Керәшен татарлары: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Керәшен татарлары latin yazuında])
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к Ilnur efende Керәшеннәр сәхифәсен Керәшен татарлары юнәлтү аша үзгәртте
(аермасы юк)

13 июн 2012, 11:00 юрамасы

Керәшен татарлары
гомуми сан

29 978 (2021)[1]

яшәү җире

Русия

Теле

Татар теле

Дине

Христианнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

 Керәшен татарлары Викиҗыентыкта

Керәшеннәр (керәшен татарлары)татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытлары буенча "иске" һәм "яңа" керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып, 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар "иске керәшеннәр" дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус. Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар - "яңа керәшеннәр" дип аталып йөртелә башлыйлар.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һ.б. кызыксындыру чараларын кулланган.

Бүгенге керәшеннәр, һичшиксез, XVIXVIII гасырларда көчләп чукындырылган татарлардан гына тормый. Алар арасында бабалары инде моңа кадәр христиан булганнары да бар.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әммә динен алыштырмаган морзаларны халык телендә "чабаталы морзалар" дип атаганнар.

XIX йөз башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

Аталышның килеп чыгу теорияләре

  • урысчадан «крещён» (сыйфат) сүзеннән.
  • М. Глухов буенча «керәй (керечин)» төркеменең аталышыннан[2]

Керәшен татарларының төркемнәре

Керәшеннәр барысы да бер төрле түгел, алар үз эчләрендә дә бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Тел-сөйләм үзенчәлекләре, шулай ук икътисади һәм рухи мәдәнияткә караган үзенчәлекләрне чагыштырып караганда, шактый ерак араларга сибелеп утырган керәшеннәрнең биш зур төркеме бүленеп чыга.

Казан арты керәшеннәре

Бу төбәктәге керәшен авылларының күпчелеге элекке Казан губернасының Мамадыш, Лаеш һәм Казан өязләренә, шулай ук Вятка губернасының Малмыж өязенә караганнар. Казан арты керәшеннәре төркеме чагыштырмача борынгырак булып исәпләнелә һәм, тарихчылар фикеренчә, алар элек-электән шушы урыннарда яшәгән җирле халык булган. Е. Малов мәгълүматларына караганда, Казан епархиясенә буйсына торган өязләрдә 18621863 нче елларда иске һәм яңа керәшеннәрнең саны 45 347 кеше булган.

Түбән Кама тирәсендә яшәүче керәшеннәр

Татарстанның Алабуга, Тукай (элек Чаллы), Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама районнары һәм Башкортстанның Бакалы районында 100 гә якын авылда керәшеннәр яши. Фәнни әдәбиятта, архив документларында һәм Уфа губернасына караган язмаларда бу якларда яшәүче керәшеннәрне XVI—XVII гасырларда элекке Казан ханлыгы территориясенең үзәк өлешеннән күчеп утырганнар дип күрсәтәләр. Аерым чыганаклар буенча Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга районнарындагы керәшен авылларының бик күптәннән яшәп килгәнлеге күренә. Югарыда күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр Уфа епархиясенә караган язмаларда һәм архив документларында «иске» керәшеннәр дип теркәлеп калдырылганнар.

Чистай керәшеннәре

Татарстанның Чистай шәһәрендә һәм районында, Алексеевск районында ун авылда, Лениногорск районының Аланлык (Федотовка) авылында, Самара өлкәсенең Келәүле районы Урдалы авылында яшәүче керәшеннәр, татар-мишәрләр, чуваш, мордва һәм руслар арасында озак вакытлар янәшә яшәп, үзенчәлекле бер төркем булып формалашканнар. Кайбер авылларда, мәсәлән, Керәшен Ялтаны, Чуваш Ялтаны, Ишәле, Югары Кондрата авылларында керәшеннәр дә, чувашлар да яши. Өлкән буын кешеләренең сөйләүләренә караганда, биредәге авылларга нигез салучылар Тамбов, Саратов, Куйбышев өлкәләреннән күчерелгән татар-мишәрләр булганнар.

Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре

Бу төркемгә 11 авыл керә: Мәлки, Кушкүл, Хуҗа Хәсән, Орым Тәрбите, Зур Тәрбит, Байморза, Иске Буа, Кыр Буасы, Соравыл, Александровка, Камыллы. Әлеге авыллар Татарстанның Кайбыч районына керәләр.

Зур булмаган бер төркем булып формалашкан Тау ягы керәшеннәре турында фәндә төрле фикерләр әйтелгән. Кайберәүләр аларны чувашлардан татарлашкан керәшеннәр, икенчеләре бу якның керәшеннәрен мишәр-татарлар дип карыйлар.

Нагайбәк керәшеннәре

Нагайбәкләр дип йөртелә торган керәшен татарлары Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Кассель, Остроленко, Париж, Фершампенуаз, Астафьевка, Требия авылларында һәм Чибәркүл районы Варлам, Попово, Болотове Краснокаменка, Ключевская авылларында яшиләр. Нагайбәкләрнең килеп чыгышлары, кем булулары белән галимнәр күптәннән кызыксына. Нагайбәкләрне Казан ханлыгы җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәплиләр, аларны чукындырылган нугайлар дип карыйлар. Алар үзләрен «иске ил керәшеннәре» дип атыйлар. Нагайбәкләрнең һәм элекке Казан, Уфа губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. Глухов М. С. Tatarica. Энциклопедия. — Казань: Ватан, 1997. Б.328-329

Чыганаклар

  • Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге / Төзүчесе Н.В. Максимов. - Казан: Мәгариф, 2002. - 223б.

Шулай ук карагыз