Гали Надрюков: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Надрюков latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33: Юл номеры - 33:


[[Төркем:Камал театры актерлары]]
[[Төркем:Камал театры актерлары]]
{{DEFAULTSORT:Надрюков, Мингали}}

24 июн 2012, 17:39 юрамасы

Мингали Надрюков
Туган телдә исем Мингали Ислам улы Надрюков
Туган 25 октябрь 1909(1909-10-25)
Троицк , Варна авылы
Үлгән 24 ноябрь 1989(1989-11-24) (80 яшь)
Казан
Яшәгән урын Декабристлар урамы[1]
Һөнәре артист
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган артисты (1976)

Гали Надрюков (25.10.1909 – 24.11.1989) — татар театры артисты. ТАССРның халык артисты (1967), РСФСРның атказанган артисты (1976).

Тәрҗемәи хәл

Надрюков Мингали Ислам улы Чиләбе өлкәсе Варна районы Варна авылында туа. 1927 елда Троицк татар театрында эшли башлый. 1931–1933 елларда – Свердловскида Урал Татар эшче театрында. 1935–1936 елларда – Әстерхан татар театрында, 1936 елдан – Татар академия театрында. Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

Төрле характердагы образлар иҗат иткән киң диапазонлы танылган артист. Рольләре: Севастьянов – «Безнең шәһәрнең егете» (К.Симонов); Ниязов – «Дәүләт Бәдриев» (Г. Иделле); Харитонов – «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренёв); Осип – «Ревизор» (H. Гоголь); Галәви – «Зәңгәр шәл» (K. Тинчурин); Җиһангир – «Хуҗа Насретдин», Бикамат – «Зифа» (H. Исәнбәт); Шәүлихан – «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Җамалетдин – «Банкрот» (Г.Камал); Анастасне – «Мәхәббәт утравы» (А. Парнис); Бардин – «Дошманнар» (M. Горький); Аманҗолов – «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); Дәүләтбай – «Кыз урлау» (M. Кәрим); Госман – «Күк капусы ачылса» (X. Вахит); Богатырёв – «Бер төн» (Б. Горбатов) һ.б.

Чыганак

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.