 % (2004 елгы бәяләмә).

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA