Сүз төркемнәре: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сүз төркемнәре latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 15: Юл номеры - 15:
[[Татар теле]]ндә барлыгы 12 сүз төркеме бар.
[[Татар теле]]ндә барлыгы 12 сүз төркеме бар.


== Чыганаклар ==
[[Төркем:Сүз төркемнәре| ]]
*[http://tatar.org.ru/kurs/6-tatar-tele/cyr_1.php Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек.]

[[Категория:Сүз төркемнәре]]


[[af:Woordsoort]]
[[af:Woordsoort]]

8 авг 2012, 15:37 юрамасы

Сүз төркемнәре — уртак семантик һәм грамматик үзенчәлекләре буенча тупланган сүзләр класслары.

Җир, су, кеше сүзләре — исемнәр. Алар предмет һәм затларны белдерәләр, килеш белән төрләнәләр, берлектә я күплектә киләләр.

Баралар, чәчәк ата, елмайдың сүзләре — фигыльләр. Болары эш-хәл, хәрәкәтне белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр, хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда киләләр.

Ак, кызыл, сары — сыйфатлар. Бу сүзләр предмет һәм затның билгесен белдерәләр, гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендә килә алалар.

Бүген, озак, әкрен — рәвешләр. Алар эш-хәлнең билгесен белдерәләр.

Бер, икенче, кырыклап — саннар. Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр.

Болардан тыш, сүз төркемнәренә тагын алмашлык {мин, син, кем? нәрсә?), аваз ияртемнәре {чатыр-чотыр, даң-доң, ялт-йолт), бәйлек {кебек, белән, аша), теркәгеч {һәм, ләкин, чөнки), хәбәрлек сүз {юк, кирәк, тиеш), кисәкчә {гына, генә; ук, үк, нәкъ) һәм ымлык {уф, эх, и) керә.

Татар телендә барлыгы 12 сүз төркеме бар.

Чыганаклар