Биологик классификация: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биологик классификация latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Thijs!bot (бәхәс | кертем)
Dinamik-bot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 61: Юл номеры - 61:


[[Төркем:Систематика]]
[[Төркем:Систематика]]

[[kbd:Биологиэ систематикэ]]


[[af:Wetenskaplike klassifikasie]]
[[af:Wetenskaplike klassifikasie]]
Юл номеры - 66: Юл номеры - 68:
[[ang:Cræftlicu endebyrdung]]
[[ang:Cræftlicu endebyrdung]]
[[ar:تصنيف علمي]]
[[ar:تصنيف علمي]]
[[as:জীৱবৈজ্ঞানিক শ্রেণীবিন্যাস]]
[[as:জীৱবৈজ্ঞানিক শ্ৰেণীবিভাজন]]
[[az:Bioloji təsnifat]]
[[az:Bioloji təsnifat]]
[[ba:Биологик систематика]]
[[ba:Биологик систематика]]
Юл номеры - 105: Юл номеры - 107:
[[ka:ბიოლოგიური კლასიფიკაცია]]
[[ka:ბიოლოგიური კლასიფიკაცია]]
[[kaa:Haywanlar sistematikası]]
[[kaa:Haywanlar sistematikası]]
[[kbd:Биологиэ систематикэ]]
[[km:Biological classification]]
[[km:Biological classification]]
[[kn:ಜೈವಿಕ ವಿಂಗಡಣೆ]]
[[kn:ಜೈವಿಕ ವಿಂಗಡಣೆ]]

10 мар 2012, 14:44 юрамасы

Биологик классификация (лат.  classis (сыйныф) һәм facio (эшлим, ясыйм)) - тере организмнар бөтен күплеген иерарх итеп берләштерелгән таксоннар системасы буенча аеру[1]. Хәзер галимнәргә 2 миллионлап хайваннар һәм 400 меңләп үсемлекләр төрләре билгеле[2], һәм һәрвакыт яңа төрләр ачыла.

Классификация тарихы

Беренче классификация

Аристотель (384-322 б.э.к.)

Беренче классификацияне Аристотель тәкъдим иткән. Ул организмнарны төзелеше кыенлыгы буенча аерган. Аристотель Тәбигать Баскычын төзгән [3]. Галим хайваннраны ике төркемгә бүлгән: канлылар һәм кансызлар. Канлылар хәзерге сыйныфларга охшаган төркемнәргә бүленгән. Аристотель белән 450 формалар турында белешмә бирелгән [4].

Хезмәтендә Аристотель тәбигать үсеше коконепиясен ачкан. Бу концепөиядә борынгы грек фәлсәфәчесе тере түгел гәүдәләрдән тере организмнарга үтүе турында яза. Фикеренчә, үзгәрү процессы эчендә яшерен уятыш ята: "тәбигатьнең гадилектән һәм кимлектән кыенлыкка һәм биеклеккә үзгәрүгә тырышу"[5]. Баскычы нигезенә шул процесс салылган.

Башка грек фәлсәфәчеләре ("акыл яратучылары") күзәтмәгәннәр. Алар уйлаганнар гына, аңы күәте турында уйлап. Аристотель фәлсәфәче генә түгел (ә ул иң бөеге булган), практик та иде. Ул чебеш үсүен, акулалар күбәюен күзәткән, ә хезмәтләрендә Греция һәм Анатолия фаунасын язган.

Шуннан соң Тәбигать Баскычына Җан Ияләре Баскыч дип атаганнар, һәм галимнәр аны кулланган, Аристотель белән риза булмаса да. Шулвакыт кешеләр Тәгалә хайваннарны һәрвакытка үз урынына куйган, дип уйлаганнар. Барлыкка килүе турында уйламаганнар, туганлыгы турында әйтергә куркып.

Әмма Аристотель классификация популярлык алган. Швейцар галиме Шарль Бонне биеклегенә ангелларны һәм архангелларны кушкан[6].

XVIII гасыр уртасы

Жорж Луи Леклер де Бюффон (1707-1788)

Ләкин шуннан 2-3 меңләп хайваннар турында белешмә барлыкка килгән, һәм Баскыч кыен булып чыга башланган.

1749 елда Жорж Луи Леклер де Бюффон, Король ботаник бакчасы интенданты, күп гыйльми хезмәтләр авторы, тормышының төп хезмәтен - "Табигый тарих"ын яза башлый. Бу вакытта Бюффонга 42 ел иде. Хезмәте 39 ел аша гына бетерелгән, Бюффонның үлеме елында (1788) гына. "Табигый тарих, гомумән һәм берөлешле"[7] 36 томдан тора. Анда барлык бу вакытка белгән хайваннар турында белешмә бирелгән.

Бу эштә Бюффон яңа кыю гипотеза сөйли. Бюффон буенча, организмнар органик молекулалардан туган, һәм яңа Җан Ияләре Баскычын төзи. Фикеренчә, барлык организмнарның бер төзелеш планы бар. Үрнәктәй, ат һәм кеше төзелешендә охшалыкларны таба.


« Кеше скелетын алыгыз, аны дүрт аякка бастырыгыз, ләгән, голень, куллар сөякләрен кыскартыгыз, ступнялар һәм ладоньнар сөякләрен озынайтыгыз, бармаклар сөякләрен берләштерегез, умыртка һәм челюстьлар озынайтыгыз, һәм бу скелет кеше калгычлары түгел, ат сөякләре булыр. »

Бюффон үрнәге бик кызыклы һәм ышандыргыч.

Карл Линней

Карл Линней (1707-1778)

1735 елда Лейден голланд шәһәрендә "Тәбигать системасы" китабының беренче басмасы чыга. Авторы - Карл Линней, яшь швед Ботанигы, медицина докторы. Кулъязма 14 бит кенә тоткан, әмма алар зур форматта булганар. Бу битләрдә таблицаларда минераллар, үсемлекләр, хайваннар кыска белешмә бирелгән. Ул Линней вакытларында өч патшалыклар классификациясе булган.

Шул вакытка ботаниклар меңнәр үсемлекләр төрләрен белгәннәр. "Т.с." аларның байлыгында адашмаска ярдәм иткән. Үсемлекләр классификаөиясенә Линней чәчәк төзелешен салган. Шуңа күрә Линней буенча 24 үсемлекләр сыйныфлары булган! Беренче 21ләре тычинкалары һәм пестиклары саны буенча бүленгән (бертычинкалылар, икетычинкалылар, ..., егерметычинкалылар, күптычинкалылар). Шуннан тычинкалар озынлыгы, кушышу һәм чәчәк җенесе буенча барган. 24нче сыйныфка аяз күренмәгән күбәю органлы үсемлекләр кергән: суүсемлекләр, лишайниклар һ.б.("яшеренникахлылар"). Линней бу сыйныфка инҗирне дә керткән, чөнки шулвакыт галимнәр чәчәкләрен тапмаганнар әле. Хәзер без инҗернең чәчәкле икәнлеген беләбез.

Сыйныфларны Линней тәртипләргә бүлгән. Алар тычинкалар, пестиклар, җимешләр төзелеше буенча аерылганнар. Әлбәттә, шундый система бик дөрес түгел иде, чөнки галимнәр үсемлекләрнең туганлыгын түгел, ә охшалыкларын эзләгәннәр. Шуның өчен Линней классификациясе бүгенге классификациядән аерыла. Линней систематикасы минусларын күргән һәм аны үзгәрткән. Ул һәрвакыт организмнарны "төркемнән-төркемгә" күчергән. Тормышы азагына Карл соңгы, унынчы "Тәбигать системасын" публиковать иткән.

Линней, системасы ялгыш булса да, фәндә зур революция үткәрә.

Линней кешене маймуллар һәм ярыммаймуллар белән бер сыйныфка берләштергән[8].

Хәзер без Линней белән уйлап тапкан бинар нуменкулатураны (беренче урында ыру исемен кую, икенче урында - төр исемен кую системасын (латин телендә!)) кулланабыз. Линней хезмәтләрендә төр, ыру, тәртип, сыйныф таксоннары барлыкка килә [9].

Хәзерге систематика

Хәзерге систематика төрләрнең тарихына карый. Ул нык эволюция теориясе белән бәйләнгән.

Гаилә, тип таксоннары кертелгән [10].

Шулай ук префикслар белән яңа төркемнәр ясала (инфратәртип).

Төп таксоннар:

  • Патшалык
  • Тип
  • Сыйныф
  • Тәртип
  • Гаилә
  • Ыру
  • Төр

Искәрмәләр һәм чыганаклар

  1. Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 ил.
  2. Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б.Ф. Сергеев; Худож. О.П. Багина, С.В. Наугольных, О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 с.: ил.
  3. Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б.Ф. Сергеев; Худож. О.П. Багина, С.В. Наугольных, О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 [2] с.: ил.
  4. Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 ил.
  5. « Стремление природы к изменеию от простого и несовершенного к сложному и совершенному »
  6. Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б.Ф. Сергеев; Худож. О.П. Багина, С.В. Наугольных, О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 [2] с.: ил.
  7. "Естественная история, всеобщая и частная" (рус.)
  8. Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б.Ф. Сергеев; Худож. О.П. Багина, С.В. Наугольных, О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 [2] с.: ил.
  9. Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 ил.
  10. Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 ил.


Таксономия

Домен (өспатшалык) — Патшалык — Аспатшалык — Өстип/Өсбүлекчә — Тип/Бүлекчә — Астип/Асбүлекчә — Өссыйныф — Сыйныф — Ассыйныф — Инфрасыйныф — Өсотряд/Өстәртип — Отряд/Тәртип* — Асотряд/Астәртип — Инфраотряд — Өсгаиләлек — Гаиләлек — Асгаиләлек — Өстриба — Триба — Астриба — Ыруг — Бүлек — Асбүлек — Асыруг — Өссекция — Секция — Ассекция — Рәт — Асрәт — Төр — Астөр — Вариетет/Төрлелек — Астөрлелек — Форма — Асформа

БиологияБиологик таксоннарБиномиаль номенклатура
*Отряд — зоологиядә кулланыла; Тәртип — ботаникада